Вернуться к обычному виду

Сәламәтлек саклау реформасы

Түбән Кама муниципаль районындагы сәламәтлек саклау системасын үзгәртеп кору һәм үсешенә юнәлтелгән чараларның беренче нәтиҗәләре

Реформага кадәр

Түбән Кама районында мөстәкыйль рәвештә эшләүче 9 дәвалау оешмасы эшли. Әлеге хәл медицина хезмәткәрләрен канәгатьләндерә, чөнки алар моңа күнеккән, ә пациентларны – юк. Халыкны дәвалау оешмалырының саны һәм аббревиатурасы кызыксындырмый, алар хезмәт күрсәтүне оештыруга һәм сыйфатына зарлана: озын чиратлар, тар профильле белгечләргә һәм диагностика бүлмәләренә эләгеп булмый. Өстәвенә, түләүле һәм бушлай күрсәтелә торган медицина хезмәте арасында буталчыклар килеп чыга. Оешмалар карамагындагы кыйммәтле медицина җиһазлары тиешенчә кулланылмый диярлек, финанслар дөрес сарыф ителми; белгечнең эшен хезмәтенә күрә бәяләү методикасы юк, димәк, хезмәт хакын күтәрү мөмкинлеге дә каралмаган.

Реформадан соң

Әлеге ситуациядән котылуның бердәнбер юлы – дәвалау оешмаларын берләштерү. Шул рәвешле, бүген шәһәрдә ике дәвалау оешмасы эшли: “Түбән Каманың күп профильле үзәк хастаханәсе” (олылар өчен), Перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсе (балаларныкы).

Реформа халыкка нәрсә бирде?

Медицина ярдәме күрсәтүче звенолара арасында элемтә барлыкка килде; травматология пункты күчте, стационарлар һәм кабул итү бүлмәләре бер урынга тупланды. Бу пациентлар өчен генә түгел, ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадалары өчен дә бик уңайлы. Хәзер хастаханәләр һәр көнне (якшәмбедән кала) иртәнге сәгать җидедә эшли башлый. Авыл халкының тар профильле белгечләргә эләгү мөмкинлеге артты. Пациентларның хәрәкәт системасы үзгәрде, шул исәптән, чиратлар бетте диярлек. Регистратурага һәм тар профильле табибларга чиратлар юкка чыкты. Халык моның әһәмиятен аңлап һәм кабул итеп бетерми, чөнки алар үзләре теркәлгән хастаханәдәге тар профильле табибларга күнеккән. Ләкин вакыт барысын да үз урынына куя. Участок табиблары тар профильле белгечләргә талонны үзләре бирүне хуплады. Талонда көне һәм вакыты күрсәтелә.

Тагын нинди үзгәрешләр булды?

Ашыгыч ярдәм күрсәтү паркы 9 яңа машина белән тулыландырылды, шәһәргә яшь белгечләр килде, “Сәламәтлек үзәге”, “Консилиум” бүлеге ачылды, авырулар исәбен алып бару беркетмәсе кулланышка кертелде.

Алда

Чиратлар, түләүле һәм түләүсез медицина хезмәтләре белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәсе бар. Икенче сырхауханәне, балалар сырхауханәсен, инфекция хастаханәсен тәртипкә китерергә кирәк. Түләүсез стоматология ярдәмен (зурлар һәм балаларныкы) беренче теш дәвалау сырхауханәсенә (Актүбә, 7), ә түләүлеләрне икенче теш дәвалау сырхауханәсенә күчерергә кирәк.

Шулай ук стационар һәм ашыгыч ярдәм күрсәтүне оештыруда да хәл ителмәгән мәсьәләләр бар. Якын арада интенсив дәвалау, планлаштырылган госпитальләштерү, дәвалау стационарлары сафка басачак. Шулай ук гомуми кабул итү бүлмәсен оештыру, анда тәүлек әйләнәсендә ярдәм күрсәтүдән тыш, госпитализацияләүгә кадәр яту урыннары да урнашачак. Авыллардагы халыкка медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын күтәрү, кешенең хәле авыр булганда, аны тиз арада госпитальләштерүгә ирешү мөһим. Ә иң мөһиме – медицина хезмәткәрләре үзләрен кирәкле дип тоярга тиеш һәм аларга акча эшләү мөмкинлеге бирү зарур.

 
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования