Вернуться к обычному виду

Чыгышлар

Хөрмәтле “Горэлектротранспорт”предприятиесе хезмәткәрләре!

45 ел дәвамында “Горэлектротранспорт” дәүләт унитар предприятиесе Түбән Каманың транспорт системасы үсешенә hәм тотрыклы эшләвенә зур өлеш кертә. Шәhәрнең яшьтәше булып торган Түбән Кама трамвае аның биографиясенең аерылгысыз бер өлеше. Бүгенге тормышыбызны трамвайдан башка күз алдына китерүе кыен. Трамвай юллары шәһәрнең зур өлешен - ял итү урыннары һәм торак микрорайоннарын промышленность предприятиеләре белән өзелмәс боҗра итеп тоташтырды. Ә трамвай үзе буыннарны бәйләү символына әверелде. Трамвай депосы бүгенге тормыш белән бер аякка атлый, шул рәвешле алдынгы транспорт предприятиесенә әйләнде. Предприятие уңышлары бөтен республикага таныш, аларның алдынгы эш тәҗрибәсен Россиянең күп кенә регионнарында өйрәнәләр, кулланалар.

“Горэлектротранспорт” хезмәткәрләре hәм ветераннары, юбилеегыз белән котлыйм. Хезмәт уңышлары сезгә һәрчак юлдаш булсын!

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәhәре мэры Айдар Метшин.

Чыганак: http://e-nizhnekamsk.ru/uprava/glava/vistuplen.php

Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты

Архив:

Өлкәннәр көне белән котлау

Шәhәр hәм Республика көне белән котлау

Халыкара хатын-кызлар көне белән котлау

Ватанны яклаучылар көне белән котлау

Яңа ел бәйрәме белән котлау

 
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования