Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Икътисад
09.10.2014 Читтән кертелә торган товарларга җентекле анализ ясарга һәм аларны ТР территориясендә җитештерүне оештыру турында тәкъдимнәр әзерләргә кирәк – ТР Президенты
Безгә читтән кертелә торган товарларның һәрбер төренә җентекле анализ ясарга, һәм аларны республика территориясендә җитештерүне оештыру турында тәкъдимнәр әзерләргә кирәк. Бу тәкъдимнәр читтән кертелә торган товарларны үзебезнекенә алыштыру буенча тармак программаларында чагылыш табарга тиеш. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш Дәүләт Советының икенче утырышында ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турындагы юлламасы белән чыгыш ясаган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп узды.

Җәмгыять
09.10.2014 РФ Дәүләт Думасында интернетта наркотиклар рекламалауны тыя торган закон кабул итәргә ниятлиләр

РФ Дәүләт Думасында тиз арада, Хөкүмәт ярдәменә таянып, наркотиклар рекламасын, шул исәптән тарту катнашмалары - спайсларны тыю турындагы законны кабул итәргә ниятлиләр. Бу хакта журналистларга түбән палатаның иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе Ирина Яровая ("Бердәм Россия") хәбәр итте, дип белдерә ТАСС.

Икътисад
09.10.2014 Түрәләр алышына

Сайлаулардан соң республика хакимиятендә үзгәрешләр башланачагын белгечләр алдан ук фаразлаган иде инде. Ник дигәндә, депутатлыкка кандидатлар арасында хөкүмәт һәм министрлык җитәкчеләре, район башлыкларының исем-фамилияләре шактый күп булуы шунда ук күзгә ташланды. Билгеле булганча, депутат булып сайланган кешеләр дәүләт структураларында эшли алмый...

Экология
09.10.2014 Тагын агач утыртабыз

Узган ел бу акция барышында шәһәребез урамнарында шактый агач утыртылды, Бу матур башлангычны дәвам итеп, быел да 2400 агач утырту күздә тотыла. «Нижнекамская ТЭЦ”та эшләүчеләр, беренчеләрдән булып, шәһәрне яшелләндерү акциясенә кушылдылар. 

Җәмгыять
08.10.2014 Татарстан Президенты ягулык-майлау материалларына акцизны 1 сумга арттырырга тәкъдим итте

Бүген РФ Дәүләт Советы Президиумының "Россия Федерациясе территорияләрен комплекслы үзләштерү һәм үстерү максатларында, автомобиль юллары челтәрен камилләштерү турында" дигән киңәшмәдә төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге автомобиль юллары челтәрен саклап калу һәм үстерү буенча чаралар комплексы тәкъдим ителде.

Җәмгыять
08.10.2014 Ноябрьдә 4 көн рәттән ял була

Татарстанлыларны 4 көнлек ноябрь бәйрәмнәре көтә. Моннан тыш, татарстанлылар, Россиянең башка төбәкләребелән чагыштырганда, 1 көнгә күбрәк ял итә алачак: 6 ноябрь көнне ТР Конституциясе көне бәйрәм ителә.

Икътисад
08.10.2014 Иске автомобильне утильгә тапшырган кешегә – 350 мең сум ташлама

Машиналарын тапшырырга җыенган кешеләр үзләренең автопаркларын автогигантта җитештерелгән техника белән яңартырга телиләр. Бүген алар “УТИЛИЗАЦИЯ+ЛИЗИНГ” программасы нигезендә “КАМАZ-5490”, “КАМАZ-65116” автомобильләре һәм “НЕФАЗ” автобуслары алачаклар.

Икътисад
08.10.2014 ТР мәгариф һәм фән министры 7 октябрьдән укучыларның ата-аналарыннан теләсә нинди формада акча җыюны тыйды

Агымдагы елның 7 октябреннән Татарстанда ата-аналардан теләсә нинди ихтыяҗларга акча һәм башка матди байлыклар җыю тыела. ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов имзалаган тиешле хат муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләренә таратылган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.

Икътисад
07.10.2014 Рөстәм Миңнеханов: "Әгәр дә без авылга булышмыйбыз икән, нигезебезне югалтабыз"

Татарстан Президенты, бүгенге геосәяси вазгыять һәм Көнбатышның Россиягә карата санкцияләре илнең авыл хуҗалыгы өчен көндәшлеккә сәләтле өстенлеккә әверелергә тиеш, дип белдерде. "Безнең агросәнәгать комплексы көндәшлеккә сәләтле, без базарда ихтыяҗ белән кулланыла торган сыйфатлы продукция җитештерә алабыз. Без бу мөмкинлектән файдаланырга тиеш", - диде ТР Президенты.

Җәмгыять
07.10.2014 Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идарәсенең белгечләре алтын юбилярларны Өлкәннәр көне белән һәм булачак Укытучылар көне белән котладылар

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идарәсе белгечләре Полина Григорьевна һәм Олег Сергеевич Бельскийларны бергә гомер итүләре һәм 1октябрь – Өлкәннәр көне белән котларга килделәр. 1964 нче елда борынгы Алабуга шәһәре бер – берсен сөйгән ике йөрәкне кавыштыра. Аларның ялкынлы йөрәкләре бүген дә бер – берсенә һәм тирә –якка якты нурларын сибеп бергә тибә.


News 41 - 50 of 805
First | Prev. | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: Prev. 1 ... 120 121 122 123 124 ... 192 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования