Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Спорт
Түбән Кама “Нефтехимигы” һәм Хабаровск “СКА-Энергиясе” арасында ФМЛ матчында уен бер якның да отмавы белән тәмамланды.

Түбән Кама “Нефтехимигы” һәм Хабаровск “СКА-Энергиясе” Футбол милли лигасы беренчелегенең икенче туры матчыннан тынычлык белән таралыштылар. Үз өйләрендә “Нефтехимик” стадионында булган очрашу 1:1 исәбе белән төгәлләнде.

Район яңалыклары
Түбән Кама районында беренче авыл пляжы ачтылар.

Болгар авылы халкы өчен бу чын мәгънәсендә бүләк булды. Аларның авыл җирлеге территориясендә депутатлар һәм җирле кертемнәр ярдәмендә төзелгән беренче авыл пляжы ачтылар. Төзекләндерелгән, уңайлыклары булдырылган ял зонасы җирле күл ярында булдырылды.

Җәмгыять
Кубаньда су басудан зыян күрүчеләр өчен гуманитар ярдәм кабул итү төгәлләнә.

Атна дәвамында Түбән Камада өч ярдәм кабул итү пункты эшләде, анда теләге булган һәр кеше Краснодар краенда зыян күрүчеләр өчен кирәк-яраклар һәм ашамлыклар алып килә алды. Пунктлар “Веста” һәм “Милосердие” социаль үзәкләрендә ачылган иде, шулай ук зур күләмле әйберләр өчен Түбән Кама коммерция үзәге территориясендә склад бинасы бүленеп бирелде. Бүгенге көнгә түбәнкамалылар 1 миллион сумнан артыграк күләмдә ярдәм күрсәттеләр.

Район яңалыклары
Түбән Кама районында Изге Петр һәм Павел Көннәрен билгеләп үттеләр.

13еннән 15нче июльгә кадәр Түбән Кама муниципаль районы авылларында изге апостоллар Петр һәм Павел Көне - “Питрауга” багышланган бәйрәм чаралары булып узды. Питрау көнендә гадәт буенча чиркәүләрдә бәйрәм хезмәте башкарыла, алар, милли уеннар һәм спорт ярышлары оештырылып, халыкның җырлы, биюле күңел ачу чаралары белән дәвам итә.

Спорт
Түбәнкамалы Алсу Мортазина Рәсәй Кубогы җиңүчесе булды.

Бөтен Рәсәй буйлап “спорт патшабикәсе” вәкилләре Мәскәү өлкәсе шәһәре Еринода җыелдылар. Җиңел атлетика буенча Рәсәй Кубогы “Подолье” футбол клубы стадионында үтте. Түбән Каманы “Нефтехимик” СК спортчылары тәкъдим итте.

Рәсми
Түбән Кама легендар рәссам белән хушлашты.

Бүген Түбән Кама шәһәрнең Почетлы кешесе, Русия рәссамнар берлеге әгъзасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык рәссамы, сынчы Әхсән Сәрим улы Фәтхетдинов белән хушлашты.

Спорт
Түбән Кама “Нефтехимигы” бүген Хабаровск “СКА-Энергиясе” белән уйнаячак.

Түбән Кама “Нефтехимик” футбол клубы бүген ФМЛ Рәсәй Беренчелеге кысаларында өйләрендә уен уйнаячак. Түбәнкамалыларның көндәше - “СКА-Энергия” Хабаровск клубы футболчылары. Уен Түбән Каманың иң зур стадионнарыннан берсе- “Нефтехимик”та булачак, ул өч мең кеше сыйдырышлы.

Район яңалыклары
Түбән Камада яңа урамнар булачак.

Кичә Түбән Кама шәһәр Советы сессиясе барышында депутаталар караган сорауларның берсе - Түбән Кама шәһәре урамнарына исемнәр бирү. Түбән Каманың көньяк-көнчыгыш өлешендә яңа оешып килүче урамнарга исемнәр бирергә тәкъдим иттеләр.

Җәмгыять
Түбән Кама депутатлары Түбән Кама муниципаль районында гаилә ялы концепциясен эшләүгә керешәчәк.

Яңа концепция 2013 елның 1 гыйнварына кадәр чыгарга тиеш. Шәһәрлеләрнең гаилә ялын оештыруга комплекслы якын килү, аның яңа формаларын үстерү, инвистицияләрне бу тармакка тарту буенча өстәмә чаралар турында соңгы Түбән Кама шәһәр Советы сессиясендә сүз булды. Түбән Кама шәһәре Мэры урынбасары Эльвира Долотказина сүзләренчә, гаилә ялын оештыру – бу гаиләләрне яклау өлкәсендә иң мөһим юнәлешнең берсе.

Спорт
Түбән Кама боксчысы XXVII Халыкара турнирда җиңде.

Түбән Каманың Яшьләр эшләре һәм спорт буенча идарәсе спорт мәктәбе боксчылары халыкара турнирдан җиңү белән кайтты. Мәктәптә тәрбияләнүче Алмаз Галиуллин I урын алды.


News 721 - 730 of 805
First | Prev. | 68 69 70 71 72 73 74 75 76 77 78 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: Prev. 1 ... 67 68 69 70 71 ... 192 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования