Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Сәламәтлек саклау
Түбәнкамалылар катарактаны бушлай дәвалый алачаклар.

Күппрофильле шифаханәдә офтольмология өлкәсенә кагылышлы сорауларга багышланган пресс-конференция үтте. Шифаханәнең баш табибы Валерий Овчинников һәм офтольмология бүлеге мөдире Елена Жиденко журналистларга «НЦРМБ» дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесендә катарактаны дәвалауның яңа ысуллары турында сөйләделәр.

Спорт
“Нефтехимик” ХК беренче чит ил җыенын Хорватиядә уздырачак

“Нефтехимик” ХК директоры Рафик Якупов команданың сезонга әзерлеге ничек узачагы турында сөйләде. Хоккейчылар Түбән Камада 11нче июль көнне җыелалар. “Ялга киткәнче команда уенчылары һәм яңа килгәннәр барлык ял вакытына тренерлык штабыннан шәхси йөкләмәләр алдылар. Хоккейчыларның эшкә чыкканда тренеровка йөгенә әзер булуына исәп тотабыз”,-диде Рафик Хәбибулла улы. Билгеле булганча, команда 11нче июльдә җыела.

Мәгариф
Югары һәм урта махсус белем бирү йортларын тәмамлаучылар Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы премиясенә көрәшкә керешәләр.

Түбән Камада традицион югары һәм урта махсус белем бирү йортларыннан чыгарылыш курслары укучыларының диплом эшләре һәм проектлары конкурсы старт алды

Җәмгыять
Түбән Кама журналистлары Иҗтимагый палатаның хокук белгеченә сорауларын бирә алдылар.

Түбән Кама журналистлары янына кунакка РФ Иҗтимагый палатасының хокук белгече Борис Николаевич Пантелеев килде. Ул “Кеше һәм закон” Хокук- мәгълүмат агентлыгын оештыручы, юридик фәннәр кандидаты, юстиция киңәшчесе, тәртип саклау органнары, тәртип саклаучылар һәм ММЧ белән семинарлар уздыру буенча оригиналь методикалар авторы.

Рәсми
Түбән Кама эшмәкәрләре кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү программалары турында сөйлиячәкләр.

11 нче июльдә Түбән Кама муниципаль районында җирле эшмәкәрләр белән Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре очрашачак. Киңәшмә муниципалитет белән берлектә оештырылган.

Рәсми
Түбән Кама парына “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале бирделәр

Пәнҗешәмбе, 5нче июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык Көне Бөтенрәсәй бәйрәме алдыннан Түбән Кама ЗАГСында тантаналы чара үтте, анда 58 ел элек гаилә корганнарга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале бирделәр.

Җәмгыять
Түбәнкамалылар «Иван Купала» йола бәйрәмендә катнашачаклар.

«Иван Купала» йола бәйрәме 6 нчы июльдә Яр Чаллы шәһәренең Мәләкәс елгасы яр буенда узачак. Тантанага Казан, Бөгелмә, Яр Чаллы, Удмуртиядән килгән фольклор ансамбльләре җыелачак. Бәйрәмдә Түбән Каманың музыкаль коллективлары да катнашачак.

Җәмгыять
“Заря” лагеренда “Туган як” профильле сменасы ачылды.

160 бала сменаның катнашучылары булды. Профильле смена традицион спорт-сәламәтләндерү чараларыннан тыш балаларны гореф-гадәтләр, традицияләр, татар халкының мәдәнияты белән таныштыру, әхлакый һәм рухый кыйммәт тәрбияләүне дә ниятли.

Спорт
XXV «Татнефть» компаниясе спартакиадасы нәтиҗәләре буенча “ТАНЕКО” ААҖ командасы икенче урын алды.

2012 нче елның гыйнварында старт алган, Татарстан Республикасында мөһим бу турнир программасына 10 спорт төре кертелгән: өстәл теннисы, тау чаңгысы, чаңгыда узышу, волейбол (хатын-кызлар һәм ирләр), мини-футбол, йөзү, милли көрәш, канат тартышу, җиңел атлетика буенча өч төрле ярыш.

Икътисад
Түбән Кама нефтехим газ анализаторларына беренче планлаштырылган тикшерү уздырды

Махсус рәсәй фирмасында атмосфера пычрануын контрольгә алу стационар постларының газоанализаторларын беренче планлаштырылган тикшерү уздырдылар. Бүген бу җайланма “Нефтехим” ААҖ е сәнәгый зонасы периметрында һәм санитар зонада дүрт постта урнаштырылган һәм эшли. Газоанализаторлар ярдәмендә җиңел углеводород, метан, азот окисенең атмосферадагы күләме контрольгә алына. “Түбән Кама нефтехим” ААҖе- эре нефтехимия компаниясе, синтетик каучук һәм пластик эшкәртү буенча Рәсәй Федерациясендә лидер позиция алып тора.


News 751 - 760 of 805
First | Prev. | 71 72 73 74 75 76 77 78 79 80 81 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: Prev. 1 ... 3 4 5 6 7 ... 192 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования