Вернуться к обычному виду

Яңалыклар

  RSS

30.11.2015 Марат – дөньяда өченче!
Түбән Кама спортчысы Марат Мөхәммәтҗанов билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатыннан бронза медаль алып кайтты. 

27.11.2015 Иң яхшы янгын сүндерүче

 Нижний Новгород шәһәрендә Идел буе федераль округының иң яхшы янгын сүндерүчеләрен – «Созвездие мужества» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алар арасында Түбән Камадан Яков Тазов та бар.

16.11.2015 Сухрау гер күтәрүче егетләрне җыйды

Сухрау мәдәният йортында гер спорты буенча мәктәп укучыларының районкүләм ярышы уздырылды. Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илнур Зәйнуллин призларына (шулай ук аның бертуганы Рифнур да үз бүләкләрен әзерләгән) уздырылган бу ярышта үзебезнең Сухрау белән беррәттән, Кызыл Яр, Смыловка, Олы Аты, Кызыл Чапчак, Түбән Уратма, Трудовой, Тавель, Благодатная, Иске Чишмә һәм Кама Аланыннан барлыгы егерме яшь спортчы көч сынашты.

16.11.2015 Самбочылар сынатмады

Самбо көрәше буенча Татарстан чемпионаты Түбән Кама спортчылары өчен уңышлы булды. Безнекеләрнең берьюлы өчесе – Максим Карпов (57 кг), Нияз Нәбиуллин (62 кг) һәм Рөстәм Файзрахманов (74 кг) үз авырлык үлчәүләрендә чемпион исемен яуладылар.

11.11.2015 Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада "Нефтехимик" футбол клубының укыту-тренировка базасында булды

Бүген Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Нефтехимик" футбол клубының укыту-тренировка базасында булды. Биредә аны "Нетехимик" ФК президенты Тимур Шиһабетдинов һәм "Нефтехимик" ФК директоры Наил Гыйззәтуллин каршы алдылар. 

07.11.2015 Казанда акробатик рок-н-ролл буенча Европа һәм Дөнья чемпионатлары ачылды

Бүген Казанда, "Баскет-холл"да акробитик рок-н-ролл буенча Европа һәм Дөнья чемпионатлары ачылды.
Ярышлар ачылышы тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкил Михаил Бабич, РФ ФҖ Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Свищев, РФ спорт министры урынбасары Юрий Нагорных, Бөтендөнья рок-н-ролл конфедерациясе президенты Мириам Керпан Изак һәм Бөтенроссия акробатик рок-н-ролл федерациясе президенты Алексей Воробьев катнашты.

05.11.2015 Иң танылган шахматчыбыз

Безнең Түбән Камада шахмат мәктәбе көчле, бик күп оста уенчылар үсеп чыкты. Ә инде арада иң зур уңышларга ирешкәне – шахмат буенча халыкара класс-лы оста Раил Мәхмүтов.

30.10.2015 «Шинник» – Татарстан чемпионы!

Чемпионат узган якшәм-бедә тәмамланды. Соңгы турдагы уеннар нәтиҗәләре буенча, җиңүче һәм призерлар ачыкланды. «Шинник» – республика чемпионы, икенче һәм өченче урыннарда – «Бугульма-Рунако» (Бөгелмә) һәм «КамАЗ» (Чаллы).

29.10.2015 Кама Аланы боксчыларының яңа уңышы

Кама Аланының яшь боксчылары Алабугада уздырылган Бөтенроссия турнирыннан биш медаль алып кайттылар.

29.10.2015 Марат – икенче, ә команда...

Түбән Каманың милли көрәш белән шөгыльләнүче егетләре яңа сезонның беренче ярышына – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призлары өчен республика бәйгесенә барып кайттылар.

01.10.2015 Көрәштә дә, йөзүдә дә сынатмыйлар

 Ульяновск шәһәрендә 2000-2001 елгы яшьләр арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә ярыш узды. Анда Татарстан җыелма командасы беренче урынны алды һәм моңа иң зур өлешне Түбән Кама көрәшчеләре кертте. Үз авырлык үлчәүләрендә Валентин Черепанов (50 кг), Заур Магомедов (69 кг) һәм Антон Летников (85 кг) – беренче, Александр Павлов (32 кг) – икенче һәм Артур Васютов (63 кг) – өченче урыннарда. Анда әле малайлар гына түгел, кызлар да ярышкан, алар арасында безнең Галина Архипова (57 кг) – өченче призер. Яшь көрәшчеләребезнең бу уңышларында тренерлары Лилия Исламова, Рәис Булатов, Инсаф Низамов һәм Евгений Атарскийның да өлешләре зур.

28.08.2015 Спорт яңалыклары

Түбән Кама көрәшчеләре Марат Мөхәммәтҗанов һәм Алексей Журавлев Казанга, «Батырлар бәйгесе»нә барып кайттылар.

26.08.2015 Шәһәрдәгедән ким түгел!

Узган шимбә районыбызның Ташлык һәм Шәңгәлче авылларында яшәүчеләр өчен икеләтә истәлекле булды.

19.08.2015 Рөстәм Миңнеханов Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатында катнашкан республика спортчылары белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы очрашуга килүчеләрне ДЧның уңышлы тәмамлануы белән котлады

07.08.2015 Спорт яңалыклары

Чистай шәһәрендә, шахматчы яшүсмерләр арасында «Зур Кама» турниры уздырылды. 

07.08.2015 Спорт яңалыклары

  Чистай шәһәрендә, шахматчы яшүсмерләр арасында «Зур Кама» турниры уздырылды. 

24.07.2015 “Пилигрим” шоуы 2015 елдагы төп су чемпионатын ачты

Казанда су мундиале ачылышының гаҗәеп тантанасын 6000нән артык кеше тамаша кылды. Кунаклар иҗади уйланылышы һәм декорацияләре ягыннан кабатланмас булган спектакль карадылар. Су стихиясе әлеге масштаблы тамашада өстенлекле юнәлеш булды. Шоу артистлары белән бергә тамашачылар да диңгез төбенә төштеләр, космостагы иң якты йолдызга очтылар, геройлар белән бергә хәлиткеч карарлар кабул иттеләр, үткәнне анализлап, киләчәккә өметле караш ташладылар. Батырлык, кешенең хәленә керә белү, яңалыкка омтылу – кешенең, эш-гамәлләре һәм уйлары белән юл ярып, тормышын үзгәртә алуы конкрет мисаллар белән күрсәтелде.

21.07.2015 Спорт яңалыклары

«Шинник» спорт комплексында җиңел атлетика белән шөгыльләнүче Татьяна Макарова мәктәп укучыларының Бөтенроссия җәйге Спартакиадасында җиңүгә иреште. 

20.07.2015 Welcome to Kazan: волонтерлар командасы ДЧ-2015 башкаласына тулы составта җыелды

Су спорт төрләре буенча чемпионат вакытында ярышларда катнашучыларның төп өлеше яшәячәк Спортчылар авылында үзенчәлекле команда – Kazan Volunteers җыелма командасы өчен дә бер йорт пәйда булачак. Әлеге команда составына Россиянең 20 төбәгеннән һәм дөньяның 10 иленнән волонтерлар хәрәкәтенең иң әйбәт вәкилләре керде. Җыелма командага тиеш булганча, ДЧ-2015 алдыннан егетләрне һәм кызларны тантаналы каршы калу көтә иде. Монда барысы да чын командаларныкы кебек – флаглар, гимннар һәм “Казанда уңыш юлдаш булсын” дигән теләкләр.

17.07.2015 ФИНА президенты Казанга спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына килде

Чемпионат башланырга 7 көн кала, ФИНА президенты һәм башкаручы директорына Казанның турнирны кабул итү буенча әзерлеген тикшерергә туры киләчәк.


News 1 - 20 of 94
First | Prev. | 1 2 3 4 5 | Next | Last All

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования