Вернуться к обычному виду

Яңалыклар

  RSS

23.10.2015 Авылда эш бетеп тормый

«Түбән Кама» агрофирмасында шикәр чөген-дерен җыялар. 3042 гектар мәйданнан 107 070 тонна татлы тамыр җыел-ган инде, уртача уңыш – һәр гектардан 352 центнер. 

01.10.2015 Җир кешесе көннең кадерен белеп эшли

Түбән Кама районы кырларында бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллин әйтүенчә, һәр гектардан уртача 22 центнер уңыш алынган. Шунысы сөенечле, барлыгы 51 мең тоннадан артык икмәк бернинди югалтуларсыз җыеп алынган. Монда, әлбәттә, җир кешесенең үз тырышлыгы белән бергә, көннәрнең коры, кояшлы торуының да файдасы булды.

31.08.2015 Мелиорация системасын камилләштерү өчен...

Билгеле булганча, соңгы елларда табигать авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен коры һава торышы белән сыный. Нәтиҗәдә, уңышның бер өлеше юкка чыга. Әлеге вәзгыятьне күздә тотып, Россия Хөкүмәте төбәкләргә билгеле бер күләмдә акча бүлеп бирү карарын кабул иткән.

25.08.2015 Шәхси ярдәмчел хуҗалыклар: мал санын киметергә түгел, арттырга

Соңгы вакытта шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда мал санын киметү кирәклеге белән бәйле сөйләшүләрне федераль дәрәҗәдә шактый еш ишетергә туры килә. Россиянең кайбер субъектлары терлек санын азайту өстендә эшләгәндә, Татарстанда, киресенчә, шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны үстерү, камилләштерү турында сөйләшәләр...

18.08.2015 Рәттән өч көн ял була

Август ахырында, җәйне озатып, Татарстан халкы рәттән өч көн ял итәчәк.
30 августта Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелә, ә ул, белгәнегезчә, ял итә торган бәйрәм. Быел 30 август якшәмбегә туры килә. Шуңа күрә, аннан соңгы беренче эш көнендә – 31 августта да ял итеп, эшкә сишәмбе көнне – 1 сентябрьдә чыгасы була.

11.08.2015 Терлекчелектә эшләр ничек

Терлекчеләр, ел дәвамында һава шартларының нинди булуына карамастан, халкыбыз табынында яңа сауган сөт урын алсын өчен тырышалар. 

06.08.2015 Органик авыл хуҗалыгы продукциясенә милли стандарт кабул ителде

2015 елның 30 июнендә Техник җайга салу һәм метрология федераль агентлыгы тарафыннан “Органик җитештерү продукциясе. Җитештерү, саклау, транспортировкалау кагыйдәләре” ГОСТ Р 56508-2015 Милли стандарт расланды. Россия Федерациясе дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитетыинициативасы белән эшләнгән яңа закон 2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

06.08.2015 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 7 ай эшенә йомгаклар ясалды

Бүген терлекчелек тармагының бу елдагы 7 ай эшенә йомгак ясадылар. Киңәшмә министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды.

31.07.2015 Иң мөһиме - кешеләрне шатландыру

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, 29 августта республиканың берничә районында, шул исәптән, безнең Түбән Камада булып, игеннәрне урып-җыю барышын тикшерде. 

23.07.2015 Республиканың егерме тугыз районында урып-җыю эшләре бара

Бүгенге көнгә республика буенча 21,4 мең гектардан 49,5 мең тонна бөртекле ашлыксуктырылган. Уртача уңыш һәр гектардан 23,1 центнер тәшкил итә.

22.07.2015 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында икмәк кабул итү предприятиеләрендәге һәм элеваторлардагы хезмәт күрсәтүләргә бәяләр тикшерелде

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2015 елгы ашлык уңышын җый барышында республиканың икмәк кабул итү предприятиеләрендәге һәм элеваторлардагы хезмәт күрсәтүләргә бәяләрне килештерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты.

18.07.2015 Субсидияләр шәхси хуҗалык алып баручыларга гаилә фермалары төзергә ярдәм итә

Бер буаз тана сатып алу чыгымнарын каплауга субсидия бер башка 15000 сум исәбеннән исәпләнә һәм бер хуҗалыкка 5 танага кадәр бирелә. Субсидия күләме сатып алынган терлекнең ярты суммасыннан артмаска тиеш. 2016 елдан мондый ярдәм системалы рәвештә күрсәтеләчәк.

13.07.2015 Түбән Кама районында крестьян-фермер хуҗалыкларының республика семинары узды

“Земляки” (“Якташлар”) крестьян-фермер хуҗалыгы базасында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең традицион семинары узды. Менә инде биш ел рәттән Түбән Кама районында бөтен Татарстаннан һәм якындагы республикалардан фермерлар җыела. Бу очрашуның темасы җәрәңге һәм яшелчә культуралары үстерүгә багышланган иде.

02.07.2015 Татарстан Республикасының «Токымлы куян заводы» ЯАҖ куян итен җитештерү күләмен елга 650 тоннага кадәр җиткерергә планлаштыра

Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә куян ите җитештерү буенча лидер.Илнең куян предприятиеләре 2014 елда 1,4 мең тонна ит җитештерде. Идел буе федеральокругына Россия күләмендә җитештерелгән гомуми куян итенең 35,4%ы туры килә. Идел буе федераль округына Татарстан Республикасының Биектау районындагы «Токымлы куян заводы» ЯАҖ 200 тонна диеталы ит бирде, әлеге җәмгыять Калифорния токымыннан куяннар үрчетә.

30.06.2015 Питрау җыеннары якынлаша

Кушай, Балчыклы, Келәтле һәм Олы Атыда уздырылачак бу бәйрәмдә – Питрау себеркесе бәйләү, болын чәчәкләреннән такыя үрү, Питрау чибәрен сайлау кебек, берсеннән-берсе кызыклы ярышлар да оештырылачак.

23.06.2015 Печән өсте җитте
Чәчүлекләрне корткычларга каршы эшкәртү дәвам итә. 7 мең гектарда - корткычларга, 2,5 мең гектарда - төрле авыруларга, 26 мең гектарда чүп үләннәренә каршы эшкәртү үткәрелгән

16.06.2015 "Ильинка"дагы бәйрәмдә

Менә мәйдан түрендә дәрәҗәле кунаклар күренде. Түбән Кама Сабантуена Татарстан дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, якташыбыз, Татарстан дәүләт советы депутаты Разил Вәлиев, республиканың экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров, Красноярск шәһәре башлыгының департамент җитәкчесе Андрей Игнатенко, Төркиянең тугандаш Мерсин шәһәреннән делегация һ.б. кунаклар килгән иде. 

22.05.2015 Милли бәйрәмебез якынлаша

Сабантуй кайсы авылда кайчан була? Бу сорауны газета укучыларыбыздан соңгы көннәрдә еш ишетергә туры килде. Ниhаять, безнең редакциягә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетыннан Сабантуйлар графигын җибәрделәр. Әлеге графикта халкыбызның иң яраткан милли бәйрәмен үткәрү көннәре түбәндәгечә күрсәтелгән. 

06.05.2015 Дәһшәтле елларны хәтерләтеп...

 Каенлы авылы мәдәният йортында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, халык театры Рафис Фазылҗановның «Вәгъдә бүләге» дигән пьесасын сәхнәләштерде.

10.04.2015 Ярминкәләр чакыра

Бу шимбә һәм якшәмбе көннәрендә «Комета», «Бызов» базарларында, шулай ук, Южная урамындагы «Магнит» сәүдә үзәге янында авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк.


News 1 - 20 of 72
First | Prev. | 1 2 3 4 | Next | Last All

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования