Вернуться к обычному виду

Гомуми мәгълүмат

Түбән Кама муниципаль районы – Татарстан Республикасының алга киткән иң зур регионнарының берсе. Зур индустриаль-аграр комплексы, төзелеш hәм транспорт инфраструктурасы, көчле фәнни hәм белем бирү потенциалы, сәламәтлек саклау hәм социаль яклау өлкәсе бар. Түбән Кама муниципаль районы Татарстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан. Биредә 270 меңгә якын кеше яши. Татарстан Республикасының 43 регионы арасында мәйданы буенча (1672,5 кв.км.) урталыкта тора. Түбән Кама муниципаль районының үзәге – Түбән Кама шәhәре. Ул Чулман елгасының сул ярында, Казаннан 250 километр ераклыкта урнашкан.

“Түбән Кама муниципаль районы” муниципаль берәмлеге составына 2 шәhәр – Түбән Кама шәhәре hәм шәhәр тибындагы “Кама Аланы” җирлеге hәм 15 авыл җирлеге (65 авыл) керә:

  • Афанас
  • Елантау
  • Каенлы
  • Кармалы
  • Кызыл Чапчак
  • Кызыл Чишмә
  • Майскогорск
  • Макаровка
  • Түбән Уратма
  • Прости
  • Сосновка
  • Иске Чишмә
  • Сухрау
  • Ширәмәт
  • Шәңгәлче

Түбән Кама муниципаль районының төньяк чиге булып Чулман елгасы тора. Аннан Алабуга hәм Мамадыш районнары чикләре уза. Көнчыгыштан - Тукай, көньяк-көнчыгыштан – Зәй муниципаль районы белән чиктәш. Көньяктан Түбән Кама муниципаль районы Әлмәт районы, көньяк-көнбатышта – Яңа Чишмә hәм көнбатышта Чистай муниципаль районнары янәшә тора.

Түбән Кама муниципаль районы уртача-континенталь климатлы, озын салкын кышлы, чагыштырмача, кыска язлы, кыска hәм эссе җәйле hәм яңгырлы көзле район. Еллык уртача hава температурасы - 2,8 С. Җылы көннәрнең (температура 0 С югары булган) саны территория буенча 198-209 көн тирәсе, салкын көннәрнең саны – 156-167. Туфрак катламының максимум бозлану тирәнлеге 100-150 сантиметр.

Түбән Кама муниципаль районы территориясе буйлап Чулман, Зәй, Чишмә, Кичуй, Уратма, Оша, Прось елгалары ага. Төп елга булып Чулман елгасы санала. Чулман Түбән Каманың төньяк кырыеннан ага, агым тизлеге - 3-4 км/сәг. Ел дәвамында елга биеклеге үзгәреп тора: июньнең беренче яртысында иң югары ноктасына җитсә, августта минималь ноктада була, көз айларында тагын да түбәнәя. Кызыл Чишмә пристаненда комлы чуерташлы утраулар бар. Алар елганың төп үзәнен икегә бүлә, шул рәвешле халык телендә Иске Чулман дип йөртелгән өлеше барлыкка килгән. Түбән Кама муниципаль районының күлләре зур күлләр яки иске елга күлләре булып санала. Бу күлләрдә төрле балыклар яши, алар елга янында очып йөрүче кошлар өчен сыену урыны, шулай ук үзенчәлекле ландшафт төре булып тора.

Түбән Кама районы территориясендәге җир асты сулары 5-8 метр тирәнлектә ага hәм Түбән Кама шәhәре тормышында зур роль уйнамыйлар. Түбән Кама муниципаль районының географик урыны аның хайваннар hәм үсемлекләр дөньясының төрле булуына йогынты ясый. Районда ылыслы (нарат, чыршы, акчыршы, карагай), каты яфраклы (имән, корычагач, өрәңге), йомшак яфраклы (каен, усак, юкә, тирәк, тал, миләш, зирек, шомырт) агачлар үсә. Район террриториясендә катнаш урман hәм урман-дала бар. Шунлыктан биредә тайга һәм дала үсемлекләре үсә. 1600дән артык төрдә үсемлек исәпләнә. Хайваннар дөньясы да бай - 400дән артык умырткалылар hәм берничә мең төр умырткасызлар семьялыгына керүче хайваннар яши.

Экологияне саклау максатыннан төрле чаралар күрелә.

Түбән Кама муниципаль районы икътисадына Татарстан Республикасының тулаем җитештерү күләменең 20 проценты туры килә. Сәнәгать өлкәсен алсак, бу нефть химиясе, нефть эшкәртү предприятиеләре, энергетика, төзелеш индустриясе. Аграр өлкә үз эченә игенчелек, шикәр чөгендере, яшелчәлек, ит hәм сөт җитештерүне ала. Сәнәгать өлкәсендә дә, аграр өлкәдә дә Түбән Кама муниципаль районы җитештерү күләме hәм икътисади нәтиҗәлелек буенча Татарстан Республикасында алдынгы урыннарда тора.

Түбән Кама муниципаль районында 92 мәктәпкәчә белем бирү, 87 гомумбелем бирү учреждениесе, 11 лицей, 6 көллият, 2 училище, 7 югары уку йорты hәм аларның филиаллары эшли.

Түбән Кама муниципаль районы икътисади яктан үсеш алган hәм инвестицияләр җәлеп итә торган регион. Монда зур күләмле социаль hәм икътисади проектлар тормышка ашырыла.



 
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования