Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Район яңалыклары
29.07.2014 Татарстанда 306,3 мең т бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган

Татарстанда 306,3 мең т бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган, ТР буенча уртача уңыш - 23,6 ц/га. Үткән елда бу чорга 610,6 мең т икмәк җыелган, уртача уңыш 20,1 ц/га булган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Мәгариф
29.07.2014 Бөтенроссия "Мәктәп ярминкәсе - 2014" узачак

Яр Чаллыда 1-17 август көннәрендә Бөтенроссия “Мәктәп ярминкәсе- 2014" узачак. Күргәзмә-ярминкә балалар һәм яшүсмерләр иҗат сараенда һәр көнне 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Җәмгыять
29.07.2014 Татарстанның инновацион үсеше югары бәяләнде

Инновацияләр һәм мәгълүмати технологияләр үсешенең милли Ассоциациясе тарафыннан төзелгән рейтингта республикабыз өченче урынны алып тора.

Икътисад
29.07.2014 Рөстәм Миңнеханов кабат төбәкләр башлыклары рейтингы өчлегендә

Константин Костинның гражданлык җәмгыятен үстерү Фонды экспертлар төркеме ярдәме белән төбәк башлыкларының дүртенче интеграль рейтингын (ФоРГО) әзерләгән. 14 нче сентябрьдә сайлауларга барачак 30 губернатордан җидесендә рейтинг тискәре динамиканы күрсәткән, дип яза бүген “Известия”.

28.07.2014 Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көне уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

Хөрмәтле татарстанлылар! 28 июльдә истәлекле дата – Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көне билгеләп үтелә. 988 елда булган әлеге әһәмиятле тарихи вакыйга иҗтимагый, рухи һәм мәдәни үсешкә көчле йогынты ясады, Россия дәүләтчелеген ныгытуга ярдәм итте.

Икътисад
28.07.2014 Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!

Кадерле дуслар!
Ураза тоту, тәкъвалык, шәфкатьлелек, рухи яңарыш һәм ныклык, якыннарың турында кайгырту кебек асыл сыйфатларны үзенә җыйган изге рамазан аеның тәмамлануы чагылышы булган Ураза бәйрәме уңаеннан барлык мөселманнарны чын күңелдән котлыйм.

Икътисад
27.07.2014 Бисмилләхир-рахманир рахим!

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мөбарәк Ураза гаете белән котлыйм!

Икътисад
27.07.2014 Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Ураза бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына МӨРӘҖӘГАТЕ
Мөхтәрәм татарстанлылар! Кадерле ватандашлар!
Сезне чын йөрәктән Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Рамазан – бар игътибар һәм мәшәкать җаныбызны камилләштерүгә һәм иманыбызны ныгытуга юнәлтелгән, якыннарыбызга һәм мохтаҗларга ярдәм итү теләге аеруча чиста вакыт.

Җәмгыять
25.07.2014 Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре “Татарстан Республикасының тыл геройлары” дигән Хәтер китабына керәчәк мәгълүматларны тулыландыру буенча актив эшкә кереште

Түбән Кама мунициапаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында фидакарь хезмәт өчен” дигән медаль белән бүләкләнгән гражданнарның списокларын тикшерү һәм тулыландыру буенча актив эшкә кереште.

Җәмгыять
25.07.2014 Беренче мөселман онлайн-фестивале Казанда узачак

Мөселман яшьләре берлеге Татарстан Диния нәзарәте ярдәме белән Мөселман онлайн-фестивале уздыра.


News 151 - 160 of 805
First | Prev. | 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: Prev. 1 ... 118 119 120 121 122 ... 192 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования