Вернуться к обычному виду

Яңалыклар

  RSS

12.12.2014 Безнең кызлар булдыра!

Татарның иң матур, уңган, булган кызлары безнең Түбән Кама шәһәрендә яши. Моны раслаучы дәлил - ноябрдә Арча педагогика колледжында урта һөнәри белем бирүче уку йортлары арасында “Татар кызы-2014” республика конкурсында Түбән Кама педагогия колледжы укучысы Миләүшә Морзаханова җиңү яулады.

01.12.2014 "Бәрмәнчек" ансамбле килә

Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле, бер ел тынлыктан соң, ниһаять, Түбән Камага килә. Әлбәттә, җирле керәшеннәр үзләренең бердәнбер дәүләт ансамбле концертына бармый калмаслар, әгәр җаннары үлмәгән булса...

30.11.2014 Мәдәният министрлыгы яңалыклары социаль челтәрдә

Мәдәният министрлыгы яңалыклары социаль челтәргә дә чыкты. Хөрмәтле журналистлар! Татарстан республикасының мәдәни яңалыкларыннан хәбәрдар булыгыз! 

25.11.2014 Террорчылык - куркыныч көч

Террорчылык – кешелек өчен иң куркыныч һәм җимергеч көч. Террорчылар кемнәр, аларның максатлары нинди? Кешеләрнең корбан булуы кемгә файдалы? Көч идеологлары тозагына кемнәр эләгә? Террорчылык сугышларыннан безне кем саклар?.. Эксклюзив әңгәмәләр. 

21.11.2014 Авылым хуҗабикәсе

Мәшәкатьле авыл тормышында үз урынын тапкан һәм, шул ук вакытта, хатын-кыз буларак үзен карарга дә вакыты җиткерә алучы гүзәл затлар үткән шимбәдә Елантау мәдәният йортына “Авылым хуҗабикәсе” конкурсының йомгаклау тантанасына җыелдылар. “Женщины Нижнекамска” җәмәгать оешмасы белән муниципаль район башкарма комитеты берлектә уздырган бу конкурсның максаты – төбәгебез авылларының уңышка ирешкән хатын-кызларын барлау, халыкка күрсәтү.

18.11.2014 "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проекты сайтына көн саен 70 меңнән артык кеше керә

11 ноябрьдә Татарстанның "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" мәдәни-белем бирү проекты сайты тулы күләмендә эшли башлады. Бер атна эчендә культурный дневник.рф порталында 6 меңнән артык кулланучы теркәлгән, көн саен сайтка 70 меңнән артык кеше керә.

14.11.2014 Эстафета дәвам итә

 Кама Аланы поселогының “Алан” яшьләр үзәгендә егетләрне Россия армиясе сафларына озатуга багышланган кичә үткәрелде.

07.11.2014 "Ихлас"та - викторина

Республикакүләм дини викторинаның төбәк ярышында Түбән Кама шәһәреннән – Камилә Сабирова һәм Айшә Зыятдинова, Ташлыктан Алия Ибраһимова сорауларның барысына да иң яхшы җавап бирләре белән аерылып тордылар. 

23.10.2014 Тирәклектә сайрый таң кошы

Биш яшеннән үз төбәгебез җыр сөючеләренә билгеле булган Марат Фәйрушинның Түбән Камада дүртенче концертын куячагын ишеткәч, аны редакциягә чакырдык. Кызларның күз уңында булган җырчы егеткә бирер сораулар күп була инде ул. Ничә кызны ымсындырган? Ялгызакмы-түгелме? Һай, кызлар һәм аларга ияреп, һәрнәрсә белән кызыксынучы газета укучылар белергә теләгән нәрсәләр күп инде ул...

30.09.2014 “Исемдә калганнар”га - 105 ел!

Тукайның “Исемдә калганнар” повесте язылуга 105 ел тула. Әлеге уңайдан Г.Тукай әдәби музеенда “Исемдә калганнар”га - 105” дип исемләнгән айлык үткәрелә. Ул 29 сентябрьдән 12 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

31.07.2014 Спасс ярминкәсе ял итәргә чакыра

Күптәнге гадәт буенча, ярминкә Алабуганың Шишкин сулыклары тыюлыгында, “Яшьләр” стадионында һәм шәһәрнең борынгы үзәк урамнарын.

Түбән Камада «Уяв» бәйрәме узачак 09.07.2014 Түбән Камада «Уяв» бәйрәме узачак

Пәнҗешәмбе, 10 июль көнне, Түбән Кама шәһәренең аттракционнар паркында «Уяв» чуаш халык бәйрәме уздырыла.

13.05.2014 үбән Кама укучысы “Камаз дусларын җыя” яшь башкаручылар халыкара фестиваль-бәйге җиңүчесе булды.

Яр Чаллы каласында яшь башкаручыларның “КамАЗ дусларын җыя” 8-халыкара фестиваль- бәйгесендә Красный ключ музыка мәктәбе укучысы(шәһәрнең 35-лицее укучысы) 13 яшьлек Искәндәр Исламов инде 2нче мәртәбә “Инструментта башкару-фортепиано классы” номинациясендә җиңүче итеп танылды.

12.05.2014 Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында тыл хезмәтчәннәренә куеласы һәйкәлнең эскиз проектына ачык конкурс игълан итә

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында тыл хезмәтчәннәренә куеласы һәйкәлнең эскиз проектына ачык конкурс игълан итә.

Түбән Камада балалар музыка мәктәпләренең отчет концертлары узды 29.04.2014 Түбән Камада балалар музыка мәктәпләренең отчет концертлары узды

Салих Сәйдәшев исемендәге музыка училищесының концертлар залында балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләренең Мәдәният елына багышланган отчет концертлары булып узды.

Түбән Камада   татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның истәлеген яд иттеләр 28.04.2014 Түбән Камада татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның истәлеген яд иттеләр

Түбән Камада шагыйрь иҗатын яратучылар аның һәйкәле янында җыйналдылар. Биредә бөек шагыйрь-татар әдәбияте классигының тууына 128 ел тулу уңаеннан тантаналы чара оештырылды.

27.04.2014 Түбән Кама районында мәрхәмәтлелек ярминкәсе узды

Узган җомгада Түбән Кама район мәдәният йортында Бөтенрәсәй мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында традицион Изгелек ярминкәсе узды.

26.04.2014 «Керәшен» милли-мәдәни җәмгыяте «Оло кÖн» уздырды

Җомга көнне 17.00 сәгатьтә Халык иҗаты йортында Оло кÖнгә һәм «Сүрәкә» халык фольклор ансамбленең 20 еллык юбилеена багышланган «Туганайлар, килегез, сезгә бүген түребез» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды. Бу көнне тантаналы рәвештә Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, Түбән Кама шәһәре Мэры А.Р. Метшин исеменнән «Сүрәкә» халык фольклор ансамбле рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Шигырь бәйрәменә! 25.04.2014 Шигырь бәйрәменә!

Татар халканың бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көнде – 26 апрелҗдә аның шәһәребездшге һәйкәле янында Шигырь бәйрәме узачак.

«Керәшен» милли-мәдәни җәмгыяте «Оло кÖн» бәйрәм кичәсенә чакыра 23.04.2014 «Керәшен» милли-мәдәни җәмгыяте «Оло кÖн» бәйрәм кичәсенә чакыра

Керәшеннәр Пасханы, үзләренчә әйткәндә, Олы көнне, иң күркәм бәйрәмгә саныйлар. Әлеге бәйрәмдә христиан дине кануннары белән милли гореф-гадәтләр бергә катышкан.


News 41 - 60 of 76
First | Prev. | 1 2 3 4 | Next | Last All

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования