Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Торак-коммуналь хуҗалыгы
Түбән Кама хакимияте һәм СТОС вәкилләре бергә тариф ясалу сәясәтен тикшерделәр.

Советлар Йортының Зур залында 2012нче елда Түбән Кама халкы өчен торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар артуга багышланган очрашу булды, анда СТОС җитәкчеләренең урынбасарлары, идарә итү компанияләренең җитәкчеләре чакырылган иде. Очрашуда Түбән Кама муниципаль берәмлеге Башлыгы, Түбән Кама шәһәре Мэры Айдар Метшин да катнашты. ТКМР Башлыгы үзенең кереш сүзендә, бүген безгә бергә тарифлар ясалуны, ткх хезмәтләренең бәясе күтәрелүне тикшерергә кирәклеген, бу теманың социаль әһәмиятле тема булуын һәм һәрвакыт халык тарафыннан күп сораулар тудыруын әйтеп үтте.

Икътисад
“Түбән Кама нефтехим” ААҖе-сәламәтлекне һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау тармагында югары технологияләр лидеры.

“Түбән Кама нефтехим” ААҖе 2012нче елның 3-4нче июлендә Мәскәү шәһәрендә “Кеше сәламәтлеге һәм экология” темасына беренче Халыкара Форум кысаларында оештырылган “Сәламәтлекне һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау тармагында югары технологияләр лидеры” бөтенрәсәй бәйгесендә җиңүче булды.

Торак-коммуналь хуҗалыгы
Түбән Кама вәкилләре торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланган Бөтенрәсәй семинарында катнаша.

Бу көннәрдә Мәскәүдә “Торак һәм коммуналь хуҗалыгы реформасы: тармак тарифларын җайга салу” темасына IV гамәли семинар уза. Түбән Каманың төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты җитәкчесе Василий Филиппов һәм Җәмәгатьчелек hәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Сергей Сорокин бу чарада катнаша.

Мәгариф
Түбән Кама педагоглары Италия балалар бакчаларының эш тәҗрибәсе белән танышты.

6 көн чит илдә тору дәверендә Түбән Кама балалар бакчалары җитәкчеләре Италиянең төрле шәһәрләрендә берничә балалар бакчасы эшчәнлеге белән таныштылар. Эшлекле сәяхәт кысаларында Түбән Кама муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре муниципаль һәм хосусый балалар бакчаларының эш тәҗрибәсе белән танышты, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләренә барды, педагогик кадрларның квалификациясен күтәрүдәге үзенчәлекләрне өйрәнде.

Торак-коммуналь хуҗалыгы
Түбән Камада торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре Сабантуй бәйрәме уздырды.

Бүген «Ильинка» комплексында торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең Сабантуй бәйрәмен билгеләп үттеләр. Иртәнге сәгать уннан башлап, 4 автобус Җиңү Монументы яныннан хезмәткәрләрне һәм чакырылган кунакларны бәйрәм уздыру урынына ташый башлады. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә торак-коммуналь сферасының 3 хезмәткәрен РФ Региональ үсеш министрлыгы Почетлы Грамоталары белән бүләкләделәр, шулай ук ТКХ системасында эш стажлары 30 елдан арткан хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырдылар. Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре Сабантуй бәйрәмен ел да билгеләп үтәләр. Бүген монда төрле спорт ярышлары - өч авырлык категориясендә милли көрәш, гер күтәрү, хатын-кызлар һәм ир-егетләр арасында армспорт, канат тартышу оештырылды.

Җәмгыять
Түбән Камада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан “Минем гаиләм” рәсем бәйгесе уздырдылар.

Түбән Кама ЗАГСында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында “Минем гаиләм” рәсем бәйгесенә йомгак ясадылар. Жюри хөкеменә 214 эш тапшырылган иде. Бәйгедә шәһәр һәм районның 35 балалар бакчасыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты. Балалар үзләренең гаиләләрен төрле ситуацияләрдә сурәтләде: ял вакытында, өйдә, дачада, йөреп кайту вакытында.

Җәмгыять
Түбән Каманың мәшгульлек үзәгендә монтажчы, калькулятор, кондитерлар эзләделәр.

Кичә Түбән Каманың мәшгульлек үзәгендә чираттагы вакансияләр мини-ярминкәсе узды. “НПО “Прометей” ҖЧҖ, “Шинник” Туклану комбинаты” ҖЧҖ, “Шинник” Соцбыт хезмәт күрсәтү” ҖЧҖ, «УС Отделстрой» ҖЧҖе предприятиеләре эш эзләүче гражданнарга вакантлы урыннар тәкъдим иттеләр.

Торак-коммуналь хуҗалыгы
Түбән Камада торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре Сабантуй бәйрәме уздырды.

Бүген «Ильинка» комплексында торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең Сабантуй бәйрәмен билгеләп үттеләр. Иртәнге сәгать уннан башлап, 4 автобус Җиңү Монументы яныннан хезмәткәрләрне һәм чакырылган кунакларны бәйрәм уздыру урынына ташый башлады. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә торак-коммуналь сферасының 3 хезмәткәрен РФ Региональ үсеш министрлыгы Почетлы Грамоталары белән бүләкләделәр, шулай ук ТКХ системасында эш стажлары 30 елдан арткан хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырдылар.

Спорт
Түбәнкамалы Далида Галимова җиңел атлетика буенча Рәсәй Беренчелегендә I булды.

20 яшькә кадәрге яшьләр арасында җиңел атлетика буенча Рәсәй Беренчелеге Чебоксар шәһәрендә узды. Түбәнкамалы Далида Галимова Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясады, өлкән 93-94нче елгылар төркемендә йөгерде. Далида үзе 95 нче елгы. Ул “Шинчы” СК тәрбияләнүчесе. Җиңел атлетика белән 3,5 ел дәвамында тренер Светлана Кулемина җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Җәмгыять
Түбән Кама мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак.

12 нче июльдә эшсез яки эш урыннарын алыштырырга теләүче гражданнар өчен «УС Отделстрой» ҖЧҖе, «Медиа Технологияләр» ҖЧҖе кадрлар хезмәте вакантлы урыннар тәкъдим итәчәк. Бүген бу оешмаларга эретеп ябыштыручы, монтажчы, упаковщица, формовщик, жиловщик, облицовщик-плитәче, балта остасы кирәк.


News 741 - 750 of 805
First | Prev. | 70 71 72 73 74 75 76 77 78 79 80 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: Prev. 1 ... 3 4 5 6 7 ... 192 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования