Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Икътисад
25.09.2014 Контрактчы буласызмы

Түбән Кама хәрби комиссариаты, Россия оборона министрлыгының Үзәк хәрби оругындагы, Кырым Республикасындагы һәм Севастополь шәһәрендәге хәрби частьларында хезмәт итү өчен, контрактчылар җыя.

Экология
25.09.2014 “Нижнекамскшина” – РФ дә экология буенча иң яхшылар арасында

“Нижнекамскшина” ААҖ “Россиянең 100 иң яхшы предприятиеләре һәм оешмалары” бөтенроссия конкурсында иң яхшы предприятие дип танылган.

Экология
22.09.2014 Рульдәгеләр игътибарына

  22 сентябрь, дөнья күләмендә, автомобильсез көн дип билгеләнгән. Быел ул «Шәһәр – кешеләр өчен, яшәү өчен урын» девизы астында үтә.

Җәмгыять
19.09.2014 Пенсия ник кимегән
 “Сентябрь аенда пенсия акчасын августныкыннан шактый киметеп китерделәр. Базарга барган идем, анда да шул хакта сөйләп тордылар. Янәсе, Украинага ярдәм итеп җибәрү өчен, пенсиядән акча тотып калганнар. Бу чынмы-түгелме? Ни өчен бу айда пенсияне киметкәннәр? Пенсия фондында озак еллар җитәкче булып та эшләгән Тәгъзимә ханым картлар-карчыклар төшенерлек итеп аңлата, шуннан сорап, сәбәбен газетада язып чыгыгыз әле.

Җәмгыять
19.09.2014 Шәһәр көнен билгеләп үттек

Гел эш-мәшәкатьтән генә торган бу дөньяда, яшәү шатлыгын тою өчен, сирәк кенә булса да, бәйрәмнәр дә кирәк икән шул. 14 сентябрьдә, иртән торуга ук, үз-үземә, русчалатып әйткәндә, “установка” биреп куйдым: сайлауга баргач та, кибеткә кергәч тә, трамвайга я автобуска утыргач та, бер генә җитешсезлеккә дә игьтибар итмәскә, газетачы икәнемен онытып, бер генә көн ваемсыз бәхетле булып яшәп карарга! Әллә шул үз-үземне ышандыруым файдасы булды, әллә иртәдән үк шәһәрне үз эченә бөтереп алып кергән күтәренке бәйрәм рухы йокты – подъездан чыгуга ук, күңел төрле яткан яңгыраган дәртле көйләр агымына иярде.

Икътисад
19.09.2014 Рекордлар китабына кердек
15 сентябрьдә Түбән Камага елга буйлап махсус баржа белән 1377,9 тонна авырлыктагы гидрокрекинг реакторын китерделәр. Шушы уңайдан, шәһәребезгә Лондонда чыга торган Гиннесс рекордлар китабының Россиядәге рәсми вәкиле Алексей Свистунов килде. Чөнки моңа кадәр дөньяда әле беркем дә, беркайчан да елга буйлап мондый авыр йөкне алып бармаган.

Икътисад
19.09.2014 Аллаһ йортына - баскыч

Гагарин урамында төзелә торган мәчетнең ишегалдын төзекләндерү эше бара. Җәй дәвамында җәяүлеләр йөри торган юлларга 600 кв. метрга якын брусчатка җәелде, газоннарның бер өлешенә үлән чәчелде, мәчет бинасының тирә-ягына, нигезгә су кермәслек итеп, асфальт түшәлде һәм бордюрлар урнаштырылды. Бүген урамнан мәчеткә керү урыннарында баскычлар көйләнелә. Баскычларның нигезе һәм ян-яклары инде арматурлы бетон белән ясалган. Зәвыклы итү максатыннан, бетонны махсус плитә белән тышларга керешелде. 

Җәмгыять
19.09.2014 Бердәмлек үзенең көчен күрсәтте

Дүшәмбе иртәсендә, эшкә киткәнче телевизорны ачтым. Үземә дә өч сайлауда территориаль округ сайлау комиссиясе секретаре булырга туры килгән иде. Чир китәр, гадәт калыр, дигәндәй, сайлау нәтиҗәсенә битараф була алмыйм.

Икътисад
12.09.2014 Кандидатларның табышлары күпме

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның узган елгы табышлары һәм булган мөлкәтләре (анда җир участоклары, торак йортлар, квартирлар, дачалар, гаражлар һ.б. күчемсез милек, шулай ук, транспорт чаралары керә) турындагы мәгълүматлар, закон нигезендә, сайлауга кадәр матбугатта игълан ителергә тиеш. Кандидатлар үзләре биргән бу мәгълүматларны безнең редакциягә шәһәр һәм район территориаль сайлау комиссияләреннән җибәрделәр.

Икътисад
12.09.2014 Барыбыз да - сайлауга

Барыбыз да – сайлауга!

14 сентябрьдә, ягъни бу атнаның якшәмбесендә, Татарстан Республикасы дәүләт советына депутатлар сайлау үткәрелә.


News 91 - 100 of 805
First | Prev. | 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: Prev. 1 ... 173 174 175 176 177 ... 192 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования