Вернуться к обычному виду

Геральдика

Полиграфия өчен мөмкинлекләр (файлны күчереп алу)

Герб

gerbMO_NMR.gif

2006 елның 9 июнендә 25 саны астында дөнья күргән “Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы гербы (геральдик билгесе) турында”гы карар

Символиканың тасвирламасы

Зәңгәрсу hәм яшел киңлекләр арасында алтын төстә багана тора. Эчендә - нурлар белән әйләндереп алынган яшел шар (“кояш шәүләсе”). Шардан нарат агачы чыга. Наратның алтын төстәге кәүсәсе шарны кисеп үтә дә яшел төскә әверелеп, аска юнәлә. Зәңгәр төстәге якның аскы өлешендә тәңкә сыман дулкынлы өч рәт, ә яшелендә өстә шулай ук өч (ике hәм бер) көмеш төстә акчарлак оча.

Гербның өлешләре тигез.

Гербның яклар чагыштырмасы 7:9

Флаг

flag.gif

2006 елның 9 июнендә 26 саны астындагы дөнья күргән “Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы флагы турында”гы карар

Символиканың тасвирламасы

Түбән Кама муниципаль районы флагы киңлеге озынлыгына карата 2:3 булган тукымадан гыйбарәт. Вертикаль буенча өч тасмага бүленә: зәңгәр, сары hәм яшел. Сары төстәге тасма флаг озынлыгының 1/5 өлешен тәшкил итә hәм озынлыклары бердәй зәңгәр hәм яшел тасмалар арасында урнашкан. Сары тасмада  нарат hәм кояштан торган график композиция урнашкан.

Символика нигезләү

Түбән Кама районы гербы символлар һәм аллегорияләр телендә туган ягыбызның тарихи, географик hәм мәдәни үзенчәлекләрен сурәтли.

Түбән Кама гербында Чулман елгасы шәhәр исеменә киная булып тора. Чулман елгасы – Иделнең иң зур кушылдыгы, аның агымында өч сусаклагыч төзелгән. Шуларның иң зурысы – ГЭС плотинасындагы Түбән Кама сусаклагычы. Елга бер-берсен алыштыручы зәңгәр, сары, яшел төсләрдәге көмеш дулкыннар итеп сурәтләнә.

Нарат hәм кояш шушы регионда яшәү өчен уңай табигать шартларын аңлата. Кошлар рухи күтәрелеш, энергия hәм иҗат символы булып тора. Көмеш чишмә-суның чисталыгы, камиллек, затлылык, дуслык; алтын төс-уңыш, муллык, тотрыклылык, хөрмәт hәм интеллектны; зәңгәрсу төс абруй, танылу, ихласлылык, ышаныч; яшел төс-табигать, сәламәтлек символы.

Түбән Кама муниципаль районы флагы герб нигезендә эшләнгән.

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования