Вернуться к обычному виду

Тарих

Түбән Кама районы Татарстанның үзәк өлешендә урнашкан. Ул 1965 елның 12 гыйнварында, Чаллы hәм Ширәмәт районнарыннан бүлеп чыгару юлы белән барлыкка килгән. Түбән Каманың төзелеше 1961 елда башлана, 1966 елда шәhәр статусы бирелә.


Районның мәйданы – 123 мең гектар, шуларның 6153 гектары шәhәр җиренә туры килә. Түбән Кама районында халык яши торган 65 пункт урнашкан һәм һәркайсының борынгы тарихы бар. Ә кайберләрендә бүген дә борынгы биналар сакланган. Мәсәлән, Кармалы авылы XVII гасырда барлыкка килгән. 1981елда төзелгән hәм безнең көннәрдә реставрацияләнгән Изге Архистратиг Михаил чиркәве ерактан күренеп тора. Үзенең архитектурасы буенча традицион, бөтен детальләре дә классика стилендә ясалган. Чиркәү янында ампир стилендә төзелгән капкалар сакланып калган. Чиркәүдән башка, авылда борынгы hәйкәлләр исемлегенә кертелгән ике йорт бар – И. Поняев hәм П. Поняев йортлары. Беренчесе XIX гасыр ахырында, икенчесе XX гасыр башында салынган.

Чулманга Уратма елгасы кушылган урыннан ерак түгел XVII гасырда нигез салынган Ширәмәт авылы урнашкан (искечә Богородск авылы). Кайчандыр ул Чистай өязенең административ-территориаль үзәге, аннары 33 ел дәвамында (1930-1963 еллар) – Ширәмәт районының үзәге булган. XVII гасырда Богородскины граф С.В. Шереметьев сатып алган. Губерниядә иң яхшы авылларның берсе булып саналган. Башка авыллар арасында Ширәмәт үзенең борынгы һәйкәлләре белән аерылып тора. Совет урамында XIX гасырның ахырында төзелгән сәүдәгәр Вязьминнар йорты, шулай ук бүген исеме югалган сәүдәгәр йорты hәм склады урнашкан. Тарихчылар шулай ук Тикуновның йорты, сәүдәгәр Козаковның кладовой биналары, Королев hәм Липатов сәүдәгәрләренең йортлары XIX гасырның ахырларында төзелгән дигән фикердә тора. “Борынгы hәйкәлләр каталог”ында кертелгән биш борынгы бина авылның Октябрь мәйданында урнашкан. Болар – сәүдәгәрләр Бабушкин hәм Кузнецов кибетләре (XX гасырның башы), Тикуновның тимер-томырлар кибете (1905 ел), аның йорты hәм кладовойлары, шулай ук Баклушин кибетләре. Завод урамында Е.М. Тикунованың йорты урнашкан.

Кызыл Чапчак авылы археология hәйкәле – Кызыл Чапчак шәhәрчеге белән танылган. Халык аны Кала-Тау дип йөртә. Зәй елгасының уң як ярында, елга борылышы өстендәге мыс җирендә урнашкан. Крепость якынча XIII гасырда болгарлылар белән Идел Болгарының көнчыгыш чикләре оборонасы өчен төзелгән дип исәпләнә. Бәлки крепость татар-монголлар басып кергәннән соң эшен туктаткандыр. Бу вакытларда Болгарда чуалышлар кабынган hәм, аны сүндергәннән соң край территориясендәге барлык крепостьларны төзәтү hәм төзү тыела. Кала-Тау крепосте карамагында Зәй hәм Кашай елгалары яннары җирләре булган. Монда авыллар белән бергә җир эшкәртү районы булган. Кайсылары безнең көннәрдә дә исән. Мәсәлән, Балчыклы, Шәңгәлче авыллары. Түбән Кама районының авыллары Идел Болгары авыллары hәм шәhәрләре урыныннарында урнашкан дип санала. Болар турында археологик казулар вакытында табылган әйберләр сөйли.

Түбән Камадан ике километр көньяк-көнбатышка таба урнашкан Олы Афанас авылына XVII гасырда нигез салына. Анда XVIII гасырның архитектура hәйкәле – Покров Изге Ана чиркәве урнашкан. Легенда буенча чиркәүдә таш тәре астында хәзинә яшерелгән. Илдә атеизм хөкем сөргән чорда чиркәү нык таушалган. Берничә ел элек Түбән Кама рәссамы Ю. Галузин чиркәүне реставрацияләгән.

Кызыл Чишмәнең тарихында аерым тукталырга кирәк. Танылган Кызыл Чишмәнең тарихы 1666 елдан башлана. Ул – шәhәребезнең су капкасы. Бу җирдә Магомет исемле мөселман Светитель Николай Чудотворец иконасын тапкан hәм шул вакыттан бирле Изге исемен алган чишмә мөселманнар hәм православныйлар табына торган урын булып калган. Мөселманнар риваятьләре буенча монда изгелектә яшәгән бер имамның кабере урнашкан hәм аның өстендәге гарәп язулы таш булган, ләкин ул юкка чыккан, ә кабере еллар узу белән онытылган. Имам тау битендә үрмәләп керерлек кенә мәгарә казыган, янында шифалы ванналар керү өчен бассейн ясаган, шунда ул чишмәнең чиста суын җибәргән. Мәгарә өстендә часовня төзеп куйдылар, елгадан караганда ул бик яхшы күренә.

А. Радищев үзенең “Аларның Себердәге сәфәрләре” дигән хикәяләр җыентыгында Изге Чишмәне искиткеч матур, шифа сулы җир дип сурәтли, шушы шифалы суда дәваланырга дип, XVI гасырда хәтта Персиядән килгәннәр дип сөйли. Әлбәттә, алар болгар имамы ясаган бассейнда коенган.

Изге Чишмә часовня белән бергә Соболеков боерыгына, Пророко-Ильинск чиркәвенә язылган булган. Монда гыйбадәт кылырга дип төрле илләрдән киләләр. XX гасырның башында патша гаиләсенең изге рухание Иоанн Кронштадский да гыйбадәт кылырга килгән.

Шушы җирләрне 1882 елда Стахеевлар Алабуга сәүдәгәре Н. Крыжановский губернаторыннан 400 мең сумга сатып алган. Стахеевлар монда шәhәр тибындагы йортлар салып, бик бай дача төзи башлаганнар. Салынган биналар арасыннан бигрәк тә үзенең зурлыгы hәм матурлыгы белән ике катлы агач йорт аерылып торган. Аның зурлыгы 750 квадрат метр, подвалында котельня, ә тышкы якларында матур нәфис балконнары булган. Йорт эчендә зур, җирле халык өчен ят булган зур тәрәзәле 20 бүлмә булган. Бу матур йорт Иван Григорьевич Стахеев акчасына 1900 елда төзелгән. Кызганычка каршы ул безнең көннәргә тикле сакланмаган, 1967 елда яна. Стахеевларның берничә йорты 1917 елгы революциядә җимерелә. И.Г. Стахеевның кияве В.В. Чикинның йортында хәзерге көндә Кызыл Чишмә авыл җирлегенең администрациясе урнашкан.

Изге Чишмә Чулман елгасының сулъяк ярында, урманлы матур калкулыкта урнашкан. Революциягә кадәр Изге Чишмәдә пристань булган, монда Чулман, Вельск, Нократ пароходстволарының пароходлары туктаган. Стахеевлар гаиләсе Франциягә, Италиягә, Урта диңгез илләренә арыш саткан. Изге Чишмә Сызраньга тапшырыла торган ипине кабул итү-озату пункты булып торган. Пристань аша булган әйләнеш елына ике мең пот арыштан гыйбәрәт булган. Стахеевларның Чулман hәм Идел буенда “Стахеев hәм уллары”, “Стахеев hәм мирасчылар” компанияләренә язылган 20 көймәсе hәм 193 баржасы булган. Изге Чишмәдә балык әртиле була, алар елына 5000 чөгә hәм 2000 сазан тоткан. Шулай ук Изге Чишмәдә урман кисүчеләр әртиле, электр станциясе дә, берничә тегермән булган. Әммә төп истәлекле урын булып Стахеевларның дачасы саналган. Тирә-яктагы урман Стахеевларның боерыгы буенча төзекләндерелгән hәм чистартылган. Ак чыршы, кедр, зәңгәр чыршы, корычагач агачларының орлыклары hәм үсентеләре китерелгән. Нарат hәм чыршы урманына нигез салынган, сирәк очрый торган чикләвек, лимон hәм башка көньяк агачлары hәм куаклары утыртылган дүрт оранжерея корылган.

Стахеевларның меценатлык hәм хәйрия эшчәнлекләре шактый зур. Третьяковлар, Щукиннар, Морозовлар, Мамонтовлар hәм башка күренекле гаиләләрнекеннән ким түгел. Алар 40 ел дәвамында хәйрия максатларына миллион сум акча тоталар. Бу акчаларга Алабугада hәм Россиянең башка шәhәрләрендә биналар (монастырь, чиркәү, часовня, сәүдә рәтләре, фәкыйрьләргә булышу hәм картлар йортлары, Шәhәр Думасы бинасы) төзелә. Россиядә Стахеевлар исемен белмәгән шәhәр юктыр. Аларның Көнбатыш Себердә алтын приисклары, нефть промысселлары, бик зур пароходстволары, заводлары hәм фабрикалары, тегермәннәре hәм йөзләгән кибетләре була.

Шәhәрнең 35 еллыгы уңаеннан Изге Чишмә тулысынча реконструкцияләнә hәм төзекләндерелә. Чулман ярына алып бара торган киң баскычларындагы декоратив брусчатка, матур бизәкле рәшәткә-коймалар hәм үзенчәлекле яктырту приборлары шушы урынның күренешен бик үзгәрттеләр. Торгызылган часовняда Коръән hәм Библиядән алынган өзекләр язылган өч мемориаль такта урнаштырылган. Эшләрнең 80% кулдан ясалган. Монда Россия Федерациясе hәм Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзалары В. Никольский hәм Ә. Фәтхетдинов үз өлешләрен кертте.

Түбән Кама тарихын сөйләгәндә, Афанас дачасын да әйтеп үтмичә ярамый. Бүген ул Корабельная роща исеме белән йөртелә. Ил белән Петр I идарә иткән чорда корабльләр төзү өчен нарат, чыршы hәм ак чыршы агачлары шул урманнардан киселә.

Түбән Кама урман хуҗалыгында Прость күле янында 1030 гектар мәйданда табигать hәйкәле Борок дачасы урнашкан. Анда үсемлекләр hәм хайваннар дөньясы бик бай булган нарат урманы бар.

Афанас авыл җирлеге тирәсендә химкомбинат төзү турындагы карар мондагы тыныч тормышның астын өскә китерә. Еллар узгач, ул илебезнең иң зур нефтехимия предприятиесенә әверелде. 1960 елның 25 декаберендә булачак шәhәр урынына беренче төзүчеләр, ә 1961 елның 2 гыйнварында икенче чана поезды килә. Шул рәвешле, Түбән Каманың яңа тарихы башлана. Шәhәр “Гипрогор” проект институты проекты буенча төзелә. Шәhәрнең генераль планы ВДНХның алтын медаленә лаеклы була. Төзелеш комплекслы рәвештә алып барыла: торак йортлар белән беррәттән балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр, кибетләр hәм спорт мәйданчыклары төзелә. Шәhәр территориясенең бер мең ярым гектарын диярлек яшеллекләр алып тора.

Бүген Түбән Кама зурлыгы буенча республикабызда өченче урында торугы, үсеш алган инфраструктуралы, эре сәнәгать шәhәре. Түбән Камада нефтехимия hәм нефть эшкәртү предприятиеләре эшли: «Нефтехим», “Түбән Кама нефть эшкәртү заводы”, “Техник углерод заводы” ачык акционерлык җәмгыятьләре, энергетика hәм азык-төлек өлкәләре, төзелеш индустриясе үсеш алды. Татарстан Республикасында җитештерелгән продукциянең биштән бер өлеше Түбән Каманың нефтехимия предприятиеләренә туры килә. Көн саен 400 тонн каучук, 27 мең данә шина, 0,4 мең кубометр тимер бетон, 12 миллион Квт электр энергиясе, 35 мең данә кирпеч, 45 мең тонна ипи hәм 43 тонна сөт азыклары җитештерелә.

Түбән Кама республиканың мәдәни hәм спорт үзәге булып санала. Ике тапкыр Россиянең hәм Татарстан Республикасының иң төзек шәhәре исемен алды; 2002 елда Түбән Кама Идел буе федераль округының Мәдәни башкаласы исеменә лаек булды. Мәдәни башкала программасы кысаларында федераль, республика hәм шәhәр күләмендә дүрт йөздән артык чара үткәрелде. Түбән Камада үткәрелә торган музыкаль бәйгеләр дә традициягә әйләнде. Болар – вокалчылар арасында республика конкурсы, фортепианода hәм халык музыка коралларында уйнаучылар арасында региональ конкурс, “Идел буе федераль округы халыклары” исемендәге региональ фольклор фестивале hәм башкалар. 2002 елда нигез салынган һәм һәр елны уздырылучы “Эфирда мәдәният” теле- һәм радиотапшырулар фестивале бүген халыкара статусын алды.

Шәhәрдә ике hөнәри театр эшли: Татар драма театры (сәнгать җитәкчесе Р. Галиев) hәм Яшь тамашачы театры (ТЮЗ) (директоры Т. Пляшева). Ике мөстәкыйль театр: Балалар театры (җитәкчесе У. Князева) hәм “Тамаша” чуваш халык театры (җитәкчесе Н. Затеева). Шәhәрдә hәм районда 11 мәдәни hәм сәнгать белеме бирү учреждениеләре: 8 музыка мәктәбе, рәсем сәнгате мәктәбе, Балалар мәдәният сарае, Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка училищесы; районда 16 авыл мәдәният йорты, 16 авыл клубы, Кызыл Чишмә авыл җирлегендә районның Мәдәният йорты, Кама Аланы авыл җирлегендә “Чулман-Су” мәдәни үзәге эшли. Музыка сөючеләр арасында шулай ук халык музыка кораллары оркестрының (музыка җитәкчесе З. Плетнева), камерлы оркестр (сәнгать җитәкчесе С. Заһриев), “Лад” халык музыка кораллары ансамбле (сәнгать җитәкчесе Ю. Романько) чыгышлары уңышлы уза.

Бүген шәhәрдә 60 тан артык хореография төркеме эшли, анда 3 меңнән артык бала hәм яшүсмер шөгыльләнә. “Нардуган” җыр hәм бию ансамбле коллективы (җитәкчесе Н. Әхмәтшин ), “Нәүрүз” бию театры (җитәкчесе Н. Мосыйфуллин), “Чишмә”, “Яшьлек” халык биюләре хореография ансамбле (җитәкчесе И. Наскаев), “Пестрая компания” хореография үзәге ( җитәкчесе А. Романенко), “Капитошка” төркеме (җитәкчесе Н. Мосыйфуллин) hәм “Бию планетасы” (җитәкчесе И. Витковская) коллективлары –халыкара, Бөтенроссия, регион hәм республика конкурсларында даими җиңүчеләр.

1976 елның 22 сентябре – Түбән Кама шәhәре музеена нигез салынган көн. 2004 елның 14 октябрендә музей шәhәр үзәгенә яңа бинага күчә. Музейда туган як тарихы турында, шәhәрнең hәм предприятеләрнең эше турында, Бөек Ватан сугышы hәм Әфганстанда hәм Чечняда вафат булган ир-егетләргә багышланган экспонатлар урын алган. “Борынгы Түбән Кама” күргәзмәсе өч залны били: археология hәм палеонтология залы, плейстоцена hәм Идел Болгары чорының археологик табылдыклары. Этнографик күргәзмә килгән кешеләрне ерак гасырларга алып китә, бу төбәккә килеп урнаша башлаган вакытлар, ул чордагы гореф-гадәтләр, халыклар мәдәнияте турында сөйли. Ретро-гостиная залы борынгы Стахеевларга багышлана.

Шәhәр музееннан башка шәhәрдә “Нефтехим”, “Шин” ачык акционерлык җәмгыятьләре музейлары, политехника көллиятендә Е.Н. Королев музее, медицина училищесында шәhәр hәм район медицинасының торгызылуы музее, 62нче янгын сагы частенда музей, педагогия училищесында халык мәгариф музее, районда туган якны өйрәнү буенча 2 музей (Иске Чишмә hәм Ширәмәт авыл җирлекләрендә) hәм 8 туган якны өйрәнү почмагы (Кызыл Чишмә hәм Кама Аланы авыл җирлекләрендә, Югары Чаллы, Каенлы, Кызыл Чапчак, Түбән Уратма, Кармалы авылларында); шәhәр мәктәпләрендә 10 музей hәм 16 музей почмаклары эшли. 

Шәhәрнең утыз еллыгы алдыннан ачылган Үзәк җәмигъ мәчете Түбән Каманың бизәге булып тора (проект авторы И. Сабитов, архитекторлары Р. Макуев, Ф. Ханов). Мәчетнең гомуми мәйданы – 2,5 мең квадрат метр, төп намаз уку залы 900 квадрат метрны алып тора. Бу тулаем дини комплекс: монда мәдрәсә, китапханә, кунакханә hәм башка хуҗалык бүлекләре эшли. Мәчет үзенең үзенчәлекле архитектурасы белән аерылып тора: бизәлешендә заманча, органик формалар кулланылган. Мәчетнең гөмбәзе юк, ике шуышма түбәсе hәм 66 метр озынлыкта дүрт манарасы бар.

Воскресение Христово храмы 1999 елда төзелгән (архитекторы А. Әхмәдьяров), 2000 елда Раштуага ачылды, Казан hәм Татарстан архиепископы изге су белән боркеде. Храмны бизәкләү эшен И. Суриков исемендәге сәнгать академиясен тәмамлаган, кайчандыр Д. Мусинның Түбән Кама балалар сәнгать мәктәбенең укучысы җитәкчелегендә рәссамнар төркеме башкарды.

Шәhәр территориясендә түбәндәге hәйкәлләр бар:

  • Җиңү монументы, 1985 елда сафка бастырыла (архитекторы Ф.Ханов)
  • Габдулла Тукай hәйкәле, Яшьлек урамында 1991 елда куелган (скульпторы Б. Урманче, архитекторы Ф. Ханов)
  • Габдулла Тукай hәйкәле, 1992 елда шәhәр хастаханәсе территориясендә урнаштырыла (скульпторы Б. Урманче)
  • Интернационалист сугышчылар истәлегенә багышланган hәйкәл, 1994 ел (рәссамы В. Мәхмүтов, архитекторы Ф. Ханов)
  • Николай Васильевич Лемаев, “Нефтехим” ачык акционерлык җәмгыятенең беренче генераль директоры, Түбән Кама шәhәренең Почетлы гражданины hәйкәле, 2001 елда ачылган (скульпторы Р. Сафин, архитекторы Ф. Ханов)
  • Беренче төзүче hәм Түбән Кама шәhәре Почетлы гражданины, Евгений Никифорович Королев hәйкәле, 2002 елда ачылган (скульпторы Р. Сафин, архитекторы Ф. Ханов, А. Әхмәдьяров)
  • Илдус Харис улы Садыйков, КПССның шәhәр комитеты беренче сәркатибенә (1969-1982 еллар) барельеф, Балалар сәнгате үзәге бинасында 2003 елда ачылган (Казан шәhәренең сәнгать фонды, архитекторы Ф. Ханов).

Шәhәрдә hәм районда Бөек Ватан сугышында вафат булган якташларыбызга 34 hәйкәл куелган.

Түбән Кама – күпмилләтле шәhәр. Монда кырыкка якын милләт вәкиле яши. Шәhәр hәм район территориясендә 60 иҗтимагый оешма эшли, аларның 6 милли-мәдәни берләшмәсе шәhәренең иҗтимагый тормышында актив катнаша. Болар – “Түбән Кама рус җәмгыяте”, Чуваш иҗтимагый-мәдәни үзәк, “Керәшен” этнографик мәдәни-аңлату берләшмәсе, “Вербиченька” украина милли-мәдәни автономиясе, “Урал” башкорт милли-мәдәни автономиясе, “Дуслык” немец җәмгыяте иҗтимагый берләшмәләре. Шәhәр hәм раойн администрациясе ярдәмендә район hәм шәhәр территориясендә яшәгән халыклар мәдәниятен, милләтен торгызу, өйрәнү hәм үстерүгә юнәлтелгән чаралар күрелә. “Сабантуй”, “Раштуа очрашулары”, “Прощай масленица” халык бәйрәме, “Уяв” (чувашларда яз бәйрәме) hәм башка бәйрәмнәрне үткәрү инде традициягә әйләнде. Татарстан Республикасында дәүләт телләрен hәм башка телләрне өйрәнүгә hәм үстерүгә зур игътибар бирелә. Шәhәрдә ике татар, рус hәм чуваш гимназияләре, украин, башкорт һәм немец якшәмбе мәктәпләре эшли. Милли мәдәнияне hәм милли гореф-гадәтләрне үстерү мәсьәләләре Түбән Кама массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртыла.

 
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования