Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Район яңалыклары
18.06.2014 Көтеп алынган бәйрәм

Узган ял көннәрендә районыбызның күп кенә авылларында татар халкының иң яраткан, сагынып көтеп ала торган бәйрәме – Сабантуйлар үткәрелде. Аларның икесендә “Туган як” редакциясе вәкилләре дә катнашты.

Икътисад
17.06.2014 Түбән Кама ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина Түбән Кама Әтиләр ассоциациясе председателе Андрей Бликин белән эшлекле очрашу үткәрде

Бөтендөнья Әтиләр көне уңаеннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина Түбән Кама Әтиләр ассоциациясе җитәкчесе Андрей Бликин белән очрашты.

Җәмгыять
17.06.2014 Сугышчы әтием каберенә бардым

Түбән Кама белән Санкт-Петербург арасы якын түгел, әлбәттә. Әмма Бөек Ватан сугышында илнең иминлеген яклап сугыш кырында ятып калган әтиемнең каберенә барып, чәчәкләр салуны, рухына дога кылуны, әле исән вакытта, үземнең изге бурычым дип саныйм.

Икътисад
15.06.2014 Рөстәм Миңнеханов федераль Сабан туенда катнашты

Бүген Томск өлкәсенә эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль Сабан туен бәйрәм итүдә катнашты. ТР Президентын өлкә губернаторы Сергей Жвачкин озата йөрде.

Сәламәтлек саклау
15.06.2014 15 июнь - Медицина хезмәткәрләре көне

Бүген Россиядә, шул исәптән Татарстанда да Медицина хез¬мәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бу - табиблар, шәф¬кать туташлары, санитарлар, фельдшерлар һәм шул өлкәдә хез¬мәт куючы һәркемнең бәйрәме.

Икътисад
12.06.2014 12 июнь - Россия көне

12 июнь – илебезнең яңа тарихында аерым дата. Россия көне ирек һәм демократия, кеше һәм гражданин хокуклары кебек кыйммәтләр белән аерылгысыз.

Мәгариф
12.06.2014 Түбән Камада урта һөнәри белем бирү педагоглары өчен республика семинарлары узды

БөтенТатарстаннан педагог-тәрбиячеләр Түбән Камада җыелды. Биредә ике көн дәвамында республика семинары узачак. Анда 40ка якын урта һөнәри белем оешмаларыннан тәрбия буенча урынбасарлар катнаша.

Җәмгыять
11.06.2014 Атнага бер тапкыр Казаннан Риминига авиарейслар гамәлгә куелачак

New Livingston авиакомпаниясе Казаннан Риминига авиарейслар башкара башлады. Рейс, атнага бер тапкыр, шимбә көнендә Airbus 320 самолетында башкарылачак, дип хәбәр итә “Казан” Халыкара аэропорты” ААҖ матбугат хезмәте.

Мәгариф
10.06.2014 Татарстанның 11 нче чыгарылыш сыйныф укучысы географиядән БДИ тапшыра алмаган, рус әдәбиятыннан – 39ы

Татарстанның якынча 1,5 мең чыгарылыш сыйныф укучысы 26 нчы майда географиядән һәм рус әдәбиятыннан БДИ тапшырды. Башлангыч нәтиҗәләр буенча, Татарстан укучылары географиядән җыйган уртача балл 64,4 балл тәшкил итә, рус әдәбиятыннан - 52,8 балл.

Икътисад
09.06.2014 Дәүләт Советы утырышында 2014-2016 нчы елларга каралган ТР бюджетына үзгәрешләр кертелде

Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кертелгән “2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” 616-4 номерлы Закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Бүген депутатлар әлеге Закон проектын IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының 52 нче утырышында карады. Доклад белән ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.


News 191 - 200 of 805
First | Prev. | 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: 1 2 3 4 5 ... 192 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования