Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Җәмгыять
Мөселманнар өчен Рамазан ае дәвам итә [Түбән Кама өчен намаз вакытлары]

Мөселманнарның Рамазан ае дәвам итә. Быел Рамазан һәм ураза 20нче июльгә туры килде. Бу ай мөселманнар өчен иң мөһим һәм мәртәбәле. 30 көн дәвамында иртән кояш чыгудан алып кояш баешына кадәр су, ризык һәм тәүлекнең якты вакытында якынлык кылудан тыелудан гыйбарәт булган Ураза тотыла.

Җәмгыять
Хәзер Түбән Камада авиарейсның тоткарлануы турында sms аша белергә була.

Тиздән түбәнкамалылар авиарейсларны онлайн режимында бронировать итә алачак, ләкин инде хәзер үк яңа хезмәттән файдалана алалар: рейс статусы турында sms һәм e-mail алу. “Бегишево” аэропорты сайтында яңа сервислар куллануга әзер.

Җәмгыять
Түбән Кама курсантлары Кызыл мәйданда парадта катнашачак.

Түбән Кама Туполев исемендәге КНИТУ информацион технологияләр һәм телекоммуникацияләр институты СЦДП «Взлетная полоса” взводы курсантлары Кызыл мәйданда Һава десанты гаскәрләре көненә багышланган парадта катнашачак.

Икътисад
“Түбән Кама нефтехим” ААҖ һәм «Toyo Engeniring» дүртенче чират полистирол заводын төзүгә килешүгә кул куйдылар.

18 июльдә “Түбән Кама нефтехим” ААҖе генераль директоры Владимир Бусыгин һәм «Toyo Engeniring» проекты җитәкчесе Коиши Оиши (Япония) лицензияле килешүгә һәм дүртенче чират полистирол заводын төзүне детальле проектлаштыру һәм проект буенча җиһазлар кайтару турында контрактка кул куйдылар.

Җәмгыять
Түбән Кама янгын сүндерүчеләре янгын-гамәли спорт төрләре буенча ТР җәйге чемпионатында икенче урын алдылар.

18 июльдә Яр Чаллыда янгын-гамәли спорт төрләре буенча республика ярышлары төгәлләнде. Чарада республиканың 60 спортчысы катнашты. Түбән Кама янгын сүндерүчеләре икенче урын алдылар. Чемпионат “Төзүче” стадионында ике көн барды.

Мәгариф
Түбән Каманың 18 укытучысы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грантын алдылар.

Түбән Кама муниципаль районының 18 укытучысы Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы “ИКТ өлкәсендә иң яхшы педагог” грантына ия булдылар. Грант өчен ярышта катнашучыларны сайлап алу Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү стратегиясе икенче этабы кысаларында узды.

Җәмгыять
Түбән Каманың бакчаларга йөри торган автобус маршрутларына үзгәрешләр кертелде.

21 июльдән башлап Түбән Каманың барлык регуляр бакчага йөрү маршрутларында ташламалы юл йөрүгә хокуклылар өчен түләүле йөрү көннәре бетерелә һәм маршрутларның эшләү графигы үзгәрә.

Җәмгыять
1нче августтан Түбән Камада кәгазь бердәм социаль юл йөрү билетларын бетерәчәкләр.

1нче августтан Түбән Камада тулысынча кәгазь бердәм социаль юл йөрү билетлары кулланылыштан чыгарылачак. Хәзер аларны ташламалы транспорт өстәмәсе булган электрон карталар алыштырачак. Исегезгә төшерәбез, Түбән Камада инде 1нче апрельдән үк ташламаларга ия кешеләр юл йөрү хакын түләү өчен транспорт карталарыннан файдалана алалар.

Җәмгыять
Түбән Кама урманнарында аерым янгынга каршы режим кертелде.

Түбән Кама муниципаль районында аерым янгынга каршы режим кертелү сәбәпле бөтен гадәттән тыш хезмәтләр дә көчәйтелгән эш режимына күчерелде. Хәзер урманнарда янгын чыгуны булдырмау буенча профилактик чаралар бөтен Татарстан буенча алып барыла.

Икътисад
Саклык банкы Түбән Кама промузелы предприятиеләрен модернизацияләүне финанслауга алына.

16 июль, иртән, Кремльдә Татарстан һәм Саклык банкы арасында кул куелган килешүдән күренгәнчә, 2012-2013нче елларда илнең иң зур банкы Түбән Кама ТЭЦ-1 (ОАО «ТГК-16») җитештерү җиһазларын модернизацияләү, “ТАИФ-НК” ААҖ нефть эшкәртү заводларының авыр калдыкларын тирәнтен эшкәртү комплексын төзү, “Түбән Кама нефтехим” ААҖендә этилен комплексы, Түбән Камада нефтехимия һәм нефть эшкәртү заводлары комплексы төзү кебек эре инвестицион проектларны финанслауда катнашачак.


News 711 - 720 of 805
First | Prev. | 67 68 69 70 71 72 73 74 75 76 77 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: Prev. 1 ... 3 4 5 6 7 ... 192 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования