Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Мәгариф
15.08.2014 1 сентябрьдән Татарстан мәктәпләрендә «Эко-патруль» эшли башлый

2014 елның 1 сентябреннән Татарстан уку йортларында “Мәктәп эко-патруле” дигән конкурс башлана. Чараның максаты – мәктәп балаларын санитар тәртип урнаштыру эшенә җәлеп итү. Аның Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Информатизация һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләгән проекты бүген мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Байлар Сабасында булып узган Август киңәшмәсе пленар утырышында тәкъдим ителде.

Җәмгыять
14.08.2014 Болгар форумына төрки ил галимнәре җыела

14-16 август көннәрендә Казанда һәм Болгарда VI Халыкара Болгар форумы узачак. Форум «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» уңаеннан оештырыла. Быелгы дөньякүләм чара «Төрки дөньяның тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм реставрацияләү» дигән теманы колачлый.

Икътисад
13.08.2014 ТР Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан агитация үткәрү өчен бушлай эфир вакыты бүленә

Хәзерге минутларда Казанда республиканың Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан, 8 партия һәм бер мандатлы округлардан сайланучы 200 дән артык кандидат өчен бушлай эфир вакытын билгеләү буенча җирәбә уздырыла, дип яза "Татар-информ".

Икътисад
13.08.2014 Медведев телләр турындагы закон проектын яңадан карау турындагы тәкъдимне хуплады

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев “Россия халыклары телләре турында”гы законга үзгәрешләр кертү каралган закон проектын өстәмә анализлау ихтыяҗы белән килеште.

Икътисад
13.08.2014 Татарстанда урып-җыю эшләрен 5 нче сентябрьгә тәмамларга ниятлиләр

Татарстан басуларыннан быел 3 мең тонна бөртек суктырып алырга ниятлиләр. Урып-җыю эшләрен исә, 5 нче сентябрьдә төгәлләргә планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов хәбәр итте.

Спорт
13.08.2014 KAMA EURO Racing Team: Бөгелмә шәһәрендә җыелган бүләкләр уңышы.

Узган ял көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә автокросс буенча Россия Чемпионатының чираттагы этабы булып узды. “Кама Евро” командасы пилотлары («Автокросс» яшьләр үзәге каршында) берничә дивизионда күп кенә бүләкләргә лаек булдылар.

Район яңалыклары
12.08.2014 Кулларында кыр корабы штурвалы

Татар газетасын кеше үзе кулына тотып, үзе турында язылганнарны рәхәтләнеп үз телендә укый алырга тиеш дигән фикердә торучылардан мин үзем. Ә шулай да, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, бу урып-җыюга керешелгәннән алып беренче мәртәбә ясалган атналык эш нәтиҗәсе буенча “Прикамский” хуҗалыгы комбайнчысы Александр Копаневка күчмә кубок тапшырылачагын әйткәч, тиз генә юлга җыендым...

Икътисад
12.08.2014 “Бердәм Россия” Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда бюллетеньда беренче булачак

Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясендә җирәбә салып тавыш бирү документында партия исемен һәм эмблемасын урнаштыру урыны билгеләнде, дип яза "Татар-информ".

Икътисад
12.08.2014 Рөстәм Миңнеханов Татарстанда азык-төлек продуктлары бәяләренә мониторинг кертү турында игълан итте

«Бүген безнең өчен иң мөһиме – бәяләрнең артуын һәм кибет киштәләрендә азык-төлекнең юкка чыгуын булдырмау», - диде республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов.

Җәмгыять
11.08.2014 Балаларны сәламәтләндерү сменасының ачылуы

4 август көнне в «Зәңгәр Күл» БСЛнда балаларны сәламәтләндерү сменасының өченчесе ачылды (110 бала.). Шулай ук 9 август көнне «Заря» БСЛнда сменаның дүртенчесе үз эшен башлап җибәрде (200 кеше).


News 121 - 130 of 805
First | Prev. | 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: 1 2 3 4 5 ... 192 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования