Вернуться к обычному виду

Сәнәгать предприятиеләре

Түбән Кама муниципаль районында Россиянең нефтехимия, нефть эшкәртү hәм энергия чыгаручы үзәкләренең иң зурысы урнашкан, Татарстанда җитештерелгән сәнәгый продукциянең 23% шушында булдырыла.

Түбән Каманың сәнәгый комплексы түбәндәге зур предприятиеләрдән гыйбәрәт:

  • “Нефтехим” ачык акционерлык җәмгыяте

  • “Шина” ачык акционерлык җәмгыяте

  • “Түбән Кама механика заводы” ачык акционерлык җәмгыяте

  • “ТАИФ-НК” ачык акционерлык җәмгыяте

  • “ТАНЕКО” ачык акционерлык җәмгыяте

  • “Техуглерод” ачык акционерлык җәмгыяте

  • “ТГК 16” ачык акционерлык җәмгыяте, аның составына Түбән Кама ТЭЦ-1ООО “Түбән Кама ТЭЦ”ы (“Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы) керә

Himiya.jpgНефтехим” ачык акционерлык җәмгыяте нефтехимия өлкәсенең төп вәкиле, Россия Федерацииясенең продукцияләр җитештерүчеләр hәм чит илләргә чыгаручылар арасында иң эресе. 2011 елда акционерлык җәмгыяте чыгарган продукциянең акчалата күләме 120 млрд сумм.

2016 елга тикле каралган стратегик үсеш программасы кысаларында предприятие база мономерлары, каучук hәм пластик көчләрен җитештерү, марка продукциясенең төрлелеген киңәйтү буенча чараларны бер-бер артлы тормышка ашыра. Бу елда галобутил каучук җитештерүендә каучукны бүлеп чыгару hәм киптерү өчен “Вэлдинг” агрегатының өченчесе куллануга кертелде. “Нефтехим” галобутил каучугын җитештерү буенча дөньяда өченче, э Россиядә беренче hәм бердән бер предприятие, аның производствосының 93% чит илләргә чыгаруга китә. Предприятие углеводород чималларын сыйфатлырак, кыйммәтлерәк, матдәгә әйләндерү буенча уңышлы рак башкара.

Продукциянең югары сыйфатлы яңа төрләрен уйлап чыгару hәм аларны гамәлгә кертү, нефтехимия өлкәсенә бик әhәмиятле өлеш керткәне өчен “Нефтехим” ачык акционерлык җәмгыяте Химия сәнәгате hәм 16нчы халыкара фәннаХимия-2001” күргәзмәсенең гран-прие белән бүләкләнде.

Сайт: http://www.nknh.ru/

Нефтехимия комплексы “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте – тиз үсүче hәм социаль юнәлештә эшләүче, сыйфатлы, югары көндәшле продукция җитештерүгә омтылган предприятиеләр.

Соңгы унъеллыкта “Татнефть” үзенең үсешенә 1 млрд. доллар керткән. Яңа бренд астында чыгарыла торган җиңел машиналар өчен КАМА EURO ( КАМА ЕВРО) радиаль шиналары җитештерү, резинабутау яңа линиясен төзү, “Нижнекамсктехуглерод” ачык акционерлык җәмгыяте производство көчләрен яхшырту проектларын уңышлы тормышка ашырган.

Nshina.jpgШина” ачык акционерлык җәмгыяте – Россиядә иң эре шина сәнәгате предприятиесе. Россиядә җитештерелгән шиналарның hәр өченче шинасы монда чыгарыла (елына барлыгы 12 миллион шина).

Предприятие җаваплылыгы чикләнгән “Татнефть–Нефтехим” җәмгыятенең идарә итү кампаниясе булган нефтехимия бизнес-юнәлешендә эшләгән “Татнефть” составына керә. “Шина” ачык акционерлык җәмгыяте массалар өчен чыгарыла торган шиналар заводын, йөк автомобильләре өчен шиналар заводын hәм “Кама-Евро” радиаль шиналар җитештерү заводын үз эченә ала.

“Шина” ассортиментында 150 дән артык төрле зурлыктагы шиналар тәкъдим ителә: җиңел, авыл хуҗалыгы, йөк автомобильләре hәм җиңел-йөкле шиналар, hәм шулай ук уникаль немец “Continental” (Континенталь) технологиясе белән эшләнгән цельнометаллокорд шиналары. Чыгарылган продукциянең күпчелек өлеше АвтоВАЗ, КамАЗ, ИжМаш автозаводларының комплектациясенә бара.

Кампаниянең 20% якын продукциясе ерак hәм якын чит илләренә чыгарыла. “Кама” маркасын йөрткән СНГ илләренә, шулай ук Англиягә, Голландиягә, Ирак hәм Финляндиягә, Иордания hәм Кубага җибәрелә.

Компаниянең стратегик мәсьәләләре арасында – чыгарылган шиналарның төрлелеген яңарту, югары көндәшле продукцияне җитештерүне арттыру, яңа технологияләрне, шина конструкцияләрен hәм рецептураларны үзләштерү.

Сайт: http://shinakama.tatneft.ru

НМЗ.jpgТүбән Кама механик заводы” ачык акционерлык җәмгыятенең уникаль җиһазлары, югары технологик мөмкинчелекләре бар, алар машина төзү сәнәгате өчен булган детальләрнең төрледән төрлесен: югары төгәллекке ия булган детальләрдән алып күптонлы агрегатларга тикле чыгарырга мөмкинчелек бирә.

Заводның төп эшчәнлеге – “Шина” ачык акционерлык җәмгыятенең цехларындагы торган авыр технологик приборларны капиталь төзәтү, шулай ук стандартлаштырылмаган җиһазлар, запаслы өлешләр һәм башка машина төзү продукциясен җитештерү.

Сайт: http://nmz.tatneft.ru

nktu_1.jpgТехуглерод” ачык акционерлык җәмгыяте – техник углерод җитештерү буенча Россиянең иң зур предприятиесе. Кампания “Татнефть” группасының “Татнефть-Нефтехим” нефтехимия комплексы предприятиеләр кысасына керә. Кампания дөнья дәрәҗәсендәге техуглеродның 13 маркасын җитештерә. “Техуглерод” ачык акционерлык җәмгыяте “Шина”, “РТИ-Каучук”, “Органик синтез”, “РТИ Урал заводы” ачык акционерлык җәмгыятләре, җаваплылыгы чикләнгән “Балаково” җәмгыяте, “Кварт” ябык акционерлык җәмгыяте кебек зур кулланучыларга техник углеродның иң зур тапшыручысы.

Үз эшләү дәверендә кампания ышанычлы эшлекле партнер репутациясен яулады. “Техуглерод” ачык акционерлык җәмгыяте тышкы икътисади эшчәнлеге кысаларында Польшада, Болгарииядә, Индиядә, Кытайда, Въетнамда һәм Индонезиядә дөнья базарындагы иң зур операторалар белән эшли.

Кампаниянең уңышлары җитештерү эшчәнлеге һәм продукция сыйфаты өлкәләрендә төрле бүләкләр белән билгеләнгән.

Сайт: http://nktu.tatneft.ru

ТЭЦ.jpgТүбән Кама ТЭЦы – «Татаэнерго» системасында иң зур предприятиеләрнең берсе. Предприятие Татарстан Республикасының электр энергиясенең 18% һәм җылылык энергиясенең 22% эшләп чыгара.

Түбән Кама ТЭЦы эшен 1979 елда башлаган һәм республикада эшләүче бөтен эшләп чыгарган көчләр арасында иң яше. Түбән Кама ТЭЦының төп ягулыгы Уренгойда казып чыгарылган табигый газ булып тора. Резервта булган ягулыкның маркасы М-100. Аның билгеләнгән көче 380 мегаватт электроэнергия һәм 1940 гкал/сәг җылылык. ТЭЦ электроэнергияне күпләп сату базарына тапшыра һәм “Нефтехим”, “Шина” ачык акционерлык җәмгыятләре өчен пар эшләп чыгара, Түбән Кама шәһәрен кайнар су белән тәэмин итеп тора.

taif_nk.jpg2011 нче елда “ТАИФ-НК” акционерлык җәмгыяте 123,9 млрд сумнан артык булган продукция чыгарды, моның белән бер рәттән сәнәгый җитештерүнең индексы 102,6% тәшкил итте. 1910 мең тонна дизель ягулыгы, 1266 мең тонна чистартылмаган бензин, 583 мең тонна автомобиль бензины җитештерелде. ЕВРО-4 стандартындагы югары октанлы бензиннарның булдырылу өлеше 98,7% булды. Чыгарылган продукциянең югары сыйфатлы һәм экологик характеристакалары Россия һәм Республика конкурсларында инде күп тапкыр бүләкләнде. Предприятие дизель ЕВРО ягулыгы һәм РТ маркалы реактив двигательләр өчен ягулык эшләп чыгарганы өчен “Россиянең иң яхшы 100 товары-2011” конкурсының лауреат дипломын алды.

Сайт: http://www.taifnk.ru/

taneko.jpgРоссия Федерациясе Энергия министрлыгы карары белән Түбән Камадагы нефть эшкәртүче һәм нефтехимия заводлары комплексы “ТАНЕКО” ачык акционерлык җәмгыяте 2011 елның 29 нояберендә Россиянең эшләүче предприятиеләре арасына кертелде һәм “Нефть эшкәртүче заводының статусы” графасындагы “төзелә” сүзе “куллануга кертелде” сүзтезмәсенә алышынды.

Монда чистартылмаган бензин, техник максатлар өчен керосин, пич ягулыгы, мазут эшләп чыгарыла. Проект тормышка ашырылган саен, предприятие нефть эшкәртүче 18 төрле продукция – Европа сыйфатындагы (Евро-5) мотор ягулыкларыннан алып нефтехимия продукциясен чыгару өчен күптөрле чимал компонентларына кадәр җитештерәгәк.

Сайт: http://www.nnpz.ru/

Азык-төлек сәнәгате

Азык-төлек сәнәгате өлкәсендә Түбән Каманың иң зур предприятиеләре:

  • “Түбән Кама ипи комбинаты” ачык акционерлык җәмгыяте

  • “ВАМИН Татарстан” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы – “Түбән Кама сөт комбинаты”

  • “Татспиртпром” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы – “Түбән Кама аракы заводы”

hleboc.jpgТүбән Кама ипи комбинаты” ачык акционерлык җәмгыяте – Түбән Кама шәһәренең һәм Татарстан Республикасы стабиль рәвештә эшләүче азык-төле сәнәгате зур предприятиеләрнең берсе. Монда һәр тәүлекне 30 тоннадан артык ипи азыклары, сохари азыклары һәм тоннага якын кондитер азыклары җитештерелә. Чыгарылган продукциянең ассортименты үзенең төрлелеге белән аерылып тора һәм җитештерүдә 200дән артык атама исәпләнә.

Үзенең кулланучыларына һәрвакыт бары тик иң яхшы һәм сыйфатлы продукцияне генә тәкъдим итеп, азыкның табигый һәм яңа булуы һәрвакыт өстенле мәсьәлә булып кала.

Сайт: http://www.nkhleb.ru

Vamin.jpg“Сыйфат һәм киң ассортимент-уңыш алуның ачкычы – шушы формулага “Вамин Татарстан” ачык акционерлык җәмгыяте “Түбән Кама сөт комбинаты”ның төп приоритетлары салынган.

Комбинат 1972 елда төзелгән, тәүлегенә 50 тонна сөт эшкәрткән, сөт заводы ачылу белән бергә эшли башлаган.

Бүген сөт комбинатының ассортименты берничә юнәлештә булдырылган:

  • май күләмен азайтып һәм аксым күләмен арттыру исәбенә калориялелеген түбәнәйтү;

  • төрле тәмләткеч кушылмалар кулланып продукцияләр чыгару;

  • озак саклана торган һәм биологик актив микроорганизмнар-пробиотикларның саны күп булган азыкларның булдырылуын арттыру;

  • яңа сөт продуктларын һәм эчемлекләрне чыгару;

  • сөтнең төп өлешләрен максималь рәвештә эшкәртү.

Боларның барысы да түбән камалыларның монда җитештерелгән 40 төрле сөт азыклары белән үзләренең өстәлләрен төрлеләндерә алулары турында сөйли. Алар арасында – дәвалау-профилактик “Бифилайф”, җимеш йогыртлары, татлыландырылган ацидофил эчемлеге, сөт нигезендә эшләнгән “Биоритм” һәм “MILKYSTAR”, туңдырма – барысын да санап бетереп булмый!

Моның өстенә Түбән Кама сөт комбинатының яңа чыккан продукциясе дә, традицион продукциясе дә үзләренең югары тәм сыйфатлары белән аерылып тора.

Бүгенге комбинат – үзен аклаган, югары сыйфатлы, кирәкле продукция чыгарырга мөмкинчлек биргән заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән предприятие.

LVZ.jpgТүбән Кама аракы заводы “Татспиртпром” ачык акционерлык җәмгыятенең иң яшь предприятиеләрнең берсе. Аның төзлеше шәһәр администрациясе белән бергә агрокомплекс “Петровская” заказы буенча 1994 елда башланган. 1994 елның ахырына заводның инде барлык төп корпуслары төзелеп беткән иде: җитештерү, ликер, спиртсаклагыч, складлар һәм гаражлар. 1995 ел агымында аракы цехының, спиртсаклагычның җиһазларын, түбәне кору, барлык җитештерү биналарында бизәкләү эшләре барды. 1995 елның августында беренче продукция – “Русская” аракысы чыкты. Бүгенге көнгә заводның җитештерү көче елына 680,6 мең данә тәшкил итә. Персонал саны – 140 кеше. Спирт китерүче төп предприятиеләр Усад һәм Сарман спирт заводлары, алар шулай ук “Татспиртпром” ачык акционерлык җәмгыятенең филиаллары.

Сайт: http://tatspirtprom.ru/pred/nijnekam/