Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Икътисад
25.11.2014 Террорчылык - куркыныч көч

Террорчылык – кешелек өчен иң куркыныч һәм җимергеч көч. Террорчылар кемнәр, аларның максатлары нинди? Кешеләрнең корбан булуы кемгә файдалы? Көч идеологлары тозагына кемнәр эләгә? Террорчылык сугышларыннан безне кем саклар?.. Эксклюзив әңгәмәләр. 

Икътисад
25.11.2014 Никанор истәлегенә...

Түбән Кама эчке эшләр идарәсе начальнигы полиция полковнигы Айрат Садыйков фестивальдә катнашучыларга участковый Шестаковның гаделлеге, хокук тәртибен саклаудагы фидакарьлеге, 34 яшендә һәлак булганнан соң, «За мужество» ордены белән бүләкләнүе хакында сөйләгәннән соң, ярышта катнашучыларга уңышлар теләде.

Икътисад
25.11.2014 Сорауларыгыз булса...

Әгәр дә сезгә юристка һәм суд приставына мөрәҗәгать итәргә кирәк икән, пәнҗешәмбе көнне, ягъни 27 ноябрьдә федераль инспекторның җәмәгать кабул итү бүлмәсенә (Актүбә урамы, 6нчы йорт, 111нче кабинет) килә аласыз.

Икътисад
21.11.2014 Барысы да - сезнең өчен

“Туган як”ка 2015 елның баштагы 6 аена язылучылар арасында декабрь азагында уйнатылачак лотереягә призлар җыю дәвам итә. Шәхси эшмәкәр Динар Нәбиуллин телевизор өчен приставкалар, радиолгыч бирде. Димәк, юрганнар, сәгатьләр, cавыт-саба һ.б. белән беррәттән, берсе-берсе мең ярымнан кыйммәтрәк булган шул приставкалар да уйнатылачак. Призлар фондын тулыландыру дәвам итә. Эшмәкәр яки хәлле кеше булсагыз, һич тә читенсенеп тормагыз, энә дә бүләк, дөя дә бүләк, диләр. Дөя китерсәгез дә, отыш уенына кадәр асрап торыр урын табарбыз.

Икътисад
21.11.2014 Өйнең яме - әни белән

30 ноябрь- әниләр көне. Шул уңайдан барлык әниләрне котлап, аларга саулык-сәламәтлек телибез. Йокысыз төннәр, борчу-мәшәкатьләр белән үстергән йөрәк парәләрегез сезгә ныклы терәк булсын, йөзегезгә беркайчан кызыллык китермәсен.

Мәгариф
31.10.2014 Татарстан белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең объектив системасын эшләү буенча сынау төбәге булачак

"Без ТР Президенты белән республика белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең объектив системасын эшләү буенча сынау төбәге булачак дип килештек. Без төп мәктәптән (5-8нче сыйныфлар - Т-И искәрмәсе ) башлыйбыз. Бу безнең өчен яңалык түгел - элек контрль министрлык эшләре бар иде, алар нәтиҗәсе буенча белем дәрәҗәсе бәяләнде һәм системаны камилләштерү буенча идарә карарлары кабул ителде", - диде Кравцов журналистларга.

Мәгариф
31.10.2014 Түбән Камада кадет мәктәпләрендә укыту-тәрбия процессын камилләштерү мәсьәләләре хакында фикер алышачаклар

Идел буе федераль округы башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре һәм кадет корпуслары директорлары укыту-тәрбия процессын камилләштерү, федераль дәүләт стандартларын кертү шартларында кадет мәктәпләре педагогик хезмәткәрләренең компетентлыгы дәрәҗәсен арттыру мәсьәләләре хакында фикер алышачак.

Мәгариф
31.10.2014 2015 елда Россиядә мәгариф өлкәсенә 3,3 триллион сум акча тотылачак

"Быел муниципаль, федераль, төбәк дәрәҗәләрендәге белем бирү өлкәсенә чыгымнар беренче тапкыр 3 триллион сумнан артып китте. Ә киләсе елда 3 триллион 300 миллиард сум булыр дип фаразлыйбыз. Бу, һичшиксез, Хөкүмәтебез өчен дә, җәмгыять өчен дә белем бирү тармагының өстенлекле булуын күрсәтә", - дип Ливанов сүзләрен китерә "Российская газета".

Икътисад
31.10.2014 Түбән Камада «Минем туган төбәгем» Бөтенрәсәй проекты кысаларында узган бәйгеләрнең нәтиҗәләрен игълан иттеләр

Агымдагы елның 28 октябренда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә “Минем туган төбәгем” Бөтенрәсәй проекты кысаларында үткәрелгән муниципаль бәйгеләрнең нәтиҗәләрен игълан итү һәм җиңүчеләрне котлау тантанасы булып узды.  

Икътисад
30.10.2014 Вакыйга турында фото 2015 нче елга ТР бюджеты проекты беренче укылышта кабул ителде

Киләсе 2015 нче елга Татарстан Республикасы бюджеты проекты социаль юнәлешкә йөз тотачак, бу өлкәгә игътибар хәтта берникадәр көчәйтелә дә. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының өченче утырышында билгеләп үтелде. Депутатлар "2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында"гы 1-5 номерлы ТР Законы проектын беренче укылышта карады. 


News 1 - 10 of 805
First | Prev. | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: Prev. 1 ... 87 88 89 90 91 ... 192 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования