Вернуться к обычному виду

Яңалыклар

  RSS

21.04.2015 Мин татарча сөйләшәм!

Бу атнаның җомгасында, ягъни 24 апрельдә, шәһәребездәге Габдулла Тукай һәйкәле янында республика күләмендәге «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе узачак.

16.04.2015 Сабантуйлар якынлаша

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Сабантуй бәйрәме турындагы Указында шулай язылган. Шул ук Указ нигезендә, Чаллы шәһәрендә дә Сабантуйны 13 июньдә, ә Казанда гадәттәге вакыттан күпкә соңрак – 1 августта үткәрәчәкләр.

31.03.2015 «Язгы моңнар» көтә

Филүс Каһиров, Алсу Әбелханова, Ясмин, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Алинә Сафиуллина, Эльвира Хамматова һәм «Казан егетләре» катнашачак ул концертны Татарстанның атказанган артисты, юмор остасы.

28.03.2015 Кәләшләрне көтәләр

28 мартта көндезге сәгать 11дә Халыклар дуслыгы йортында (Химиклар урамы, 74б) «Никах, кәләш» дип аталган чара уздырыла.

24.03.2015 Исерткечсез дә күңелле икән

Шәһәрдә инде байтактан яшәсәм дә, халык күп йөри торган Сабантуй, Шәһәр көне кебек бәйрәмнәргә чыкканым юк иде. Ә бу юлы Нәүрүз тамашасын карап кайтырга ниятләдем.

10.03.2015 Татарлар тәрбиялик

Күптән түгел Яр Чаллы шәҺәрендә балалар бакчасында эшләүче татар теле тәрбиячеләренең, Татарстанда дәүләт телләренең актуальлеген арттыруга багышланган төбәк семинары уздырылды.

27.02.2015 Казанда “ТРның 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы виртуаль музее” проекты эшчәнлеге турында сөйләштеләр

Бүген ТР Мәдәният министрлыгында “Татарстан Республикасының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы виртуаль музее” проекты катнашучылары өчен республика фәнни-гамәли семинары уздырылды. Аның эшчәнлегендә ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, әлеге виртуаль музей сайтын эшләүче Артур Сөнгатов, дәүләт, муниципаль берәмлекләр, ведомстволар һәм мәктәп музейлары, китапханәләре, архивлары җитәкчеләре, эзтабар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

17.02.2015 Җәлилне искә алдык

Советлар Союзы Герое, үзенең “Моабит дәфтәре” белән, фашистлар тоткынлыгындагы татарлар батырлыгын дөньяга таныткан Муса Җәлилнең тууына 109 ел тулу уңаеннан, шагыйрь туган көндә – 15 февральдә, Җәлил һәйкәле янында митинг уздырылды.

16.02.2015 Кыш озату – 22 февральдә

 Быел шәһәребездә Кыш озату бәйрәме 22 февральдә Халык иҗаты йорты каршында һәм “Җәлил” кинотеатры белән ике арадагы мәйданда узачак.

13.02.2015 "Сайрар сандугач иле" фестивалендә

Лениногорск районындагы «Ландыш» сәламәтләндерү лагеренда уздырылган “Сайрар сандугач иле” («Страна поющего соловья») дигән балалар иҗаты фестиваленнән 4 түбәнкамалы җиңүяулап кайттылар.

11.02.2015 Хезмәт китергән хөрмәт

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының тәҗрибәле артистларының берсе Гөлназ Фәхразиева - бик күп талантлар биргән җырлы-моңлы Актаныш ягыннан. Актаныш кызлары үтә дә чибәр булулары өстенә, моңлы итеп җырлыйлар, ут чыгарып бииләр – коеп куйган артистлар инде менә. Гөлназ да нәкъ шундый, матур итеп җырлап җибәрә, күзләрдән яшь килерлек итеп шигырь сөйли.

11.02.2015 Китапханә яңарачак

Шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә ремонт башланды

09.02.2015 "Язмышыма таба юл салдым..."

“Элек сәнгать советы эшли иде. Сәхнәгә чыгачак һәр чыгышны энә күзеннән үткәрә, иде. Хәзер барысы да сәхнәгә менә, җырларының эчтәлеге юк, күңел күтәрә торганнары аз. Сәнгать үз югарылыгын югалта бара, шунысы күңелне борчый. Ләкин киләчәккә өмет белән карарга кирәк. Кешене бит өмет яшәтә. Бәлки киләчәктә сәнгать советы оешып, мәдәният үз югарылыгына күтәрелер”. Бу сүзләр минеке түгел. Аны “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсе кичәсе кунагы – танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова әйтте.

03.02.2015 Чирлеләр китап укыр

“Книга в больнице” акциясе игълан итеп, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре, халыкны шәһәребездәге дәваханәләргә әдәби китаплар бүләк итәргә чакыра.

29.01.2015 Республиканың иң яхшы мәдәният учреждениеләренә Татарстан Хөкүмәте грантлары тапшырылды

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы хөкүмәтенең 2014 елда мәдәният өлкәсендә иң яхшы хезмәткәрләргә һәм иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кино сәнгате учреждениеләренә ярдәм итүгә каралган грантлар тапшыру тантанасы узды. 

23.01.2015 “Бәрмәнчек” килә

 “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле Казаннан районыбызга концерт программасы белән килә.

20.01.2015 Әдәби премиягә лаек булды

 Түбән Кама язучысы, “Туган як” газетасы укучыларына үзенең юморескалары белән яхшы таныш булган Илдар Хәйруллин Татарстан язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясенә лаек булды.

16.01.2015 Авыл көрәшчеләре белән очрашу

Яңа ел алдыннан Кызыл Чапчак мәдәният йортында авылыбызның төрле елларда мәйдан тоткан татарча көрәш осталары белән очрашу кичәсе үткәрелде.

12.01.2015 Котлыйбыз!

Атказанды һәм бабай булды
Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Альберт Ибраһимовка “Татарстан Республикасының атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде.

18.12.2014 Тагын бер билгеләнү

 Гөлназ Арсланова Түбән Кама үзәкләште-релгән ки-тапханәләр системасы директоры итеп билгеләнде.


News 21 - 40 of 76
First | Prev. | 1 2 3 4 | Next | Last All

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования