Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Икътисад
“НКНХ” ААҖнең стирол һәм полиэфир сумала җитештерү заводында агым суларының мониторинг системасы эшли башлады

Агым суларның мониторинг системасы тәҗрибә кулланылышына кертелде. Биш минутлык вакыт аралыгында приборлар агым суның pH-ын һәм алардагы хуш исләндерелгән углеводород – әлеге производствоның төп пычратучысы - күләмен анализлый һәм on-line режимда нәтиҗәләрне заводның һәм акционерлык җәмгыятьнең АСОДУга (оператив-диспетчерлык идарәсенең автоматлаштырылган системасы) җибәрә.

Икътисад
«Нефтехим» акционерлык җәмгыяте 25 елдан артык неонол җитештерә

Бу көннәрдә «Нефтехим»ның олигомерлар заводында эшләүчеләр оксиэтиллаштырылган алкилфенол (неонол) продукциясенең беренче мәртәбә җитештерелүенә 25 ел тулуын бәйрәм итә.

Спорт
Түбән Кама “Нефтехимигы” тәрбияләнүчесе Наил Якупов Милли хоккей лигасы “Эдмонтон” клубы белән контракт төзеде.

Драфт-2012дә беренче номер итеп сайланган форвард Наил Якупов белән контракт төзүләре турында Милли хоккей лигасы “Эдмонтон Ойлерс” клубы генераль менеджеры Стив Тамбеллини хәбәр итте.

Спорт
Түбән Каманың ветеран җиңел атлетлары Рәсәй чемпионатында уңышлы чыгыш ясады.

Ярышлар Чебоксарда узды. Ике көн дәвамында илнең 20 регионыннан килгән 200 спортсмен араларында кем иң җитезе, өлгере, чыдамлы булуын сынадылар. Иң яшь спортчылар төркемендә катнашучылар булып 35 яшьлек спортчылар торды. Ярышлар «Олимпийский» үзәк стадионында узды. Түбән Каманың «Нефтехимик» СК спортчылары Татарстан Республикасының җыелма командасы составында чыгыш ясады.

Җәмгыять
“Татарстан-яңа гасыр” республикакүләм иҗтимагый хәрәкәтенең Түбән Кама бүлеге Кубаньда зыян күрүчеләргә ярдәм итте

“Татарстан-яңа гасыр” республикакүләм иҗтимагый хәрәкәтенең Түбән Кама бүлеге рәисе Айдар Әгълиуллин сүзләренә караганда, аларның бүлеге Кубаньда су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм итүдән читтә кала алмый. Алар тарафыннан ярдәм күрсәтелә, Түбән Каманың яшь эшмәкәре Айзат Нәбиев акча күчерә.

Авыл хуҗалыгы
Түбән Кама районыныда урып-җыю кампаниясе әйләнеш ала

Түбән Кама муниципаль районында урып-җыю кампаниясенең иң кызу чоры. Бүгенге көнгә районда яшәүчеләр 13 400 тонна печән, 32 150 тонна сенаж, 2500 тонна салам әзерләделәр. Бер баш терлеккә уртача 15 ц азык берәмлеге, яки планга 54% әзерләнгән. “Прикамский” ҖЧҖда бу күрсәткеч 18,7 центнерга җитә, “Нефтехимагропром” ҖЧҖда – 15,6 центнер, ә “Химокам-Агро” ҖЧҖда – 11,7 ц.

Җәмгыять
Түбән Кама районы Каенлы авылы яшәүчеләре Рамазан аен яңартылган мәчеттә каршы алдылар

Түбән Кама муниципаль районы Каенлы авыл җирлеге мәчете якынча 100 ел элек төзелгән. Үзенең 100 еллык юбилеен ул киләсе елга билгеләп үтә. Мәчет төзелеше өчен авыл кешеләре узган гасыр башында Каенлыдан ерак булмаган таулардан табигый таш ташыганнар.

Җәмгыять
Түбән Кама «Балкыш» үзәге тәрбияләнүчеләрендә курчак театры артистлары кунакта булды

Хәйрия акциясе Әлмәт шәһәреннән килгән курчак театры тарафыннан оештырылды, мондый эшне алар ел саен үткәрәләр. Бу юлы “Балкыш” реабилитация үзәге тәрбияләнүчеләренә артистлар “Масленкинодан Буренка” курчак спектакле премьерасы белән килделәр.

Спорт
Түбәнкамалылар Лондондагы Олимпия уеннарына каршы йөгерә

XXIII Бөтенроссия олимпия көне кысаларында җиңел атлетика ярышлары Түбән Камада “Олимпиец” балалар сәламәтләндерү лагеренда үтте.

Җәмгыять
Түбән Камада “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе старт алды

Августның 1еннән алып 25енә кадәр Түбән Камада “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” традицион хәйрия акциясе үтәчәк. Ул Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы һәм “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге инициативасы буенча үткәрелә.


News 701 - 710 of 805
First | Prev. | 66 67 68 69 70 71 72 73 74 75 76 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: Prev. 1 ... 5 6 7 8 9 ... 192 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования