Вернуться к обычному виду

Массакүләм мәгълүмат чаралары

Түбән Кама шәһәре һәм районы территриясендә барлыгы 9 газета, 3 телекомпания, 2 радиостанция һәм 1 рәсми сайт веб-сайт www.e-nkama.ru теркәлгән.




Түбән Кама муниципаль районы газеталарының гомуми тиражы 60 меңнән артык экземпляр тәшкил итә, ягъни 1 газета дүрт-биш кешедән торган бер гаиләгә туры килә.

Түбән Кама муниципаль районының масскакүләм мәгълүмат чаралары арасында НТР Медиахолдингы, ТНТ-Эфир телекомпаниясе, ВТС телекомпаниясе, "Ваша газета" атналык газетасы (6900 экз.), «Нижнекамская правда» (3775 экз.) , «Туган як» (4336 экз.), «Посинформ» (1005 экз.), ОАО «Нижнекамскнефтехим» ачык акционерлык җәмгыяте һәм «Нижнекамскшина» ачык акционерлык җәмгыятенең корпоратив газеталары.

Массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче хезмәткәрләрнең саны – 350 кешедән артык. Инде берничә ел рәттән Түбән Кама журналистларын пресса Сабантуенда күрергә мөмкин. Әлеге бәйрәм ел саен Татарстан Республикасы матбугат көнендә май аенда уздырыла.
 
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования