Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Икътисад
30.10.2014 Бүген 8 градуска кадәр җылыта

Гидрометеорология мәгълүматларына караганда, бүген Татарстанда аязучан болытлы һава. Максималь һава температурасы 5 градустан 8 градуска кадәр булачак.

Җәмгыять
30.10.2014 Депутатлар бюджет мәсьәләсен хәл итә

30 октябрь көнне Татарстанның бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары чираттагы парламент утырышына җыелды. Әлеге җыелыш аеруча озыннардан булыр, ахры. Ник дигәндә, бүген алар беренче укылышта 2015, 2016 һәм 2017 елларга бюджет проектын караячак.

Икътисад
29.10.2014 "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ акционерларының чираттан тыш җыелышы узды

"Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ акционерларының чираттан тыш җыелышы "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ Директорлар советының вакытыннан алда вәкаләтләрен туктату турында карар кабул итте. Шуннан, компаниянең генераль директоры урынына Азат Бикмурзинны билгеләү сәбәпле, яңа составта Директорлар советы сайланды.

Икътисад
29.10.2014 Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖдә яңа җитештерүне эшләтеп җибәрүдә катнашты

Проект импортны алмаштыру программасы кысаларында «Югары технологияле җитештерүне булдыру буенча комплекслы проектларны гамәлгә ашыручы югары белемнең Россия белем бирү оешмалары, дәүләт учреждениеләре һәм оешмалары кооперациясен үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең №218 09.04.2010 карары нигезендә «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ белгечләре һәм Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре белән бергәләп гамәлгә ашырылды.

Икътисад
28.10.2014 “Халык контроле”нә ТР гражданнарнынан быел 18 меңнән артык мөрәҗәгать килгән

Ел башыннан алып гражданнардан 18 680 мөрәҗәгать булган, шуларның 12 040 ы уңай хәл ителгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР да кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская белдерде.

Искәртеп узабыз: "Халык контроле" системасы 2012 елның апреленнән эшли башлады, шул чордан бирле татарстанлылардан 31 211 мөрәҗәгать килгән, шуларның 21 134 е уңай хәл ителгән, - бу 68 проценты дигән сүз. Быел системага килгән мөрәҗәгатьләр гомум санның 60 процентын тәшкил итә.

Икътисад
28.10.2014 "Дельфинарий"га бардык

Күптән түгел, шәһәребезнең “Милосердие” үзәгендә ял итүче утызлап кеше Чаллы шәһәренә “Дельфинарий”га барды лар. “Морской котик”ларның парлы биюләре, дельфиннарның судан парлап чыгып шар әйләндерүләре, кыршау аша сикерүләре, өйрәтүче кыз белән егетнең дельфиннар белән бергә суда чыгыш ясаулары бөтен дөньяны оныттырды.

Икътисад
28.10.2014 “Кышкы вакыт”: хәзер сәгать ничә?

Билгеле булганча, 26 октябрь төнендә россиялеләр сәгатьләрен кышкы вакытка күчерде. Бактың исә, 27 октябрь исә күпләр өчен чын мәгънәсендә зур сынауга әверелгән икән.

Җәмгыять
28.10.2014 Наркотикка каршы

 Әгәр дә сез наркотик сәүдәгәрләре, яки наркотик кулланучылар турында нәрсә дә булса беләсез икән, “ышаныч телефоны” барын онытмагыз.

Икътисад
28.10.2014 Тизлекне киметтерәләр

 Шәһәр белән “химия” арасындагы (Соболековская-1) автомобиль юлында машиналар сәгатенә 60 километрдан да артмаган тизлек белән генә йөриячәкләр.

Мәгариф
27.10.2014 Өченче ноябрьдән мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана

2014 елның 3 ноябреннән республика мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Каникул 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, 2014-2015 уку елына балаларга аларның гомере һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгын тәэмин итүче оешкан ял булдыруга шартлар тудыру, каникуллар вакытында укучылар өчен үткәрелә торган чараларның бердәй планын гамәлгә ашыру максатыннан, шулай ук әти-әниләрнең күпсанлы сораулары буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан каникуллар үткәрүнең бердәй вакыты тәкъдим ителгән иде. 


News 11 - 20 of 805
First | Prev. | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: Prev. 1 ... 120 121 122 123 124 ... 192 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования