Вернуться к обычному виду

Кече бизнес

Түбән Кама муниципаль районында 1309 икътисади актив булган кече предприятие эшли. Шулар арасында 27,6% - күпләп hәм ваклап сәүдә итү предприятиеләре, 21,9% - төзелеш оешмалары, 19,2% - күчемсез милек белән операцияләр, аренда, хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнгән предприятиеләр, 12,3% - эшкәртүче җитештерү предприятиеләре.

Шәhәрнең hәм районның кече предприятиеләрендә эшләгән кешеләрнең саны -11974 кеше.

2011 елда кече эшмәкәрлек эшчеләренең айлык уртача эш хакы 23537 сум булды, шулай ук төзелештә – 34790 сум, эшкәртү-җитештерү сәнәгатендә  – 25224 сум, күпләп hәм ваклап сәүдә итүдә, автотранспорт чараларын төзәтүдә  23645 сум тәшкил итте.

Шәhәр hәм районның кече предприятиеләрендә әйләнеш 2011 елда 15 млрд сумнан артык булды. Икенче төрле әйткәндә, районның барлык предприятиеләре әйләнешенең 4,2%ы. Иң зур өлешне монда күпләп hәм ваклап сәүдә итү предприятиеләре кертте – 31,7%, аннары төзелеш оешмалары – 18,0%, эшкәртү- җитештерү сәнәгате    16,2% өлеш керткән.

 
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования