Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Икътисад
24.07.2014 Юлдагы "бөке"дә үтә вакытлар

Түбән Каманың Сүбәләк трассасында узган елда гына да 1148 транспорт авариясе булган. Шәһәрдән промышленность зонасына кадәрге араны үтү өчен, гадәти вакытта 15 минут җитсә, “бөке”ләр аркасында елына бер кешенең 1,5 ай вакыты шундагы чиратта үтә икән. Бу проблемадан котылу өчен, юлларга реконструкция үткәрү зарур. Узган шимбәдә, муниципаль район башлыгы Айдар Метшин рәислегендә уздырылган “генераль совет”та сүз шул хакта барды.

Икътисад
24.07.2014 Түбән Камада тууы икемеңенче сан астында теркәлгән Епишова Ангелинаның исем кушу тантанасы булып узды

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең тантаналар йортында шәһәребездә 2014 нче елда туган икемеңенче сабыйны теркәү тантанасы булып узды. Туу турында 2000 нче сан астында төзелгән актлар язуы Епишова Ангелина Константин кызының тууына карата төзелгән.

Җәмгыять
23.07.2014 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Ана капиталына юбилейлы уникемеңенче сертификат тапшырылды

23нче июль көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең танталар йортында ана гаилә капиталына юбилейлы уникемеңенче сертификатны тапшыру тантанасы булып узды.

Район яңалыклары
23.07.2014 "Нефтехимагропром"ның комбайннар парадында

Әлеге хуҗалыкның комбайнар парадында комбайнчылар үзләре һәм “Нефтехимагропром” директоры Владимир Симанов, аның кул астында эшләүче белгечләр, “Нижнекамскнефтехим” җәмгыяте генераль директорының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Әнәс Миңнәхмәтов, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Нурсил Вәлиев, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мөнир Миңнуллин һ.б. катнаштылар.

Мәгариф
22.07.2014 Татарстанда “Китапка икенче тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе башланды

22 июльдән 22 октябрьгә кадәр Татарстанда “Китапка икенче тормыш бүләк ит” дип аталган хәйрия акциясе уза. Әлеге чара кысаларында һәркем үзендә булган яхшы хәлдәге кызыклы китаплар, дәреслекләрне мәктәп китапханәләренә тапшыра ала.

Җәмгыять
21.07.2014 Түбән Кама Ураза бәйрәменә әзерләнә

28 июль көнне Түбән Кама мөселманнары иң зур бәйрәмнәренең берсе – Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм уңаеннан Түбән Кама шәһәре Үзәк Җәмигъ мәчетендә уздырылачак чаралар.

Җәмгыять
20.07.2014 Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов вафат

Бүген төнлә Казанда 89 нчы яшендә Советлар Союзы Герое Сабир ага Әхтәмов вафат булган. Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме иртәгә, ягъни дүшәмбе 21 июль иртәнге 9.00да ТР буенча ЭЭМның Мәдәният үзәгендә (К.Маркс ур., 26) була.

Җәмгыять
18.07.2014 Татарстанда салкын һәм дымлы һава шартлары көтелә

Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада салкын һәм дымлы булачак. Алмашынучан болытлы һава, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.

Җәмгыять
18.07.2014 Инсаннарның яхшылык үзәге

Түбән Кама мөселманнары һәм татарлары тормышында узган сишәмбедә бик олы вакыйга булды: үзәк мәчет карамагында “Ихсан” үзәге ачылды. Вафат булганнарны соңгы юлга озату үзәген ачу тантанасында, мөселманнар һәм “Ихсан”ны төзешкән җитәкчеләр, эшмәкәрләр белән беррәттән, Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Камил Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм Батыров, Татарстан Дәүләт советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һ.б. катнашты. Тантана башланыр алдыннан муниципаль район башлыгы Айдар Метшин үзе дә “Ихсан”ны карап чыгып, зур бәя бирде.

Җәмгыять
18.07.2014 “Россия-2014” экспедициясе - Татарстанда

Россия иҗтимагый оешмалар активистлары республика башкаласын Варшава белән чагыштырдылар.


News 161 - 170 of 805
First | Prev. | 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: 1 2 3 4 5 ... 192 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования