Вернуться к обычному виду

Бүген Түбән Камада 492 укучы БДИ тапшыра

 
Бүген  Түбән Камада 492 укучы БДИ тапшыра

Бүген Түбән Камада 492 укучы БДИ тапшыра

28 май көнне 492 укучы Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыралар, имтиханнарны тапшыруның төп этабы башланды. Бүген укуны тәмамлаучы укучылар үзләре теләгән 3 фәннән БДИ тапшыралар: информатика һәм ИКТ, биология һәм тарих. Күпчелек укучылар БДИны 28 майдан 21 июньгә тикле тапшырачаклар. Шушы ук срокларда имтиханнарын 2012 елда башлангыч һөнәри белем һәм урта һөнәри белем алуны тәмамлаучы, узган елларны белем бирү учреждениеләрен тәмамлаган укучылар, шулай ук чит илләрнең белем бирү учреждениеләрендә урта (тулы) гомуми белем алган гражданнар тапшыра. Бөтен гомуми белем бирү фәннәре буенча БДИ сәгать 10.00 башлана. БДИның дәвамы фәнгә карап 3 сәг., 4 сәг. булырга мөмкин. Түбән Кама муниципаль районында БДИ тапшыручылар арасында 11 нче сыйныфны тәмамлаучы укучыларның саны 1221 кеше булачак. Алдан алынган мәгълүматлар буенча быел БДИны 1413 кеше тапшырачак. Түбән Кама муниципаль районында информатика һәм ИКТ, биология, тарих буенча БДИ тапшыручыларның саны 97, 217 һәм 178 кеше тәшкил итә.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования