Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Мәгариф
Бүген 2 меңнән артык педагог “яшел” педсоветта катнашачак.

Бүген 2 меңнән артык педагог “яшел” педсоветта катнашачак. Бүген Түбән Каманың Уратма авылыннан ерак түгел урнашкан урман аланында мәгариф эшчеләре спорт-мәдәни бәйрәмнәре оештырыла, анда 2 меңнән артык педагог катнашачак.

Җәмгыять
Түбән Камада җәйге сәламәтләндерү лагерьларын тикшерү башланды.

Бүген Түбән Кама муниципаль районында җәйге сәламәтләндерү лагерьларын тикшерү эшләре башланды. Бу атнада составына төрле инстанцияләр белгечләре һәм муниципаль хакимият вәкилләре кергән махсус комиссия әгъзәлары җәйге айларда Түбән Кама укучыларын кабул итәчәк бөтен ял итү лагерьларын тикшереп чыгачак. Бу җәйдә Түбән Кама районында балалар 42 мәктәп яны лагерында (28 – шәһәрдә, 14 – районда), 6 стационар һәм 3 палаткалы лагерьларда ял итеп сәламәтлекләрен ныгыта алачаклар.

Җәмгыять
Авыр хәлле гаиләләрдән булган балаларның җәйге ялларын Түбән Каманың социаль үзәкләре кайгыртачак.

Авыр хәлле гаиләләрдән булган балаларның җәйге ялларын Түбән Каманың социаль үзәкләре кайгыртачак. Түбән Кама муниципаль районында социаль көчсез гаиләдән булган балаларның җәйге каникуллардагы тулы ялларын һәм эш белән тәэмин ителгәннәрен оештыру максаты куелды. Бу сорауны хәл итүдә “Веста” һәм “Балкыш” социаль үзәкләре зур рольне башкара. Шулай итеп “Веста” гаилә һәм балаларга ярдәм итү үзәге күп балалы, фәкыйрь һәм авыр хәлле гаиләдән булган балаларга булышачак.

Иминлек
“Пропагандист буласым килә, юл куркынычсызлыгын өйрәтәм сезгә” иҗади бәйгесендә Түбән Кама агитбригадасы Татарстан Республикасында иң алдынгы булды.

“Пропагандист буласым килә, юл куркынычсызлыгын өйрәтәм сезгә” иҗади бәйгесендә Түбән Кама агитбригадасы Татарстан Республикасында иң алдынгы булды. Түбән Каманың юл хәрәкәте яшь инспекторлары командасы “Куркынычсыз тәгәрмәч” республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча иң яхшы 10 команда арасына керде.

Түбән Кама районында рәсми кәгазьләр белән эш итүчеләр семинары узды.

Түбән Кама районында рәсми кәгазьләр белән эш итүчеләр семинары узды. Кызыл Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты нигезендә “Канцелярия эшләрен алып бару. Гражданлык хәләте актларын теркәү буенча вәкаләтләрне башкару. Архив эше” семинары узды.

Сәламәтлек саклау
Түбән Каманың күппрофильле хастаханәсендә коррупциягә каршы комиссия ачылды.

Түбән Кама шәһәренең куп профильле үзәк хастаханәсендә коррупциягә каршы чараларның тормышка ашырылу комиссиясе алып барыла. Хәзерге вакытта белгечләр коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру программасы өстендә эшлиләр. Комиссиянең эше буенча тәгъдимнәр, “Түбән Каманың күп профильле район хастаханәсе” автономияле дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесендәге коррупция фактлары турында ышаныч телфоны аша җиткерә аласыз: (8555) 24-32-02, шулай ук “Түбән Каманың күп профильле район хастаханәсе” автономияле дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесенең сайты ncrmb.ru. кунак китабында.

Җәмгыять
Түбән Камага Изге Великомученик Пантелеимонның санаклары килә

Түбән Камалылар православия күргәзмәсендә Изге Великомученик һәм дәвалаучы Пантелеимонның санаклары өлешләре белән бергә могҗизалы иконасын тотып карый алалар. Бу храм иконасы 1882 елда Афон Изге Тавында урнашкан Изге Великомученик һәм Дәвалаучы Пантелеимонның рус монастырендә язылды һәм яктыртылды.

Рәсми
Түбән Кама шәһәре Территориаль сайлау комиссиясе рәисе сайлауларны әзерләү һәм үткәрүдә вөҗданлы хезмәте өчен бүләкләнде.

Түбән Кама шәһәре Территорриаль сайлау комиссиясе рәисе салауларны әзерләү һәм үткәрүдә вөҗданлы хезмәте өчен бүләкләнде. Бүген Киңәшмәләр Йортында узган һәратналык планеркасында Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, Түбән Кама шәһәре Мэры Айдар Метшин шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе Нина Сытинага Россия Федерациясе үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров исеменнән бүләк тапшырды.

Рәсми
Бүген “Шина” заводының беренче директоры Николай Зеленов юбилеен билгели

Бүген “Шина” заводының беренче директоры Николай Зеленов юбилеен билгели.Түбән Кама шиналар заводының беренче директоры, “Шина” ААҖ директорлар Советы рәисе киңәшчесе, РСФСРның атказанган химигы, ТАССРның атказанган химигы, Түбән Кама шәһәренең Почетлы гражданины Зеленов Николайга 80 яшь. Зеленов Николай Александрович 1932 елның 28 маенда Горький өлкәсенең Лысково шәһәрендә дөньяга килә. 1956 елда “Резина технологиясе” белгечлеге буенча Мәскәүнең химик технологияләр институтын тәмамлый. 1971 елда нефть һәм химия сәнәгате минстрының боерыгы белән төзелеп килүче Түбән Кама “Шина” заводына директор итеп сайлана.

Икътисад
“ТАНЕКО” белән “ТАИФ-НК” авыр калдыкларны эшкәртүдә көчләрен берләштерәчәкләр.

“ТАНЕКО” белән “ТАИФ-НК” авыр калдыкларны эшкәртүдә көчләрен берләштерәчәкләр. Түбән Каманың нефть эшкәртүче “ТАИФ-НК” һәм “ТАНЕКО” ачык акционерлык җәмгыятьләре арасындагы чимал агымнарын оптимизацияләү буенча “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ директоры Рафинат Яруллин “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖның яңа составтагы директорлар Советы утырышында тәкъдимнәрен әйтте, бу җыелыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов вәкиллеге астында узды. Монда елына 1 млн. авыр вакуумлы газойль, сероводородның артып китүе турында сүз алып барылды. Рөстәм Миңнеханов тәкъдимнәрне куәтләп, нефть эшкәртүче ике завод , бигрәк тә экологиягә килеп терәлгән вакытта, бер- берсе белән дус булырга тиеш дип белдерде. Моның буенча эшчеләр командасы булдырылачак.


News 791 - 800 of 805
First | Prev. | 71 72 73 74 75 76 77 78 79 80 81 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: Prev. 1 ... 67 68 69 70 71 ... 192 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования