Вернуться к обычному виду

Түбән Кама муниципаль районы кунакларына

Түбән Кама шәһәре ел саен бик күп туристлар һәм бизнесменнар кабул итә. Берәүләр шәһәр мәдәнияте белән танышырга дип килсә, икенчеләре эш мәсьәләләрен хәл итә.

Түбән Кама – әле бик яшь шәһәр булуга карамастан, биредә карарлык матур урыннар җитәрлек. Актив ял яратучылар өчен биредә күңел ачу учреждениеләре шактый күп (кафе, бию заллары, заманча мәдәни-куңел ачу комплекслары) . Биредә дөньяның кинопремьерлары белән танышып барырга, боулинг буенча турнир уздырырга, бильярд уйнарга, биергә һәм, әлбәттә, тәмледән-тәмле ризыклар авыз итәргә мөмкин.

Тынычрак ялны кулайрак күрүчеләрләр дә бик канәгать калачак. Түбән Кама җирендә искиткеч бер матур урын бар – Изге Чишмә. Ул атаклы Стахеевлар йорты янында урнашкан. Әлеге урын мөселманнарны да, христиан динендәгеләрне дә үзенә җәлеп итә.

 
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования