Вернуться к обычному виду

Яңалыклар

  RSS

«Җәй. Лагерь. Дуслык» лагерьара фестивале 04.08.2014 «Җәй. Лагерь. Дуслык» лагерьара фестивале

Балалар – безнең илебезнең киләчәге. Шуңа да әти-әни, дәүләт иҗтимагый балалар оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын үсеп килүче буынны гармонияле рәвештә тәрбияләүгә юнәлдеү – бик мөһим. «Җәй. Лагерь. Дуслык» лагерьара фестивале оештыручылары әлеге чараны балаларга һәм яшьләргә эстетик тәрбия бирүне алга сөрә торган иҗтимагый юнәлешле программа кысаларында югары сәнгать дәрәҗәсендә уздыра.

Бүген  “Студент язы-2014” Республика студентлар иҗаты фестивале җиңүчеләре исемнәре мәгълүм була 06.05.2014 Бүген “Студент язы-2014” Республика студентлар иҗаты фестивале җиңүчеләре исемнәре мәгълүм була

6 май 17.30 сәгатьтә Идел буе Физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатор корпусы залында “Студент язы-2014” Республика студентлар иҗаты фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Бу хакта “ТР Студентлар лигасы” оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Татар егете-2014” региональ бәйгесенең финалы турында мәгълүмат 18.04.2014 “Татар егете-2014” региональ бәйгесенең финалы турында мәгълүмат

15нче апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең “Шатлык” яшьләр үзәгендә “Татар егете-2014” региональ бәйгесенең финалы уздырылды. Конкурс Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калу һәм үстерү максаты белән төзелгән Дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Бәйгедә Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Минзәлә шәһәрләреннән, Сарман һәм Тукай районнарыннан барлыгы 12 егет катнашты.

Түбән Камалылар Республика яшьләренең 2013 форумында берьюлы ике җиңү яулап кайттылар 11.03.2014 Түбән Камалылар Республика яшьләренең 2013 форумында берьюлы ике җиңү яулап кайттылар

Куптэн тугел, 5 мартта, Казанда Республика яшьләренен 2013 форумының кургәзмэ-тәкъдиме финалы булып узды.

«Нижнекамскнефтехим» Ачык Акционерлар Җәмгыятенең “Химиклар Проспекты” КВН командасы финалга путевка алды 05.03.2014 «Нижнекамскнефтехим» Ачык Акционерлар Җәмгыятенең “Химиклар Проспекты” КВН командасы финалга путевка алды

Узган ял көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә, Татарстан шәһәреннән оешкан 7 команда атнасында, эшләүче яшьләр арасында КВНның ярым финалы узды. Анда Түбән Кама «Нижнекамскнефтехим» ачык акционерлар җәмгыятенең “Химиклар Проспекты” командасы чыгыш ясады.

Түбән Кама “Европа” клубы “Наркотиксыз клуб тормышы” республика проектында җиңүче булды Түбән Кама “Европа” клубы “Наркотиксыз клуб тормышы” республика проектында җиңүче булды

Җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында үтте. Бүләкләү тантанасында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министр урынбасары Андрей Кондратьев, Казан шәһәре башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Сергей Миронов, ТР буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Рәсәй Федерациясе Федераль хезмәте Идарәсе җитәкчесе урынбасары, полиция полковнигы Тимур Юсупов, шулай ук клуб җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. “Наркотиксыз клуб” проекты җиңүчеләре булып республиканың төрле шәһәрләреннән берьюлы берничә яшьләр күңел ачу клубы танылды.

Р.Вәлиев премиясен тапшыру церемониясенең нәтиҗәләре Р.Вәлиев премиясен тапшыру церемониясенең нәтиҗәләре

2012 нче елның 22 маенда Шәһәр балалар иҗаты үзәгендә язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы премиясе бәйгесенең йомгаклау кичәсе булып узды. Бәйге быел 14 нче тапкыр үткәрелде.


News 1 - 7 of 7
First | Prev. | 1 | Next | Last All

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования