Вернуться к обычному виду

Шәhәр җитәкчелеге

Түбән Кама шәhәре вәкиллек органының рәсми атамасы – Түбән Кама шәhәре Советы. Шәhәр Советы үзидарә органының сайланыла торган, коллегиаль җирле вәкиле булып тора.

Шәhәр Советы муниципаль сайлауларда сайланыла торган 26 депутаттан тора.

13 депутат мандаты сайлау берләшмәләре тәкъдим иткән кандидатлар исемлекләре арасында билгеләнә.

Шәhәр Советының 13 депутаты бер мандатлы сайлау округларында сайлана.

Шәhәр Советы депутатларын сайлау буенча бердәм сайлау округына Түбән Кама шәhәре муниципаль берәмлегенең барлык территориясе керә.

Шәhәр Советы вәкаләтләре срогы – 5 ел.

Татарстан Республикасы, Түбән Кама муниципаль районы муниципаль берәмлегенең Түбән Кама шәhәренә шәhәр җирлеге статусы бирелгән.

Татарстан Республикасы, Түбән Кама муниципаль районының Түбән Кама шәhәре “Түбән Кама муниципаль районы” муниципаль берәмлеге составына керә hәм Татарстан Республикасы “Түбән Кама муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең административ үзәге булып тора.

Түбән Кама шәhәре чикләре hәм аның статусы Татарстан Республикасының 2005 елның 31 гыйнварында дөнья күргән “Түбән Кама муниципаль районы” hәм аның составына кергән муниципаль берәмлекләрнең чикләрен hәм статусын билгеләү турында”гы 31-ЗРТ санлы законы белән билгеләнгән.

 

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования