Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Мәдәният
Владивостокта Түбән Кама көрәшчесе Ленар Иванов Федераль Сабантуй-2012 абсолют батыры булды

Түбәнкамалының көндәшләре бөтен Рәсәйдән җыелган. Ленар Иванов башта үзенең 100 килограмм авырлык категориясендә җиңү яулады. Аннары финал бәйгесендә аңа ике Владивосток спортсмены белән көрәшергә туры килде. Келәмдә Ленар Иванов 120 килограммлы иң зур авырлык категориясендә чыгыш ясаган самбо буенча халыкара класслы спорт мастеры өстеннән чиста җиңү яулады. Сүз уңаеннан, Ленар Диңгез буе Сабан туенда Түбән Камадан бердәнбер көрәшче иде, бу аның җиңүен тагын да үзенчәлекле итә.

Рәсми
Түбәнкамалылар Владивостокта Федераль Сабантуйда катнаша

Бүген Владивостокта Федераль Сабантуй-2012 үтә. Берничә мең кеше “Динамо” стадионына түбәнкамалылар оештырган театральләштерелгән күренеш карарга җыелды. Бәйрәм чарасы сәгать 11.00 башланды һәм ике стадионда - “Динамо” һәм Яр буе Спорт гаваненда үтә.

Җәмгыять
Түбән Кама яшүсмерләре гадәти булмаган “баллы” хәзинә тапты

“Хәзинә эзләүчеләр” уены Красный Ключ бистәсе территориясендә үткәрелде. Анда риск төркеменә кергән гаиләләрдән 33 яшүсмер катнашты. Чара балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлек һәм хокук бозу профилактикасы кысаларында үткәрелде. Бу уенның максаты игътибар, реакция тизлеген, хәрәкәт тигезлеген арттыру, иҗади мөмкинлекләрне үстерү, күмәклек хисе, үзара мөнәсәбәт культурасы тәрбияләү булды. Чара “Веста” социаль ярдәм үзәге белгечләре Л. Курбатова һәм Р. Хафизова тарафыннан әзерләнде.

Җәмгыять
Түбән Кама предприятиеләренә калькулятор җитми

Июль башында Түбән Камада чираттагы вакансияләр ярминкәсе узачак. 5 нче июль көнне Мәшгульлек үзәгендә “НПО “Прометей” ҖЧҖ, “Шинник” Туклану комбинаты” ҖЧҖ, “Шинник” Соцбыт хезмәт күрсәтү” ҖЧҖ предприятиеләренең кадрлар хезмәте эш эзләүче гражданнарга вакантлы урыннар тәкъдим итәчәкләр.

Яшьләр тормышы
Түбән Кама “Европа” клубы “Наркотиксыз клуб тормышы” республика проектында җиңүче булды

Җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында үтте. Бүләкләү тантанасында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министр урынбасары Андрей Кондратьев, Казан шәһәре башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Сергей Миронов, ТР буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Рәсәй Федерациясе Федераль хезмәте Идарәсе җитәкчесе урынбасары, полиция полковнигы Тимур Юсупов, шулай ук клуб җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. “Наркотиксыз клуб” проекты җиңүчеләре булып республиканың төрле шәһәрләреннән берьюлы берничә яшьләр күңел ачу клубы танылды.

Җәмгыять
Түбән Кама “Веста” социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә имин булмаган гаилә балалары өчен кинотренинг булды

15 бала гадәти булмаган тренинг катнашучылары булдылар. Имин булмаган, күп балалы, тулы булмаган, аз керемле гаилә балалары өчен “Рус тәресе” документаль фильмы күрсәттеләр, анда психоактив матдәләрнең кеше организмына тәэсире, Рәсәйдә үлем очракларының арту сәбәпләре, яшүсмерләрне исерткеч эчемлекләр куллануга этәрү, сыра рекламасының нигә һәм кемгә файда китерүе турында сөйләнә.

Торак-коммуналь хуҗалыгы
Түбән Кама иске һәм авария хәлендәге йортлары аз булган Россия шәһәрләре исемлеге башында

Әлеге мәгълүматны Россиянең инженерлар союзы яшәүчеләр саны 100 000 кешедән артык булган шәһәрләрдә илнең торак фонды торышын анализлаганнан соң үзенең сайтында күрсәтте.

Спорт
Алексей Немов призына спорт гимнастикасы буенча Бөтендөнья яшүсмерләр турниры призерлары исәбендә түбәнкамалы.

Бу көннәрдә Сызрань шәһәрендә дүрт тапкыр олимпия уеннары чемпионы Алексей Немов призына спорт гимнастикасы буенча Бөтендөнья яшүсмерләр турниры уза. Турнирның беренче җиңүчеләре инде билгеле. Команда беренчелегенә һәм шәхси ярышларда медальләр уйнатылды. Турнирның иң яшь спортчылары,12 яшьлек гимнастлар арасында призер түбәнкамалы Инсаф Идиятуллин булды.

Спорт
“Нефтехимик” тәрбияләнүчесе Милли хоккей лигасы драфтында беренче номер булды.

Түбән Кама “Нефтехимик” хоккей клубы тәрбиясендәге Наил Якупов Милли хоккей лигасы драфтының беренче номерын алды. Үткән төндә Питтсбургта старт алган драфт-2012 тантанасында «Эдмонтон Ойлерз» клубы тарафыннан Якупов сайланган.

Мәгариф
Түбән Кама Мэры укуны тәмамлаучыларны котлады.

Бүген Түбән Камада чыгарылыш кичәләре үтә. Быел соңгы звонок 1301 егет һәм кыз өчен яңгырады. Шуларның 55е мәктәпне алтын медальгә, 60ы көмеш медальгә тәмамлады. Гадәт буенча, бүген Түбән Камада 2012 нче елгы чыгарылыш өчен гомумшәһәр тантаналы линейкасы булды.


News 771 - 780 of 805
First | Prev. | 71 72 73 74 75 76 77 78 79 80 81 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: 1 2 3 4 5 ... 192 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования