Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Район яңалыклары
12.09.2014 Зөлфәт Лотфуллин - алдынгы комбайнчы

Традиция буенча, бу урып-җыю барышында да һәр ун көн саен алдынгы комбайнчыларны ачыклап, җиңүчегә күчмә кубок һәм беренче өч урынны алучыларга акчалата премияләр тапшырдылар. Соңгы ун көн нәтиҗәсе буенча, “Нефтехимагропром” механизаторы Зөлфәт Лотфуллин “Иң яхшы комбайнчы” исемен яулады. Билгеле булганча, район буенча 23 мең 126 гектарда бөртеклеләр суктырылган (бу – гомуми планның 83 проценты), һәр гектардан 21,9 центнер уңыш чыккан. Уҗым культуралары 6,7 га мәйданда чәчелгән. Монда тәҗрибәле комбайнчы һәм елның-елында беренчелекне алучы Зөлфәтнең дә өлеше зур.

Икътисад
12.09.2014 Бәйрәмдә автобуслар хәрәкәте үзгәрә

14 сентябрьдә Тынычлык урамында Шәәһр көненә багышланган демонстрация уздыруга бәйле рәвештә, иртәнге 7дән башлап көндезге cәгать 2гә кадәр Б.Урманче урамындагы “Мәчет” тукталышыннан алып, Менделеев-Тынычлык урамнары чатына кадәр, ә Вахитов урамында исә “Көнкүреш йорты” турысыннан Тынычлык урамына кадәр юллар ябыла, бу урам буйлап үтә торган автобуслары хәрәкәте үзгәртелә.

Икътисад
12.09.2014 Бәйрәм итик көн буе

 “Туган як”та инде хәбәр ителгәнчә, быел Түбән камада Шәһәр көне 14 сентябрьдә – Татарстан Республикасы дәүләт советына депутатлар сайлау белән бер көндә үткәрелә. Бу юлы Шәһәр көнен халыкны бер генә мәйданга җыеп түгел, ә берьюлы әллә ничә урында оештыралар.

Икътисад
05.09.2014 Халыклар дуслыгы йорты ачылды

3 сентябрьдә шәһәребездә Халыклар дуслыгы йорты ачылды. Түбәнкамалыларны бу истәлекле көн белән котларга республика дәүләт советы рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин килде.

Район яңалыклары
04.09.2014 Татарстанда 2,8 млн тонна ашлык суктырылган

Татарстанда 2,8 млн тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш гектарыннан 22,3 центнер тәшкил итә. 1 млн 259,6 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынган, дип хәбәр итәләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан.

Икътисад
02.09.2014 Михаил Бабич һәм Рөстәм Миңнеханов кадетларны Белем көне белән котлады

Кичә Түбән Камада Идел буе федераль округының Татарстан кадетлар корпусы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич катнашты.

Мәгариф
02.09.2014 Хәерле сәгатьтә

Ничә көн әле туктап, әле көчәеп яуды да, яуды яңгыр. Иртәгә 1 сентябрь дигән көнне дә күкне болытлар каплагач, балаларга бәйрәм күңелле булмас инде дип хафаланган идем. Ә 1 сентябрь иртәсендә яктырып чыккан кояшка күз салуга, үзем дә бала-чагалардай сөендем.

Җәмгыять
29.08.2014 29 августта эш вакыты бер сәгатькә кыскара

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, хәбәр итә.

Икътисад
29.08.2014 Татарстанда “Республика тасмасы” акциясе башланды

Татарстанда олы бәйрәм якынлаша: 30 август – Республика һәм Казан шәһәре көне. Шуңа кадәр “Безнең республика: горурланабыз, яратабыз!” социаль проектлар марафоны үткәрелә һәм аның кысаларында “Республика тасмасы”/”Республиканская ленточка” акциясе башланды.

Мәгариф
29.08.2014 Балаларга ярдәм иттек
Республикабызда игълан ителгән “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясенә кушылып, менә өченче ел рәттән инде «Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең Түбән Кама бүлеге балаларга күңелле бәйрәм әзерли.


News 101 - 110 of 805
First | Prev. | 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: Prev. 1 ... 99 100 101 102 103 ... 192 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования