Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Җәмгыять
16.10.2014 Тынычлык һәм Төзүчеләр урамнары кисешкән чатта “кольцо” ясый башладылар.

Бу урында я светофор кую, я юл хәрәкәтен көйләүче “боҗра” төзү кирәклеге турында күптәннән сүз барды. Төзүчеләр һәм Тынычлык урамнары көннән-көн үсә, яңа йортлар тапшырыла. 

Икътисад
16.10.2014 Ноябрь башында Россия халкын тагын бер каникул көтә, ә Татарстанда ул әле бер көнгә озынрак та була.

Россия түрәләре халыкның чын бәйрәме булган 7 ноябрьне бетереп, аның урынына керткән “Халыклар бердәмлеге көне” дигән ясалма “бәйрәм” (4 ноябрь) быел сишәмбегә туры килә. 3 ноябрь – шулай ук, ял көне (хәтерләсәгез, 24 февральдә булырга тиешле ялны 3 ноябрьгә күчергәннәр иде). 

Район яңалыклары
15.10.2014 Алтын көзнең бер көнендә

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗановка ияреп, әнә шул Юрий Шестаковның гаилә фермасына килдек. Көзге сытык көнне ямьләп, бакчада күпьеллык үлән яшәреп утыра. Яңа гына җиткерелгән терлек торагы җыйнак араннарга бүленгән. Һәр аранда, тамаклары тук икәнен белдереп, “каты борын”нар мыркылдаша. Араннарда да чисталык, торакның үзенең дә һәр почмагы ялт иткән. Татар газетасында дуңгызлар турында язу килешәдерме-юкмы, белмим. Әмма алары да Аллаһының үз мәхлуклары, шулай булгач, әлеге мыркылдыкларның бәләкәй чагымнан ук үземне гаҗәпсендерә торган бер гадәтләрен телгә алам. Ябып асрала торган дуңгызлар аранының бер почмагы – ашау урыны, икенчесе – ашаганны “бушату” урыны, өченче почмагы – яту, йоклау өчен. Болар сиңа, үз тизәгендә үзе ята торган т...как сыер түгел инде... 

Җәмгыять
14.10.2014 Татарстанда “Наркотикларсыз тормыш” акциясе старт алды

Россиянең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Фаяз Шабаев, наркоген үзлеккә ия теләсә нинди матдәләрне таратуны хокук саклау структуралары тарафыннан оператив төстә вакытлыча тыю турындагы мәсьәләне кичекмәстән хәл итү заруриятен билгеләп үтте. Мондый закон проекты Россиянең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәте тарафыннан эшләнгән. Күпчелек илләр контрольгә кую регламентларын бер атнага кадәр оптимизацияләп, үзенең якланганлыгын күпкә арттырды. Шул рәвешле, Россия күп кенә чит илләрнең наркотиклар белән эш итүчеләре өчен мишеньгә әверелде.

Җәмгыять
13.10.2014 Казанда 2014-2020 елларда ТР да талантлар белән идарә итү буенча дәүләт программасын эшләү турында фикерләштеләр

«Перспектива» проекты – ул Татарстан балаларын һәм яшьләрен үстерү һәм интеллектуаль-иҗат потенциалы концепциясен гамәлгә кую буенча эш.

Икътисад
13.10.2014 Рөстәм Миңнеханов: "Бүген барлык мөмкинлекләребезне бергә тупларга кирәк"

2014 елның 9 аена республика консолидацияләнгән бюджетына 154 миллиард сум акча кергән, шул исәптән салым һәм салымныкы булмаган табыш - 133 миллиард сумнан артык. Финанс, казначылык һәм салым органнары республика киңәшмәсендә чыгыш ясап, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин әнә шундый саннарны атап узды. ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә 2014 елның гыйнвар-сентябрь ае нәтиҗәләре тикшерелде.

Икътисад
12.10.2014 Илдар Халиков: “2015 елгы республика программалары 1 гыйнварга тулысынча әзер булырга тиеш”

Татарстанда беренче тапкыр барлык республика төзелеш программаларын яңа ел башына әзерләү планлаштырыла. Шундый бурыч турында бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков видеоконференция режимында барган атналык киңәшмәдә белдерде. 

Икътисад
10.10.2014 Татарстанда тавык йомыркасы җитештерү күләмнәре җайга салынды

Cентябрь аенда гына да 69 млн. данә йомырка җитештерелгән, 2013 елның сентябренә карата 131 проценттәшкил итә.

Тавык ите ел башыннан 124 мең тонна җитештерелгән, бу узган елның шушы чорына карата 102 % тәшкил итә.

Икътисад
10.10.2014 Татарстан Президенты түрәләр һәм гражданнар арасында туры аралашуны киметергә чакырты

Президент сүзләренчә, соңгы елларда республикада коррупциягә каршы көрәш чараларының активлашуы күзәтелә. “Киң яңгыраш алган бер төркем эш булуга да карамастан, халык фикеренчә, коррупция бездә аеруча кискен мәсьәлә булып кала бирә. Сүз, шул исәптән, көнкүреш коррупциясе турында да бара. Шуны да онытмаска кирәк: ришвәт алучы булгач, ришвәт бирүчесе дә була”, - дип белдерде ул.

Мәгариф
10.10.2014 Мәктәпләргә электрон дәреслекләр кертү турында РФ Дәүләт Думасында сөйләштеләр

Утырышта катнашучылар электрон дәреслекләргә таләпләр, аларны мәктәпләргә кертү этаплары һәм бу процесста барлыкка килүче сораулар буенча сөйләштеләр.


News 31 - 40 of 805
First | Prev. | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: Prev. 1 ... 188 189 190 191 192

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования