Вернуться к обычному виду

Мәгариф

Түбән Кама муниципаль районы мәгариф системасы мәктәпкәчә белем бирү, урта, һөнәри һәм өстәмә белем бирү учреждениеләреннән гыйбарәт: балалар бакчалары, мәктәпләр, гимназияләр, лицейлар, көллиятләр, институтлар, түгәрәкләр, секцияләр, клублар, балалар-яшүсмерләр мәктәпләре, үзәкләре.

Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә 93 учреждение эшли, урта белем бирү өлкәсендә – 74, һөнәри белем бирү – 18, өстәмә белем бирү өлкәсендә 12 учреждение.

Мәгариф системасын үстерү, гомуми һәм югары һөнәри белем бирүнең формаларын һәм ысулларын камилләштерү юнәлешендә алып барыла. Бу регион предприятиеләре өчен, төзелеш һәм энергетик комплекслары, социаль-көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәләре өчен төрле дәрәҗәдеге белгечләр әзерләү мәсьәләсен генә түгел, шулай ук шәһәрнең иҗтимагый статусын яхшырту мәсьәләсен дә хәл итәргә мөмкинчелек бирә.

Мәктәпкәчә белем бирү

Түбән Кама муниципаль районында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре күп функциональле, вариатив челтәре булдырылды. 93 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли (68 – Түбән Кама шәһәрендә, 25 – авыл җирлекләре территорияләрендә). Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең егерме бишендә балаларны тәрбияләү һәм укыту ана телендә (татар телендә) алып барыла. Болар: Болгар, Югары Чаллы, Каенлы, Кызыл Чапчак, Түбән Уратма, Ташлык, Шәңгәлче авыл җирлекләре, 1, 7, 8, 15, 25, 27, 29, 37, 44, 47, 49, 50, 64, 74, 76, 78, 83, 86 балалар бакчалары.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре түбәндәге төрләргә бүленәләр: гомуми үсеш, катнаш, компенсацияләү, карау һәм сәламәтлекне ныгыту мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, башлангыч мәктәп – компенсацияләү мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, Баланы үстерү үзәге.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең мондый төрле булулары халыкка зур мөмкинчелекләр бирә.

Балалар бакчаларына 15,2 мең бала йөри. 1-7 яшьлек балаларның өлеше 88% (Татарстан Республикасы буенча 71,7%, Россия Федерациясе буенча – 59%).

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән файдалана алу өчен түбәндәге чаралар күрелде:

  • Эшләгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре нигезләрендә өстәмә 180 бала сыярлык яңа 10 төркем ачу;
  • Яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Бала үстерү үзәге – 90нчы балалар бакчасы”н “Татнефть” ААҖ инвесторы белән бергә төзү, ул 34мкрда урнашкан, 260 урын каралган;
  • Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Бала үстерү үзәге – 91нче балалар бакчасы”н “Бәләкәч” Президент программасы кысаларында төзеп бетерү, ул 28 мкрда урнашкан, 260 урын каралган; 
  • Ширәмәт авылында урнашкан Мәдәният йорты бинасында 40 урынлык балалар бакчасын ачу;

Шулай ук мәктәпкәчә белем бирүнең вариатив формалары кертелде:

  • Күп балалы гаиләләрне яклау максатыннан 6 гаилә балалар бакчалары эшли, алар муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрнең структур бүлекчәләре булып саналалар.
  • Балалар бакчасына күнегү уңайлырак булсын өчен 3 айлык – 2 яшьлек балалар өчен 5 адаптацион төркем эшли;
  • Мәктәпкә әзерлек яхшырак булсын өчен, 5 – 6,5 яшьлек балалар өчен мәктәп алдыннан белем бирүче 10 төркем эшли;
  • Физик һәм психик яктан кимчелекләре булган балаларга квалификацияле психологик-медик-педагогик ярдәм күрсәтү максатыннан кечкенәдән ярдәм күрсәтүче 6 хезмәт ачылды;
  •  Балалар бакчаларына йөрмәгән балаларның әти-әниләренә балаларны тәрбияләргә һәм үстерергә ярдәм итү өчен 4 үзәк ачылды.

2011 елдан автоматлаштырылган “Электрон балалар бакчасы” мәгълүмат системасы эшли. Барлыгы 2011 елда бирелгән 4469 гаризадан 2015 яки 45% Портал аша теркәлгән. Электрон чиратта бу елның ахырына 3 яшькә тикле 5431 бала теркәлгән.

Балалар бакчаларында тәрбияләү-өйрәтү, физкультура-сәламәтләндерү эшләрен оештыру өчен мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә бөтен мөмкинчелекләр дә тудырылган: физкультура мәйданчыклары җиһазландырылган, физиотерапия бүлмәләре бар, музыка һәм физкультура заллары эшли. 6 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә (№ 75, 77, 89, 86, 87 һәм ш.т.җ. Кама Аланындагы № 1) балаларны сәламәтләндерү өчен галокамералар, 24 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә бассейннар эшли. 69 учреждениедә – психологик ялитү бүлмәләре, 33 учреждениедә – фитобарлар, 57 учреждениедә су чистарту фильтрлары куелган.

Һәрбер мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә балаларны сәламәтләндерү өчен индивидуаль программалар уйлап чыгарылган, анда медикаментларсыз 40 төрле процедура каралган.

Түбән Кама муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү педагогик потенциалы шактый югары. Балалар бакчаларында 4997 кеше эшли, шуларның 2167 – педагоглар. Педагогларның 35% югары уку йортын бетергән, 88,8% педагог квалификацияле категориягә ия.

2011 елның 1 гыйнварыннан мәктәпәчә белем бирү учреждениеләрендә барлык хезмәткәрләргә эш хакын түләүне яңа системага күчерелделәр, эш хаклары 1200-7500 сумга артты.

Балалар бакчаларында инновацион программалар бик актив тормышка ашырыла: “Балачак”, “Чыганаклар”, “Салават күпере”, “Үсеш”, “Мәктәп 2100”, “Хәерле көн”, “Яшь эколог”, физик сәламәтләндерү программалары. Балалар бакчаларын тәмамлаган балаларның 30%тан артыгы башлангыч мәктәпләрнең гимназия һәм тирәнтен белем бирү сыйныфларына керүе мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең инновацион режимда сыйфатлы эшләүләренең күрсәткече булып тора.

Түбән Кама муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларның һәм ата-аналарының медик-психолог-педагогик күзәтү технологиясе кертелде. Шушы технология кысаларында ата-аналарга белгечләр командасы консультатив һәм практик ярдәм күрсәтә: педагоглар, медицина эшчеләре, психологлар һәм логопедлар.

21 учреждениедә тәҗрибә-эксперименталь мәйданчыклар эшли. 25 методик кулланма һәм автор программалары чыгарылды.

26 балалар бакчасында (18 – шәһәрдә, 8 – авылларда) балаларны тәрбияләү һәм укыту туган телдә татар телендә алып барыла. Анда 4596 бала тәрбияләнә, бу татар балаларның гомуми санының 63%, Татарстан буенча 67,7%.

70 балалар бакчасында өстәмә белем бирү хезмәте күрсәтелә. 13 миллионнан артык акча җәлеп ителгән, шуларның күпчелек өлеше (60%) педагогларга эш хакын түләүгә юнәлтелгән.

Түбән Кама муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү системасында 5586 кеше эшли (шәһәрдә – 5290, авылда - 296). Барлык педагоглар саны – 2096 (42%). Педагогларның гомуми санының 82% (2010 елда – 75%) квалификацион категорияләргә ия.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балалар сәнгате фестивальләре уздырыла, “Умницы и умники” конкурслары, сафка басып җырлау, бөтен педагогклар өчен һөнәри осталык конкурслары үткәрелә. Бүген мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре шәһәр күләмендә үткәрелә торган Сабантуй, Шәһәр көне, Балаларны яклау көне һәм башка төрле чараларның актив катнашучылары.

Мәктәптә белем бирү

Түбән Кама муниципаль районында укучыларның, интеллектуаль, рухый һәм физик үсешне тәэмин итүче белем бирү учреждениеләре челтәре булдырылды.

2009-2010 елларда Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында 74 гомуми белем бирү учреждениесе эшли, анда 27848 бала укый. Шулар арасында:

  • Башлангыч мәктәпләр – 11;
  • Төп мәктәпләр – 5;
  • Коррекция мәктәпләре – 5;
  • Кичке мәктәпләр – 3;
  • Урта мәктәпләр – 50.

Бер сыйныфта укучыларның уртача саны:

- Түбән Кама шәһәре буенча 25 кеше – нормативка туры килә;
- Авыл һәм штҗ Кама Аланы мәктәпләре буенча 10,9, нормативтан (14) түбән.

Дәүләт стандартларына туры килешле һәркем файдалана алырлык мәгариф системасын булдыру максатыннан “2010-2012 елларга Түбән Кама муниципаль районының белем бирү учреждениеләренең челтәрен үстерү” программасы расланды. Шушы программа кысаларында Кама Аланы төп гомуми белем бирү учреждениесе бетерелде, алты учреждениедә бик зур үзгәрешләр булды: Кама Аланында гимназия белән 1нче гомуми белем бирү мәктәбен берләштерделәр, һәм 4 авылда (Югары Уратма, Трудовой, Елантау, Шәңгәлче) мәктәпләрне төп мәктәпләргә әйләндерделәр.

Узган ел белән чагыштырганда 2011-2012 уку елында укучылар саны 60 кешегә кимеде, сыйныф комплектлары – 27 сыйныфка.

Белем бирү түбәндәге системаларга туры китереп эшләнә: Дәүләт стандартлары һәм мәгариф өлкәсендәге гадәти һәм яңа технологияләре нормалары: Занков, Эльконин, Давыдов белгечләренең үстерүче белем бирү системасы, “Рекорд-ИНОС”, “XXI гасыр мәктәбе”, “Мәктәп 2100”, “Алтын ачкыч” программалары; Рахимов, Яхин, Дьяченко технологияләре; педагогларның үзләренең автор программалары һәм методик кулланмалары.

Муниципаль районда өстәмә белем алу системасы уңышлы эшли, анда укучыларны бөтен юнәлешләрдә үстерүче һәм тәрбияләүче 12 учреждение керә, Диагностика һәм консультация үзәге, Шахматлар һәм шашкалар үзәге, Физика һәм математика үзәге, Мәктәпара уку комбинаты эшли.

Мәгариф идарәсе укучылар, педагоглар һәм җитәкчеләр өчен төрле спартакиадалар һәм “Аталар советы” спартакиадасын оештыра.

Муниицпаль районының белем бирү киңлеген мәгълүмати-методик һәм оештыру-техник тәэмин итү максатыннан “Мәгълүмати-методик үзәк” (http://www.imcnk.ucoz.ru/) барлыкка килде.

Белем бирү учреждениеләрендә 4491 кеше эшли. Болар арасына 1800 укытучы керә, шуның 82,3% югары белем уку йортларын бетергән. Барлык укытучылар арасыннан – 92,2% хатын-кызлар, 16,6% укытучы пенсия яшендә, 10,5% укытучы эш стажлары 5 елдан кимрәк. 2011 елда 36 яңа белгеч килде.

“Мәгариф” милли проекты кысаларында үткәрелә торган бөтенроссия педагоглар конкурсында Түбән Кама муниципаль районы буенча 10 педагог җиңү яулады, алар 25 меңнән 200 меңгә тикле премияләр белән бүләкләнделәр.

2010-2015 елларга каралган (“Киләчәк” программасы) Татарстан Республикасында укытучылар өчен Мәгариф системасын үстерү стратегиясе кысаларында һәрбер педагог ноутбук алды. “Киләчәк“ программасы кысаларында грантлар алдылар:

  • Мәктәпләргә яңа гына югару уку йортын тәмамлаган иң яхшы укытучыларны җәлеп иткәннәре өчен “Безнең яңа укытучыбыз” грантына 8 педагог ия булды;
  • Эшләүче педагогларны кызыксындыру һәм куәтләрү өчен “Безнең иң яхшы укытучы” гранты, 131 укытучы бүләкләнде, уку елы дәверендә алар шулай ук әле эш хакларына һәр айны 6 – 8 мең өстәмә алып торалар;
  • “Безнед иң яхшы директор” гранты – белем бирү учреждениеләренең җитәкчеләрен куәтләү гранты. Бу 50 мең сумлык грантның ияләре – 8нче, 22-нче мәктәп һәм 35нче лицей директорлары.

Һөнәри дәрәҗәләрен күтәрер өчен инглиз теле укытучылары өчен “Алгарыш” программасы буенча грантлар билгеләнгән.

Түбән Кама муниципаль районда һәр елны мәгариф өлкәсендә Башлык премиясенә 11 номинациялек бәйге уздырыла. 2011 елда премияләрне 11 кеше яулады.

“Татарстан Республикасында Электрон белем алу” Республика программасын гамәлгә ашырганда мәгълүмати технологияләр кертелә. Бүген мәктәпләрдә Интернет челтәренә чыгу мөмкинчелеге бирүче “Wi-Fi” системасын керттеләр, электрон журналлар һәм укучылар көндәлеге тутырыла, мәктәп сайтлары ачыла. ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы аша белем бирү учреждениеләренә 209 компьютер, 151 интерактив такта, 343 мультимедиа проекторлары урнаштырылда. 10нчы мәктәп – электрон белем алуда компетент үзәк буларак өстәмә 2 плазма панелләре белән, 120 нетбук, 36 компьютер, проекция җиһазлары (7 экземпляр) белән тәэмин ителде.

Мәгариф системасын информатизацияләү кысаларында муниципаль проектлар тормышка ашырыла:

  • “Портфель урынына ноутбук” – өлкән сыйныфта укучылар өчен 35нче лицей һәм 10нчы мәктәп өстәмә рәвештә 50 ноутбук алды;
  • “Мобильле укытучы” – мәктәпләрнең бер локаль челтәрдә эшләүләре, бу педагокларны дистанцион рәвештә укытырга мөмкинчелек бирә.

2011 елда БДИ нәтиҗәләре буенча 80 баллдан артык җыйган мәктәпне тәмамлаучы укучыларның саны 4 тапкырга артты, шулай ук 2010 елдагы шикелле 7 укучы 8 фәннән 100 балл җыйдылар.

Районда сәләтле балалар белән эшләү, олимпиадада һәм бәйгеләрдә җиңүчеләрне материаль һәм мораль яктан куәтләү системасы булдырылды. 2011 елда 13 республика, 40 региональ, 8 бөтенроссия һәм 3 халыкара бүләкле урыннарын яулап алдылар.

Түбән Кама муниципаль районының мәгариф системасында коллектив-коллегиаль үзидарә итү механизмы булдырылган: Педагогика хезмәте ветераннары советы (2001 ел), Яшь җитәкче мәктәбе (2000 ел), Яшь белгечләр советы (2000 ел), Өлкән сыйныф укучылары шәһәр советы (2001 ел), Попечительләр советы (2005 ел), Ата-аналар советы (2007 ел).

Өлкән сыйныф укучылары шәһәр советы һәм балалар район Думасы актив эшли, алар үзләрен эшләүче үзидарә итү органы итеп күрсәттеләр. Өлкән сыйныф укучылары шәһәр советы “Ел хәйриячесе” республика бәйгесендә балалар иҗтимагый оешмалары арасында почет дипломын һәм “Коммерцияле булмаган оешмалар” номинациясендә “Ел хәйриячесе” исемен яулаучы бердән бер оешма иде.

Белем бирү процессында сыйфатлы катнашучыларны материаль яктан кызыксындыру бик нәтиҗәле ашырыла:

  • Олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә җиңүчеләр өчен шәһәр башлыгы исемендәге стипендияләр;
  • Укуны медаль белән тәмамлаган укучыларга алтын һәм көмеш сәгатьләр;
  • Директорларга, физик тәрбия укытучыларына, яшь белгечләргә, кадет мәктәбе офицерларына өстәмәләр;
  • 10 номанация буенча педагоглар өчен Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Гранты билгеләнгән;
  • Белем бирү учреждениеләре өстеннен шефлык тоткан предприятиеләр эше тәртипкә китерелде.

Башкарылган эшнең нәтиҗәсе – белем бирүнең югары сыйфаты (47,8%) һәм Татарстан Ресубликасы, Россия Федерациясе һәм халыкара дәрәҗәсендә интеллектуаль рейтингында Түбән Кама муниципаль районы алдынгы урыннарны алып тора.

Белем бирү учреждениеләре турында тулырак мәгълүматны сез монда карый аласыз.

 
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования