Вернуться к обычному виду

Р.Вәлиев премиясен тапшыру церемониясенең нәтиҗәләре

 
Р.Вәлиев премиясен тапшыру церемониясенең нәтиҗәләре

Р.Вәлиев премиясен тапшыру церемониясенең нәтиҗәләре

2012 нче елның 22 маенда Шәһәр балалар иҗаты үзәгендә язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы премиясе бәйгесенең йомгаклау кичәсе булып узды. Бәйге быел 14 нче тапкыр үткәрелде.
Бәйрәм тантанасында Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - мәгариф идарәсе башлыгы Шакиров Равис Мөҗәһит улы, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты мәдәният идарәсе җитәкчесенең урынбасары Мөбәрәкшина Гүзәл Мөхәррәм кызы, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының җәмәгатьчелек оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр буенча бүлек җитәкчесе Әхмәтҗанова Лилия Марс кызы, “Шинник” спорткомлексының директоры, шәһәр Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма Комитетының Түбән Кама бүлеге рәисе Ганиев Рөстәм Мәҗит улы, “Кама таңнары “ әдәби берләшмәсе җитәкчесе Абдуллин Фәтхулла Абдулла улы, “Нижнекамская правда” газетасының хәбәрчесе Хайруллина Рузалия Һади кызы, Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы Аксакаллар Шурасы әгъзасы Минһаҗов Суфьян Минһаҗ улы катнашты.
Быелгы бәйгенең йомгаклау өлешендә 15 укучы катнашты, җиңүчеләр түбәндәгеләр:
  1. урын - Кама Аланы 1-нче номерлы мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Хәсәнова Алия;
  2. урын – 10-нчы мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Якупова Миләүшә;
  3. урын – Каенлы гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Поликарпова Ангелина;
9 номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде:
  • “Яшь каләм” номинациясендә - 9-нчы мәктәпнең 6 сыйныф укучысы Әхмәдиева Айгөл;
  • “Күпкырлы талант иясе” номинациясендә - 7-нче мәктәпнең 6 сыйныф укучысы Бариев Фәнзил;
  • “ Шигърияткә омтылыш” номинациясендә - 21-нче мәктәпнең 3 сыйныф укучысы Бикмуллина Диләрә;
  • “ Табигать баласы” номинациясендә - 1-нче мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Кәбирова Ләйсән;
  • “Сәләтле бала” номинациясендә - 29-нчы мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Хәлиуллина Азалия;
  • “Яшь прозаик” номинациясендә - 27-нче мәктәпнең 5 сыйныф укучысы Әхмәтвәлиева Алия;
  • “Йөрәк сере” номинациясендә - Муса Җәлил исемендәге 1-нче гимназиянең 9 сыйныф укучысы Шакирҗанова Диләрә;
  • “Дөньяга фәлсәфи караш” номинациясендә - 25-нче мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанова Алия;
  • “Әкият сөйлим сезгә” номинациясендә -15-нче мәктәпнең 5 сыйныф укучысы Мөхәммәтгалимова Алинә;
  • “Серлелек” номинациясендә -Түбән Уратма гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Хәбибрахманова Нурания;
  • “Тәүге адымнар” номинациясендә - Благодатная гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Комиссарова Виктория;
  • “Хикәя остасы” номинациясендә - Яр Чаллы шәһәренең 54-нче гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Насыйрова Назлыгөл.
Разил Вәлиев иҗат сөюче укучыларыбызның эшләрен югары дәрәҗәдә бәяләде, аларга үзенең кыйммәтле бүләкләрен тапшырды.

Муртазина Л.Н.
39-48-74

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования