Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Җәмгыять
Түбән Каманың гуманитар ярдәм кабул итү пунктлары ял көннәрендә эшләячәк.

Кубаньда зыян күрүчеләргә Гуманитар ярдәм кабул итү пунктлары җитәкчеләре түбәнкамалыларны илнең көньягындагы гадәттән тыш хәлләргә битараф калмаска чакыра. Гуманитар ярдәм кабул итүче барлык пунктлар да кичкә кадәр һәм хәтта ял көннәрендә дә эшли. Бүгенге көндә Түбән Камада өч халыктан ярдәм кабул итү пункты эшли: Тукай урамы, 18 йортта урнашкан “Веста” үзәгендә (8.00-18.00) һәм Кайманов урамы, 16а йортта урнашкан “Милосердие” үзәгендә, шулай ук НКЦ да. Түбән Камадан гуманитар ярдәмнең беренче партиясе киләсе атна башында ук юлга чыгар дип планлаштырыла. Сүз уңаеннан, бәлага дучар булган кешеләргә акчалата ярдәм итәргә теләгәннәр өчен акча күчерү өчен хисап счеты ачылды.

Кама аланы
Кама Аланы тхэквондисты “Азия балалары” V Халыкара уеннарында “бронза” алды.

Кама Аланы спортчысы Тимур Нәбиев тхэквондо буенча 55 кг кадәрле авырлыкта “бронзага” ия булды. Тхэквондо буенча ярышлар “Азия балалары” V Халыкара уеннары кысаларында Якутск шәһәрендә узды.

Җәмгыять
Түбән Камада “яшел” төзелеш буенча эш алып барыла.

Муниципаль экологик программа кысаларында “яшел” төзелеш буенча зур эш алып барыла. Шулай “Балалар эколого-биологик үзәге” белгечләре тарафыннан кварталлар эчендә яшел утыртма агачлар һәм махсус билгеләнгән агачларны барлау, исәпкә алу үткәрелде. Яшел утыртма агачларның Реестры эшләнде.

Сәламәтлек саклау
Түбән Камада дәваханә төзелешен ТР Төзелеш министрлыгы контрольгә ала.

Түбән Камага эшлекле визит белән ТР Төзелеш министрлыгының социаль-мәдәни объектларны төзүдә катнашу бүлеге башлыгы Сергей Тонгузов килде. Эшлекле визит кысаларында Сергей Тонгузов ике объектны карады: төзекләндерү халәтендә булган перинаталь үзәкле шәһәр балалар дәваханәсенең акушерлык корпусы һәм 2нче № Түбән Кама үзәк район күппрофильле дәваханәсенең төзелеш мәйданчыгы.

Авыл хуҗалыгы
Түбән Кама районы басуларын 56 комбайн суктырачак.

Түбән Кама аграрийлары урып-җыю эшләренә әзер. Бүген район хуҗалыкларында елның әлеге фасылы өчен гадәти булган техника смотр-парады узды, механизаторлар үзләренең “көрәшкә әзер” көчләрен күрсәттеләр.

Җәмгыять
Җирле эшмәкәрләр Краснодар өлкәсендә зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү буенча акциягә кушылалар.

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Беренче урынбасары Айдар Гареев Түбән Кама муниципаль районы кече һәм урта бизнес вәкилләренә Краснодар өлкәсендә зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү буенча акциягә кушылуларын сорап мөрәҗәгать итте.

Рәсми
Бүген Түбән Кама халкы тарафыннан сайланучылар сессиясендә “Түбән Кама шина” заводының беренче гендиректорын юбилее белән котладылар.

Бүген Түбән Кама халык тарафыннан сайланучылар сессиясе котлаулардан башланды. Барлык депутатлар, шәһәр һәм район җитәкчеләре, шулай ук түбәнкамалылар исеменнән Түбән Кама шәһәре Мэры Айдар Метшин Түбән Кама шәһәренең Почетлы гражданины, шәһәр Советы депутаты Николай Александрович Зеленовны юбилее белән котлады.

Җәмгыять
12 июльдән Түбән Кама автобусларында юл йөрү бәясе 18 сум булачак.

12 июльдән Түбән Кама автобусларында юл йөрү бәясе 3 сумга артачак. Хәзер бер якка бару бәясе 18 сум тәшкил итәчәк. Хезмәт күрсәтүчеләр сүзләренә караганда, бәяләр күтәрелү котылгысыз иде. Төп сәбәп- ягулык-майлау материаллары һәм автобусларга запчастьләр кыйммәтләнү.

Спорт
Түбән Кама “Нефтехимигы” ялдан чыкты.

11 июльдә “Нефтехимик” хоккейчылары ялдан чыкты. Шул ук көндә команданың оештыру җыелышы уздырылды, анда сезон алды уку-тренировка эшләре буенча планнар тикшерелде. Аннан соң уенчыларга спорт инвентаре бирелде. 12-13 июльдә команда тирәнтен медицина тикшерүе уза, тикшерүдән соң ике тапкыр тренировкалар башланачак. 17 июльгә тикле хоккейчылар бозда да, шулай ук тренажер залында атлетизм белән дә шөгыльләнәчәкләр. 18 июльдә, иртән, “Нефтехимик” Хорватиягә 10 көнлек җыенга китә.

Рәсми
Хәмзә Багмановка “Түбән Кама шәһәренең Почетлы гражданины” исеме бирелде.

Бүген Түбән Кама шәһәр Советы депутатлары тарафыннан 11нче № Үзәк сайлау округы депутаты - Хәмзә Багмановның Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сату министрының урынбасары итеп билгеләнүе сәбәпле вакытыннан алда вәкаләтләрен туктатуны сорап язган гаризасы каралды.


News 731 - 740 of 805
First | Prev. | 69 70 71 72 73 74 75 76 77 78 79 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: Prev. 1 ... 3 4 5 6 7 ... 192 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования