Вернуться к обычному виду

Иҗтимагый өлкә

2011 елда Түбән Кама районында 10963 гражданлык хаәләте актлары теркәлде һәм юридик әһәмияткә ия булган 7881 эш башкарылды. Бу, 2010 ел белән чагыштырганда, 531 документка күбрәк.

2011 елда Түбән Кама районында туу турында 3824 акт теркәлде, шуларның 28се игезәкләр; 1993 малай һәм 1831 кыз бала туды. Июль аенда -  7 туган игезorkoh саны күбрек, 7 пар.

Бу соңгы егерме елда (1991-2011) иң зур күрсәткеч булып тора. 2011 елда табигый артым 1471 кеше тәшкил иткән, бу 2010 белән чагыштырганда 23%ка күбрәк.

2011 елда үлүчеләр саны, 2010 ел белән чагыштырганда 8%ка кимеде.

2011 елда 2840 пар законлы никахка керде.

2010 елның августында Татарстан Республикасы территориясендә никахлашу көнен һәм вакытын Интернет аша Онлайн хезмәт ярдәмендә алдан билгеләү кулланынашка кертелде. Бүген электрон журналындагы расписание 2012 елга эшләнгән. ЗАГС бинасында электрон терминал – “Электрон чират” системасы эшли. Гражданлык халәте актларын теркәү гаризаларын, дәүләт пошлинасын  Интернет аша түләүчеләр саны арта.

Пенсия фонды идарәсендә Түбән Кама муниципаль районы һәм Түбән Кама шәһәрендә 69448 пенсионер исәптә тора (31.12.2011 елга). Бер ел эчендә аларның саны 1926 кешегә арткан. Ел нәтиҗәләре буенча эшләүче пенсионерларның саны 29 мең кеше тәшкил итте, ягъни, 2010 ел белән чагыштырганда 4,7% артыграк.

Эшләмәүче пенсионерларның керемен яшәү минимумы күләменнән киметмәү максатынан, 2010 елның 1 гыйнварыннан һәр айны, пенсиягә өстәп социаль түләүләр бирелә (2011 елда Татарстан Республикасында яшәү минимумы 3992 сум).

2007 елның 1 гыйнварыннан балалар тууны арттыру программасы тормышка ашырыла. 2011 елда 7346 гаилә ана (гаилә) капиталы сертификаты алды.

Татарстан Республикасының хокукый-норматив актлар буенча 52 736 кешегә (хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сәяси репрессия корбаннары һәм реабилитацияләнгән гражданнар, күп балалы гаиләләр, ятим балалар һ.б.) социаль ярдәм күрсәтелә. Бу юнәлешкә республика бюджетыннан 342 478,14 мең сум күләмендә акча сарыф ителгән.

40 меңнән артык кеше адреслы торак-коммуналь субсидия ала.

2011 елда Түбән Кама районында һәм Түбән Кама шәһәрендә 7 миллиардтан артык сумлык пенсия һәм бүтән социаль түләүләр бирелде. 

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования