Вернуться к обычному виду

Экология

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары (16.03.2012, №222) нигезендә “Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районында 2012-2015 елларда тирә-як мохитен саклау” программасы расланды.

Әлеге программа республиканың Куркынычсызлык Советының “2010-2014 елларда Татарстан Республикасында нефть-газ-химия комплексын үстерү Программасы турында”гы карары (09.03.2010 ел, №34), шулай ук ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районында булганнан соң ясалган нәтиҗәләргә (15.03.2011 ел, 46нчы беркетмә) туры китереп төзелгән. Программаның дәүләт заказчысы, контрольдә тотучысы Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурлар министрлыгы.

Структурасы буенча Программа 6 өлештән тора:

- Тирә-як мохитнең торышын комплекслы рәвештә бәяләү һәм фаразлау;

- Атмосфераны саклау;

- Су ресурсларын саклау;

- Җир ресурсларын, җир асты казылмаларын саклау, калдыкларны әшкәрту;

- Яшелләндерү һәм төзекләндерү;

- Экологик белем биру, тәрбияләү һәм аңлату.

Программаны гомуми финанслау күләме 12772,8 млн. сум тәшкил итә.

 
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования