Вернуться к обычному виду

Торак-коммуналь хуҗалыгы

Түбән Кама муниципаль районының торак фонды 5342,8 мең кв.м. тәшкил итә, шул исәптән Түбән Кама шәһәре – 4477, 8 мең кв.м, район – 571,7 мең кв.м, Кама Аланы шәһәр тибындагы поселок – 293,3 мең кв.м.

Торак-коммуналь хуҗалык белән идарә итү өчен тармаклы система төзү максатында, Түбән Кама шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе карары белән, 2007 елның маенда «Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты» муниципаль учреждениесе ачылды. Әлеге учреждение Устав буенча шәһәр һәм районның торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә бердәм сәясәтен башкара.

Торак фонд, коммуналь инфраструктура белән идарә итү, торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре эшчәнлеген контрольдә тоту принципларын һәм ысулларын гамәлгә кертү, шулай ук куллану нормативларын һәм торак-коммуналь хезмәтләргә бәя билгеләү функцияләре йөкләнелгән.

Шәһәр һәм районда торак фонд белән 14 идарәче компания идарә итә, 20 торак хуҗалыгы ачылган. Химиклар урамындагы 21нче йортта яшәүчеләр “йорт белән турыдан-туры идарә итү” формасын кабул иттеләр. Шәһәр һәм районның торак фондын 34 шәхси предприятие тәэмин итә.

Эчәргә яраклы су белән тәэмин итүне, юынтык суны чыгарып түгү һәм җылылык энергиясен күчереп йөртү белән шәһәрдә, Красный Ключта һәм Афанаста “Су канализациясе һәм энергетик хуҗалыгы” ачык акционерлык җәмгыяте шөгыльләнә. 2008 елдан башлап җылылык һәм электр энергиясен «Татэнерго» ачык акционерлык җәмгыятенең «Энергосбыт» Кама бүлеге җиткерә.

Йортлардагы электр челтәрләре, фасадтагы яктырту, квартирлардагы исәп-хисап приборларыннан күрсәтмәләр алу, агымдагы һәм капиталь ремонт эшләре белән «Жилэнергосервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шөгыльләнә.

«Сәламәтлек комбинаты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте мунча хезмәтләре күрсәтә.

Шәһәр зиратын тәртиптә тоту һәм төзекләндерү, чардуганнар һәм һәйкәлләр ясау белән «Ритуал сервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шөгыльләнә.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә бәйле гражданнарның шикаятьләренә мөмкин кадәр тизрәк җавап бирер өчен, «072» телефон номеры буенча тәүлек буе хезмәт күрсәтүче шикаятьләр кабул итү хезмәте эшли.




 
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования