Вернуться к обычному виду

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы

glava_240x360.jpgАйдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Рәис улы Метшин Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының вәкаләтле органы тарафыннан 2006 елның 2 декабрендә сайланды.

Айдар Рәис улы Метшин 1963 елда Түбән Кама шәhәрендә туган.

Хезмәт биографиясе 1980 елда башлана.

Казан химия-технология институтын hәм Казан дәүләт университетын тәмамлый.

1999 елда Татарстан Республикасы Түбән Кама халык депутатларының берләшкән Советына депутат булып сайлана. 2000 елда Түбән Кама нефть эшкәртү заводына (НПЗ) административ директор булып чакырыла.

2005 елда Мәскәүнең Хезмәт hәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр академиясендә “эшлекле администрация мастеры” квалификациясе буенча белем ала (МВА).

2006 елда Түбән Кама муниципаль районы Советы рәисе hәм “Түбән Кама муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгы итеп сайлана.

2008 елда шәhәр Советы депутаты hәм Түбән Кама шәhәре мэры (башлыгы) итеп сайлана.

Өйләнгән, ике баласы бар.

Спорт белән шөгыльләнә, футбол уйный, музыка белән кызыксына.

Айдар Рәис улының социаль челтәрләрдә үз бите юк, чөнки ул анда теркәлмәгән.

Вазифасы: Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәhәре мэры.

Телефон: (88555) 42-43-00

 
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования