Вернуться к обычному виду

Сәүдә

2013 елның 1 гыйнварына Түбән Кама муниципаль районында 676 стационар сәүдә объекты хезмәт күрсәтә. Шулай ук, әзләп сату буенча шәһәрдә төрледән-төрле сәүдә формалары эшли.

Предприятиеләрнең сәүдә мәйданы - 200 мең кв.м артык.

2012 елда 25200 кв.м сәүдә үзәге һәм кибетләр мәйданы гамәлгә тапшырылган.

Быел Түбән Каманың иң зур сәүдә үзәге - 15000 кв.м артык мәйданлы заманча сәүдәнең барлык стандартларына һәм нормаларына туры килгән «Магнит-семейный» гипермаркеты ачылган.

Сәүдә өлкәсендә 8200 якын кеше эшли, аларның уртача хезмәт хакы 12000 сум тәшкил итә.

Бүгенге көндә Түбән Кама муниципаль районында 245 җәмәгать питаниясе ноктасы эшли. Аларның саны елдан-ел арта бара. Ауропа кухнясыннан тыш Түбән Камада суши-барлар, мөселман кафелары, милли ризыклы кафелар эшли.











Яндекс.Метрика Яндекс цитирования