Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Түбән Каманың “Кама” командасы Татарстан чемпионы булды.

Республикада 2001-2002 елда туган кече яшьтәге балалар төркемнәре арасында футбол буенча “Күн туп” призына ярышлар тәмамланды, ярышлар Әгерҗедә 13 нче июньнән 15 нче июньгә кадәр барды. “Күн туп” Бөтенрәсәй ярышларының Иделбуе федераль округында киләсе этапта катнашу өчен 12 команда көч сынашты.

“ТАНЕКО”га яңа гендиректор тәкъдим ителде.

2011 нче елның ноябрендә “Татнефть” эксплуатациягә тапшырган Түбән Кама нефть эшкәртү заводы -“ТАНЕКО” ААҖен «Казаньоргсинтез» ААҖе генераль директоры 56 яшьлек Леонид Алехин җитәкләде. Бүген аны «Татнефть” компаниясе генераль директоры урынбасары, “ТАНЕКО” ААҖ директорлар Советы рәисе Наил Маганов оешманың идарә аппаратына тәкъдим итте.

Җәмгыять
Түбән Камада балалар өчен “Әкияттә кунакта” әкияти терапевтик шөгыль уздырылды.

3 нче микрорайонда яшәүче балалар өчен Түбән Каманың “Эйдос” үзәге психологлары уздырган чара шулай дип атала иде. Үзәк белгечләре оештырган “Әкияттә кунакта” әкияти терапевтик шөгыленең максаты - балаларның иҗади сәләтен үстерү, аларны курку һәм борчуларын җиңәргә өйрәтү. Психологлар фикеренчә, әкият - гаять зур тәҗрибә банкы, аның белән балалар, уңышлы булу өчен, төрле тормыш ситуацияләрендә куллана ала. Шөгыль вакытында балалар әкият уйлап чыгарып һәм сөйләп кенә калмады, ә үзләре шул әкият герое булып, аларның тормышлары белән яшәргә тырышты.

Торак-коммуналь хуҗалыгы
Түбән Камада 170 лифт төзәтеләчәк.

Капиталь ремонт федераль программасы кысаларында быел Түбән Камада 170 лифт төзәтеләчәк һәм яңага алыштырылачак. 1 лифтны төзәтү якынча 1,5 млн. сумга төшә. Эшне югары квалификацияле белгечләр башкарачак, шул исәптән башка шәһәрләрдән килгән монтажчылар да. Лифтларны төзәтү һәм яңага алыштыру буенча барлык эшләр дә көзгә тәмамланыр дип планлаштырыла. Аларны куркынычсызлык буенча сынаганнан соң гына куллануга тапшырачаклар.

Җәмгыять
Түбән Камада беренче тапкыр православие күргәзмә-ярминкәсе ачылды

Түбән Кама тарихында беренче тапкыр игълан ителгән православие мәдәнияте айлыгы муниципаль районда күргәзмә-ярминкә белән тәмамлана. Православие ярминкәсен ачу тантанасы бүген сәгать 12.00 “Нефтехимик” боз сарае фойесында булды. Протоиерей Иоанн Бухенко бу күргәзмә аша бүгенге православиенең байлыкларын күрү мөмкинлеге барлыгын әйтте. Иоанн атакай барлык катнашучыларны тәбрикләде, барысына да бәхет, иминлек теләде.

Түбән Камада күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү мәсьәләсен хәл иттеләр.

Бүген Түбән Кама муниципаль районы Советының XVI сессиясе булып узды. Сессиядә депутатлар тарафыннан каралган төп сорауларның берсе – өч яки аннан да күбрәк балалары булган гражданнарга бушлай җир участоклары бирү.

Спорт
Түбән Кама Сабантуеның абсолют батыры булып күптапкырлар Татарстан чемпионы булган Марат Мөхәмәтҗанов калды.

Түбән Камада җәйнең төп милли бәйрәме булган Сабантуй гөрләп узды. Унар меңләгән түбәнкамалы һәм шәһәребез кунаклары республиканың иң күркәм бәйрәмен тамаша кылдылар. Шәһәрнең иҗат коллективлары катнашында театральләштерелгән хореографик пролог, бай концерт программасы, спорт ярышлары, ат чабышы – болар барысы да сабан бәйрәменең гадәти бер өлеше.

Александр Розенбаум барлык түбәнкамалыларга бәхет, сәламәтлек, уңышлар теләде.

Александр Розенбаум: «Түбән Кама Сабан туе үзенең грандиозлыгы белән шаккатырды» Бүген Рәсәй Федерациясенең атказанган артисты Александр Розенбаумны хөрмәтле кунак сыйфатында Түбән Кама Сабан туенда кабул иттеләр. Александр Яковлевичка Түбән Кама мәйданын күрсәттеләр. Ул милли ишегалларын, Түбән Кама предприятиеләренең мәйданчыкларын карап үтте, балалар мәйданында булды, анда хөрмәтле кунаклар өчен балалар үзләренең музыкаль чыгышларын күрсәттеләр.

Җәмгыять
Төзәтү эшләре сәбәпле Түбән Камада 5 телеканал һәм 3 радиостанция эшләрен туктатачак.

Төзәтү эшләре сәбәпле Түбән Камада 5 телеканал һәм 3 радиостанция эшләрен туктатачак. Татарстан Республикасы буенча элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм масса коммуникацияләре өлкәсендә күзәтү Федераль хезмәте идарәсе Түбән Каманың телевизор караучыларын һәм радио тыңлаучыларын кисәтә: 4 июньнән 7 июньгә тикле 8.00 – 16.00 сәгатьләрдә телевизион һәм радио эфирларының сүндерелүе планлаштырылган.

Спорт
“Нефтехимик” Футбол милли лигасына чыкты.

“Нефтехимик” Футбол милли лигасына чыкты. “Урал-Иделбуе” зонасы икенче дивизионының 38нче туры кысаларында “Нефтехимик” “Тюмень” командасын 2:0 исәбе белән җиңде. Шулай итеп беренчелек ахырына тикле бер тур кала “Нефтехимик” командасы беренче урынны үзенә алды һәм киләсе сезонда Футбол милли лигасында уйнаячак. Нефтехимик (Түбән Кама) – Тюмень (Төмән) – 2:0. Голларны кертүчеләр: Дзахов, 31 (1:0), Джалилов, 77 (2:0).


News 781 - 790 of 805
First | Prev. | 71 72 73 74 75 76 77 78 79 80 81 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: Prev. 1 ... 67 68 69 70 71 ... 192 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования