Вернуться к обычному виду

Район җитәкчелеге

Татарстан Республикасы “Түбән Кама муниципаль районы” муниципаль берәмлеге үзидарә органының сайлана торган, коллегиаль җирле вәкиле булып тора. Район советы 34 депутаттан тора.

Район Советы составына билгеләнгән депутатлар санының өчтән ике өлешеннән күбрәк өлеше сайланганда район Советы эшләргә хокуклы.

Район Советы составына вазифалары буенча районга кергән авыллар башлыклары авыл җирлегеннән сайланган депутатлар керә.

Район Советы вәкаләтләре срогы – 5 ел.

Түбән Кама муниципаль районы “Россия Федерациясендә җирле үзидарә төзүнең оештыруының гомум принциплары турында” hәм “Татарстан Республикасында җирле үзидарәләр турында”гы законнары нигезендә 2005 елның 31 гыйнварында оеша.

Муниципаль берәмлекнең рәсми исеме – Татарстан Республикасы “Түбән Кама муниципаль районы” муниципаль берәмлеге, кыскартылган исеме – Түбән Кама муниципаль районы.

Район территориясе составына берничә муниципаль берәмлек керә: шәhәр җирлекләре – Түбән Кама шәhәре, шәhәр тибындагы “Кама Аланы” hәм 15 авыл җирлекләре – Афанас, Елантау, Каенлы, Кармалы, Кызыл Чапчак, Кызыл Чишмә, Майскогорск, Макаровка, Түбән Уратма, Прости, Сосновка, Иске Чишмә, Сухрау, Ширәмәт, Шәңгәлче.

Түбән Кама муниципаль районының үзәге – Түбән Кама шәhәре.

Район чикләре Татарстан Республикасының 2005 елның 31 гыйнварында дөнья күргән “Түбән Кама муниципаль районы” hәм аның составына кергән муниципаль берәмлекләрнең чикләрен hәм статусын билгеләү турында”гы 31-ЗРТ санлы закон буенча билгеләнә.

 

 
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования