Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Спорт
29.09.2014 Казан 2016 елда үзендә Европа чемпионаты уздыру хокукына конкурста катнаша

Казан 2016 елда үзендә дзюдо буенча Европа чемпионаты уздыру хокукына конкурста катнаша.

Мәгариф
29.09.2014 Рус теле яки география буенча БДИ тапшыру оештырылачак – Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте башлыгы

Киләсе елның февралендә тәүге мәртәбә рус теле һәм география буенча дәүләт имтиханнарын тапшыру оештырыла. Бу хакта Иҗтимагый палатада уза торган “БДИ барышын җәмәгатьчелек күзәтүе” форумында Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Сергей Кравцов хәбәр итте, дип белдерә ИТАР-ТАСС.

Мәгариф
29.09.2014 Мәктәпләрдә чыгарылыш иншасын үткәрү һәм яңадан язу вакыты билгеле булды

Укучылар чыгарылыш иншасын декабрьнең беренче чәршәмбесендә язачак, ә яңадан – февральнең беренче чәршәмбесендә.

Икътисад
29.09.2014 Автобуслар йөриячәк

4 октябрьдәге Корбан гаете бәйрәм көн булу сәбәпле, 4,5 һәм 6 октябрьдә НПАТП бакчаларга халыкны ташый торган барлык маршрут автобусларын да йөртергә җыена.

Икътисад
29.09.2014 Корбан бәйрәмендә – телемарафон

4 октябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Яңа гасыр” телеканалы белән берлектә инвалид ятимнәрне тернәкләндерү приютын булдыру максатыннан "Сөючеләр фида кыла" телемарафоны оештыра. Әлеге хәйрия телемарафоны 4 октябрьдә көне буе дәвам итәчәк.

Спорт
28.09.2014 Үзе сайлаган юл

Зөфәр Муллахмәт улы Түбән Камада күпләргә татарча һәм ирекле көрәш остасы, тренер һәм ярышлар хөкемдары буларак яхшы таныш. Заманында ул әле самбо, грек-рим һәм казахча көрәш, шулай ук, бокс һәм спортның кайбер башка төрләре белән дә шөгыльләнеп, ярыйсы гына уңышларга ирешкән.

Икътисад
27.09.2014 Татарстанда техник культураларны җыю эшләре дәвам итә

Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итүенчә, соңгы атнадагы уңай һава шартлары урып-җыю эшләренә ярдәм итте, һәм авыл халкы бу мөмкинлектән актив кулланды. Шәкәр чөгендере Татарстан мәйданнарының 47 %нда тәмамланган, 744 мең тонна җыелган, уртача уңышлылык – 326 ц/га. Әмма тамырда үсү дәвам итә, шуңа күрә, алга таба югарырак уңышлылык булсын өчен, җыю эшләре тоткарлана.

Спорт
27.09.2014 Гроссмейстер нормасын үтәде

Түбән Каманың моңа нинди катнашы бар дисәгез, Казан “Ладья”сында уйнаган шахматчыларның берсе – шәһәребездә күпләргә яхшы таныш булган Раил Мәхмүтов. Түбән Камада туып-үскән ул егет Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиядә укыды, оста шахматчы буларак бездә танылды. Хәзерге вакытта Раил республикабыз башкаласында яши, Казан федераль университетында укый.

Җәмгыять
26.09.2014 Юбилейларыгыз белән

Түбән Камада гомер кичерүче әниебез Роза Салих кызы ГӘРӘЕВАга шушы көннәрдә 65 яшь тулды.

Район яңалыклары
26.09.2014 Үзебезнеке үзебезгә җитәр шикелле

Депутатларның районга чыгулары – бүгенге көндә авыл эшчәннәре түбәнкамалыларны ит, сөт, яшелчә һәм икмәк белән тулысынча тәэмин итәргә әзерләр, дигән нәтиҗәгә китергән. 


News 81 - 90 of 805
First | Prev. | 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: Prev. 1 ... 188 189 190 191 192 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования