Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Рәсми
Айдар Метшин Түбән Кама йортларындагы капиталь ремонт сыйфатын тикшерде

Бүген Айдар Метшин быелгы елда капиталь ремонт программасына кергән берничә йортны шәхсән үзе йөреп чыкты. Шәһәр администрациясе вәкилләре, идарә итүче компанияләр, подрядчы оешмалар, йортлар буенча өлкәннәр “үз аяклары” белән йөреп карап чыктылар.

Спорт
Түбән Кама “Күн туп” турниры катнашучыларын кабул итә

Түбән Камада Идел буе федераль округы яшь спорчылары арасында футбол буенча “Күн туп” Бөтенрәсәй турниры уеннары старт алды. “Дружба” спорт комплексы стадионында бүгенге көннән 1999-2000 нче елгы яшь футболчылар көч сынаша. “Алтын” өчен бөтен Рәсәйдән 10 команда көрәшә, аларның һәрберсе үз регионында абсолют чемпион булган.

Авыл хуҗалыгы
Түбән Кама авыл хуҗалыгы азык әзерли

Түбән Кама муниципаль районы авыл хуҗалыгы оешмалары хәзер сенаж һәм печән әзерләү буенча актив эш алып баралар. Соңгы мәгълүматларга караганда, июль башына Түбән Кама фермерлары 20 500 т сенаж һәм 8090 т печән әзерләгән, бу бер баш терлеккә 8,92 ц азык берәмлеге тәшкил итә.

Кама аланы
Кама Аланы юбилей датасына әзерләнә

Быел Кама Аланына 30 ел тула. Муниципалитет каршындагы оештыру комитеты туган бистәсенең юбилеен бәйрәм итүгә актив әзерлек эшләрен алып бара. Бәйрәм чараларының зур программасы күздә тотыла. Кама Аланы яшәүчеләре һәм бистә кунакларына төрле концерт, бәйге һәм күргәзмәләр әзерләнә.

Икътисад
“ТАНЕКО” 2013нче елда “Евро-5” дизель ягулыгы җитештерергә планлаштыра

“Татнефть” ААҖ 2013нче елның 2нче кварталында “ТАНЕКО” ААҖндә (Түбән Кама) гидрокрекинг җайланмасын төзү-монтаж эшләрен төгәлләп, 3нче кварталында җибәрү-көйләү эшләрен үткәрергә планлаштыра. Бу турыда “Татнефть” генераль директорының беренче урынбасары Наил Мәганов хәбәр итте.

Җәмгыять
Түбән Кама ЮХИДИ башлыгы шәхси составны ДАИ Көне белән тәбрикләде

Түбән Кама муниципаль районы буенча Рәсәй ЭЭМ Идарәсе ЮХИДИ бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Айрат Хәбибуллин ЮХИДИ бүлегенең барлык шәхси составын Дәүләт Автоинспекциясе оешуның 76 еллыгы белән тәбрикләде. Үзенең котлавында ул юл сакчылары хезмәтенең авыр, хәтта куркыныч булуын, шуңа күрә аларда эчке игътибар тупланышы һәм көч биреп эшләү югарылыкта булырга тиешлеген билгеләде.

Кама аланы
Түбән Кама районында “Аҗаган” хәрби-патриотик лагере ачылды

Лагерьны Кама Аланында мәйдан белән янәшә урнаштырдылар. Барлыгы 6 көнлек 4 смена булачак. Хәрби сборларда бөтен Татарстаннан килгән 80 курсант катнаша. “Аҗаган” палаткалы лагерь катнашучылары – 8-9нчы сыйныф укучылары.

Икътисад
“ТАНЕКО” инвестицияләрне кайтара башлады

“ТАНЕКО” ААҖндә аралаш гидрокрекинг җайланмасын җитештерү проекты 47 млрд. сум тәшкил итәчәк. Бу турыда “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, моның өчен финанс ресурслары бар, әгәр кызыктырырлык вариантлар булмаса, алып торылган чыганаклар кулланылмаска мөмкин.

Мәгариф
Түбән Камада акушерлык белгечлеген беренче тапкыр егет кеше алды

“Түбән Кама медицина көллияте”ндә 2012нче чыгарылыш үзенчәлекле булды. Быел чыгарылышлар арасында Рәсәй Федерациясе Кораллы көчләр рәтендә хезмәт итеп көллият диварларына әйләнеп кайтучы егетләр бар, һәм уку йортының 45 ел эшләү дәверендә акушерлык дипломын беренче тапкыр егет кеше алды.

Мәгариф
Түбән Кама мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп Айдар Фәретдинов билгеләнде

Бүген муниципалитетта җитәкчеләргә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе яңа урынбасары - мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Фәретдинов тәкъдим ителде.


News 761 - 770 of 805
First | Prev. | 71 72 73 74 75 76 77 78 79 80 81 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: Prev. 1 ... 3 4 5 6 7 ... 192 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования