Вернуться к обычному виду

Сәламәтлекне саклау

Түбән Кама муниципаль районында 6 муниципаль һәм Республика медицина оешмаларының 5 филиалы эшли.

Табиблар белән тәэмин ителгәнлек 56%, шәфкать туташлары белән 62%, кече медицина хезмәткәрләре белән 60%.

2011 нче елда 3 оешма “2011-2012 нче елларда Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү” Федераль программасына керде һәм шул программа буенча эшли. Программа түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

- Перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсенең иске акушер корпусында капиталь ремонт уздыру;

- 14 яшьлек балаларны диспансеризацияләү (2659 кеше медицина тикшерүе узган;

- Тын юллары органнары авырулары белән авыручы олылар һәм балаларны стационар шартларда дәвалауның стандартларын кулланышка кертү.

Авырлы хатыннар өчен муниципальара перинаталь диагностикасы үзәге эшли. Карындагы баланы тикшерү өчен Корея Республикасында җитештерелгән эксперт класслы УЗИ аппараты сатып алынды.

Балалар шәһәр хастаханәсендә ачылган клиника, Татарстан Республикасының шундый ук 5 клиникасы арасында ЮНИСЕФ аккредитациясен һәм 227 меңнән артык сумга җиһазлар алды. 2011 нче елда клиника белгечләре тарафыннан 845 кеше кабул ителгән, 540 яшүсмер белән психолог эшләгән.

2010-2011 нче елларда Түбән Каманың күп профильле үзәк хастаханәсенә яңа томограф һәм инсульт кичергән авыруларны дәвалау өчен реанимация җиһазлары кайтарылды.

2011 нче елда “Бер көнлек хирургия” бүлмәсе ачылды.

Ю.М.Ишенин алымы буенча йөрәккә операция ясала.

Офтальмологиядә катарактны дәвалау өчен факоэмульсификация алымы кулланышка кертелде.

Программа кысаларында, хастаханәләрдә эшләү өчен 80 табиб чакырылды. Шуларның 48е яшәү урыннарына мохтаҗ булып, 25е торак белән тәэмин ителде.

Кан-тамыр үзәге ачылу нәтиҗәсендә кан әйләнеше бозылуга бәйле үлемнәрнең саны ике тапкырга кимеде. Бу төр авыруларны стационарда дәвалау өчен үзәктәге койкалар саны 47дән 70кә кадәр арттырылды. Яңа компьютер томографы урнаштыру үзәккә мөрәҗәгать итүчеләрнең барысын да тикшерергә мөмкинлек бирә.

Шәһәрдә 2 сәламәтлек үзәге (олылар һәм балалар өчен) эшли. Алар хроник авырулары булмаган өлкәннәр һәм балаларның сәламәтлекләрендәге үзгәрешләрне билгеләп, вакытында дәвалау максатыннан ачылды. 2011 нче елда аларда 4793 кеше тикшерү узды. Шуларның 82,2 %ында функциональ читләшүләр табылды, калганнары сәламәт дип танылды.

 
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования