Вернуться к обычному виду

Яңалыклар

  RSS

24.11.2015 "Татар җыры" фестивален карагач...

 Красный Ключ поселогы Мәдәният йортында «Җырлы күңел» дип исемләнгән татар җыры фестивале булды. Өч сәгатькә якын барган бу фестивальдә 50гә якын җырчы катнашты. Аларның барысын да бер язмада атап бетерү мөмкин түгел, шулай да иң-иңнәрен телгә аласы килә. 

19.11.2015 Рөстәм Галиевнең хезмәте лаеклы бәяләнде

Татарстан Президенты Указы белән, профессиональ театр сәнгате өлкәсендә аеруча зур уңышларга ирешкән шәхесләрне бүләкләү өчен, Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе булдырылды. Әлеге мәртәбәле бүләккә лаек булган беренчеләр арасында Түбән Кама татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев тә бар.

11.11.2015 Түбән Кама - уртак йортыбыз

 Сәяси аренада дөньякүләм хакимлеккә омтылу уены, дини һ.б. аерымлык-лар аша, бер милләтне – икенчесенә, илләрне илләргә каршы куюга, тулы бер халыкны юк итеп, табигый байлык-
ларына, җиренә-суына хуҗа булуга юнәлдерелгән. 190нан артык төр халык яши торган Россиядә милли һәм дини ызгышлар китереп чыгаруы күпкә җиңел. Бүгенге, «Кабинет 300», сионистлар һ.б. кешелекнең киләчәге, яшәеше өчен куркыныч көчкә әйләнеп барган бер заманда, куәтле илдән корама ямаулыктай гына калдырылган Россия дәүләтенә әнә шул куркынычларның барысын да исәпкә алып, тагын да бердәмрәк булып эш итәргә кирәк. Океан артындагыларның Россияне кара эшкә яраклы берничә миллион кешесе генә булган иксез-чиксез биләмәле колония итү хыялы да инде беребез өчен дә яңалык түгел.

09.11.2015 Илдар белән очраштык
Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур исемендәге премия иясе, язучы Илдар Хәйруллинга шушы көннәрдә Әлмәт шәһәрендә тагын бер мәртәбәле бүләк – Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия тапшырылды. Әлмәттәге тантанадан кайтуга ук, үзенең тойгылары, уй-кичерешләре белән уртаклашыр өчен, танылган юмор остасы Илдар әфәндене Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәгә очрашуга чакырдык.  

03.11.2015 Бәйрәмгә чакырабыз!

Халыклар бердәмлеге көненә багышлап, 4 ноябрьдә 15 сәгатьтә Халык иҗаты йортында (Дом техники) фестиваль уздырыла. 

20.10.2015 Татарстан Президенты Александр Сладсковскийга "Дуслык" орденын тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Александр Сладковскийны сәламләде һәм 50 яшь тулуы белән котлады. Ул билгеләгәнчә, соңгы биш елда Татарстан Дәүләт симфония оркестры республиканың иң яхшы мәдәни брендына әйләнде. Рөстәм Миңнеханов юбилярга уңышлар һәм яңа иҗади казанышлар яуларга теләде. 

18.10.2015 Кичке уеннарга!

18 октябрьдә Халыклар дуслыгы йортында (Химиклар урамы, 74б) чираттагы татарча «Кичке уеннар» була. 

28.09.2015 Казанда ХI Халыкара төрки шигърият фестивале уздырыла
1-4 октябрьдә Казанда ХI Халыкара төрки шигърият фестивале үткәрелә. Әлеге чараның максаты узган гасырларда мәңгеләшкән шагыйрьләрне хәтерләребездә кабат яңарту белән беррәттән, дөнья буйлап таралган бүгенге төрки галәмендәге шигырь остазларын бергә җыеп, әдәби күтәрелешкә яңа бер җирлек әзерләү, дип хәбәр итәләр ТР Язучылар берлегеннән.

25.08.2015 “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе яңа идеяләргә байый

Татарстанда быел да аз керемле әти-әниләргә укучы балаларын мәктәпкә әзерләүдә ярдәм күрсәтелә. Күркәм гадәт буенча мәктәп-кирәк яраклары белән беренче сыйныфка баручы малай-кызлар гына түгел, ярдәмгә мохтаҗ 2-11 сыйныф укучылары да тәэмин ителә. Республикабызның кайбер районнарында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында яңа кызыклы идеяләр дә тормышка ашырыла башлаган.

20.08.2015 "Нур" театры килә

“Нур” – халкының ярты миллионы татарлар булган Уфада бердәнбер милли театрыбыз. Татар театр сәнгатенең башлангычында торган атаклы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская 1912 елда Уфада оештырган “Нур”ның дәвамчысы дип тә әйтергә була аны. Менә шул театр өч ел дәвамында тамашчыны үзенә магниттай тартып торган “Әниемнең ак күлмәге”н безнең Түбән Камага алып килергә җыена. Шул уңайдан, редакциягә килгән ирле-хатынлы артистлар Лениза һәм Символ ГАЙНЕТДИНОВлар белән сөйләшеп утырдык. Театр сәнгатенә өстенлек бирүче газета укучыларыбыз өчен дә ул әңгәмә кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

20.08.2015 Казанда “Идел-Урал” легионында катнашкан хәрби әсирләр турындагы фильм презентацияләнде

Фильмда алып баручы ролен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев башкарды

07.08.2015 Фәнзаман Баттал да китеп барды

Казаннан кайгылы хәбәр килде: күренекле язучы-сатирик Фәнзаман Батталның йөрәге тибүдән туктаган...

07.08.2015 Уку елына әзерләнеп

Түбән Кама муниципаль районының берьюлы биш мәктәбендә быел капиталь ремонт үткәрелә, моның өчен республика бюджетыннан 153 миллион сум бирелгән.

07.08.2015 Абхазияне искә төшерде

 XXII республикаара «Болгарга сәяхәт» сәфәрчеләре безнең Түбән Камада да тукталдылар. Аларны пристаньда – Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчелеге, «Урал» башкорт милли-мәдәни җәмгыяте вәкилләре, мәдәният хезмәткәрләре, «Талир тәңкә», «Сердәш» ансамбльләре җырчылары һәм без, аксакаллар шурасы әгъзалары каршыладык.

04.08.2015 Түбән Кама районында өч яңа балалар бакчасы ачылачак

Түбән Кама шәһәренең 31нче торак комплексында 260 урынлы, шулай ук Ташлык һәм Городище авылларында һәрберсе 50 баланы кабул итерлек балалар бакчалары ачылачак.

25.06.2015 Казанда ДЧ ачылу тантанасында “Пилигрим” су асты дөньясына сәяхәт иттерде

Кичә Казанның “Татнефть-арена” боз сарае танымаслык булып үзгәреп, тамашачыларны су дөньясына алып керде. Биредә Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатын ачу тантанасы узды. “Су мундиале”нә старт бирү тантанасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка мәртәбәле рәсми затлар катнашты. 

26.05.2015 "Мунча"чылар атказанды

«Мунча ташы» татар эстрада театры артистлары Ульяна Князева hәм Әнфис Кәлимуллинга «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде.

15.05.2015 «Кичке уеннар»га!

17 майда көндезге сәгать 4тә Халыклар дуслыгы йортында «Кичке уеннар» оештырыла.Әгәр дә татар милли уеннарын, җыр һәм биюләрен яратасыз икән, якшәмбедә Химиклар урамындагы 74 бйортта урнашкан Халыклар дуслыгы йортына килеп, җырлап-биеп күңел ачыгыз. «Кичке уеннар»да катнашу – бушлай.

15.05.2015 Музей төне көтә

Шул күрсәтелгән вакытта бирегә килгән һәркем музей экспонатларын бушлай карап йөри ала, шулай ук, биредә осталар ярминкәсе, балалар өчен спектакль, мастер-класслар, балалар рәсемнәре конкурсы, оттырышсыз лотерея, бәйрәм концерты һ.б. булачак.

30.04.2015 Тукая янында

Шәһәребездәге Тукай һәйкәле үз янындагы традицион Шигырь бәйрәменә быел да халыкны бик күп җыйган иде. 
Илһам Хисмәтуллин җитәкчелегендәге ансамбльнең көй-моңнары астында узган бу бәйрәмдә «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен – шушы булыр иң зур бүләгең» дип исемләнгән нәфис сүз осталары бәйгесендә җиңү яулаучыларга дипломнар тапшырылды. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә белән мәдәният идарәсе берлектә уздырган әлеге конкурста Гран-при яулаган Зәлия Фәрхетдинованың (Б.Урманче исемендәге 2нче гимназиянең 4нче класс укучысы) һәм «Сәфәр» егетләренең, «Сердәш» кызларының милли киемнән чыгулары да күңелгә һуш килде.


News 1 - 20 of 76
First | Prev. | 1 2 3 4 | Next | Last All

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования