Вернуться к обычному виду

Транспорт

Түбән Кама муниципаль районында 8 трамвай маршруты, 14 шәһәр автобусы маршруты, 18 шәһәрара, 7 төбәкара, 25 шәһәряны (бакчаларга 15 маршрутны кертеп) һәм сәнәгать зонасына 13 махсус автобус маршруты йөри.

2012 ел шәһәр пассажир автотранспорт предприятиеләре тарафыннан 54,9 млн. кеше йөртелгән, шулар арасында трамвайда – 14,7млн., автобусларда – 40,2 млн. кеше.

Пассажир автотранспорт предприятиеләренең автобус паркында 465 берәмлек транспорт, шәһәр электр транспортында 67 трамвай вагоны исәпләнелә. 2012 елда өстәмә 15 берәмлек автобус сатып алынган.

Халыкка социаль ярдәм күрсәтү кысаларында 2012 елның җәй чорында бакчаларга 15 шәһәряны автобус маршруты ачыла. Түбәнкамалыларны бакчаларга «Түбән Кама ПАТП» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте автобуслары ташый. 2012 елдан башлап, электрон социаль юл билетын күрсәткән очракта, барлык льготалар да гамәлдә.

2012 елда пассажирларны шәһәргә һәм районга ташу өчен 32,9 млн. сумнан артык керемле 28 шартнамә һәм килешү төзелгән.














 
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования