Вернуться к обычному виду

Район икътисады

Түбән Кама муниципаль районы Татарстан Республикасында зурлыгы буенча өченче урында hәм икътисади әhәмиятлелеге буенча икенче урында тора. Түбән Кама муниципаль районының тулаем мәйданы 1733,54 кв. км. Муниципаль район составына Түбән Кама шәhәре, шәhәр тибындагы Кама Аланы авыл җирлеге hәм 65 авыл керә. Монда 264,8 мең кеше яши (Татарстан Республикасының барлык халык санының 7,0%), шуларның 226,4 меңе Түбән Кама шәhәрендә hәм 15 меңгә якыны – Кама Аланында тора. Районда яшәүчеләрнең урта яше – 35 яшь. Хезмәт ресурсларының санын 179,1 мең кеше тәшкил итә (Татарстан Республикасы хезмәт ресурларының 7,4%), хезмәткә яраклы кешеләрнең саны – 141,5 мең.

2011 елда шәhәр hәм район предприятиеләрендә 346 млрд. сумлык товар продукциясе җитештерелгән, хезмәт күрсәтелгән. Шуның 93,5% сәнәгать предприятиеләренә, 2,3% - төзелешкә, 1,8% - транспорт хезмәтенә туры килә.

Түбән Кама муниципаль районы – Россиядә нефтехимия сәнәгате буенча иң зур үзәк. Татарстанда җитештерелә торганының 23% hәм экспортның 30% безнең районга туры килә. Татарстанның төп җитештерү фондларының 18% Түбән Камада тупланган.

Шәhәр сәнәгатенең нигезен үз эченә фәнни өлкәләрне (нефтехимияне, нефть эшкәртүне, энергетиканы hәм шулай ук төзү комплексын) алган предприятиеләр тәшкил итә.

Җирле бюджетның төп чыганагы: “Нефтехим”, “Шин”, “УК Камаглавстрой”, ТЭЦ, “ТАИФ-НК”,ТАНЕКО” ачык акционерлык җәмгыятьләре.

Ленин орденлы «Нефтехим» акционерлык җәмгыяте Россия Федерациясенең нефтехимия продукциясе җитештерүче hәм аларны чит илләргә сатучы иң зур предприятиесе булып килә. Аның өлешенә Татарстанда җитештерелә торган нефтехимия продукциясенең 57% туры килә. 

«Нефтехим» ачык акционерлык җәмгыяте Татарстан һәм Россия күләмендә уздырылган төрле спорт бәйгеләрендә җиңү яулый. Биредә синтетик каучукның күп маркалары, елына якынча 200 мең тонна полистирол, 180 мең тонна полипропилен җитештерелә. Россия Федерациясендә hәм БДБдә неонол җитештерүче бердәнбер (юучы синтетик чаралар ясаганда кулланыла) производство да - “Нефтехим".

Кампания “Россиядә табигать саклау эшчәнлеге лидеры-2008” конкурсының лауреаты, “Россиядә югары социаль нәтиҗәлекне оештыру” VII Бөтенроссия конкурсында Гран-при алды.

“Шина” ачык акционерлык җәмгыяте – Россиядә шиналар җитештерүче иң зур предприятие. Россиядә чыккан hәр өченче шина “Кама-ЕВРО” маркасын йөртә. Яңа продукцияләр арасына кергән шиналар җитештерелгән бөтен шиналарның 50% алып тора. Җәмгыятнең 20% якын продукциясе якын hәм ерак чит илләргә чыгарыла.

“ТАИФ-НК” ачык акционерлык җәмгыяте экологик чиста ЕВРО-4 автомобиль һәм реактив ягулыгы җитештерүдә лидер булып тора.

Түбән Кама ТЭЦы – “Татэнерго” ачык акционерлык җәмгыяте системасының иң зур предприятиеләренең берсе. Биредә Татарстан Республикасы электр энергиясенең – 18, җылылык энергиясенең 22% җитештерелә. Техник углеродның эчке базардагы 19%, дөнья базарындагы 3 % шушы предприятие коллективына туры килә. 

“Камаглавстрой идарә итү компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте – Идел буе округында проект-төзелеш компанияләр арасында иң зурысы. Эшчәнлегенең төп төрләре: торак йортлар салу, сәнәгать объектлары hәм энергетика комплекслары төзү, төзү материаллары hәм конструкцияләре җитештерү, проектлар эшләү. Нефть эшкәртү hәм нефтехимия заводы комплексын төзүдә генераль подрядчик булып тора. Һәр елны акционер җәмгыятенең структур бүлекчәләре 90 меңнән артык торак йорт төзи hәм куллануга тапшыра.

 
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования