Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Икътисад
27.06.2014 ТР да муниципаль район һәм шәһәр округларының халык социаль проектларына конкурс үткәрелә

Грант фондының гомуми күләме 35 млн сум тәшкил итә.
Татарстанда муниципаль район һәм шәһәр округларының халык социаль проектларына конкурс үткәрелә. Аның максаты Татарстан халкының көнкүреш сыйфатын арттырудан, җирле үзидарәнең социаль мөһим мәсьәләләрен хәл итүгә булышудан гыйбарәт, дип белдерә ТР Икътисад министрлыгы.

Җәмгыять
26.06.2014 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә туйлар саны артуы күзәтелә

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә ел да җәй айларына туры килә торган туйлар санының кискен артуы күзәтелә. Гыйнвар аеннан май аена кадәр ГХАТ идарәсендә атнасына уртача 30 никах теркәлә.

Торак-коммуналь хуҗалыгы
25.06.2014 ТКУ һәм телефон өчен бурычлар кредит тарихына эләгә.

Алимент, торак түләүләр һәм элемтә хезмәте буенча бурычлар - хәзер бөтен мәгълүматлар кредит тарихына эләгәчәк.

Җәмгыять
25.06.2014 «Балкыш” социаль реабилитация үзәгендә “Тылсымлы сандык” исемле чара оештырылды

Үзәктә тәрбияләнүче балаларга кунакка урман хуҗасы килде. Ул балаларны табигатьне саклауларын һәм яклауларын сорады. Шулай ук урман хуҗасы табигать материалларыннан вак-төяк эйберләр күргәзмәсе ясарга кирәклеген игълан итте.

Авыл хуҗалыгы
24.06.2014 Киләчәк кышка азык әзерләү эшләре дәвам итә

2620 тонна печән, 9370 тонна сенаж җыелган, бер баш шартлы терлеккә 3,43 центнер азык берәмлеге тәшкил итә.

Икътисад
22.06.2014 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне

Бүген - фашистлар Германиясенең Советлар Союзына бәреп керүенә 74 ел. 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне булып тарихка мәңгелеккә кереп калды.Корбаннар ягыннан тарихта бер генә сугышның да Бөек Ватан сугышына тиңе юк һәм була күрмәсен дә.

Җәмгыять
21.06.2014 "Чайка" лагерендә янгын куркынычлык чаралары буенча инструктив дәрес

Түбән Кама муниципаль районы надзор эшләр бүлеге, НМО ТРО ВДПО һәм Янгынга каршы пропаганда һәм җәмәгать бәйләнешләре узәгенең Түбән Кама филиалы белән бергә "Чайка" лагерендә куркынычлык чаралары буенча инструктив дәрес уздырылды. Дәрестә кешеләрне эвакуацияләү вакытында хезмәт күрсәтүче персоналның хәрәкәтләре, эвакуация планы буенча кагыйдәләр тикшерелде. Балалар савыктыргыч лагернең барлык корпусларыннан эвакуацияләнде.

Җәмгыять
20.06.2014 Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Храмовлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте

Агымдагы елның 19 июнь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә шәһәребезнең беренче милиционеры Храмов Федор Афанасьевич һәм аның тормыш иптәше Анна Васильевна алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Җәмгыять
19.06.2014 «Балкыш” социаль реабилитация үзәгендә ничәнче ел рәттән балалар Сабантуе оештырыла

Бу чараның төп максаты үзәктә тәрбияләнүче балаларны татар милли бәйрәме Сабантуйның тарихы һәм йолалары белән таныштыру һәм туган халык мәдәниятен хөрмәт итәргә өйрәтү.

Икътисад
18.06.2014 Рөстәм Миңнеханов: Бүген Татарстан Республикасы белән КХР арасындагы хезмәттәшлек күп юнәлешләр буенча гамәлгә ашырыла

Бүген Казан Кремлендә «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ белән CNCEC (Кытай милли химик-инжиниринг компаниясе) компаниясе арасында үзара аңлашу турында меморандумга имза салынды. Документка «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм CС7 компаниясе идарәсе рәисе Су Фуцян имза салды.


News 181 - 190 of 805
First | Prev. | 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: 1 2 3 4 5 ... 192 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования